КАРАР « 01» апрель 2024 ел № 44/1 2023 ел өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

«    01  »  апрель   2024 ел                                                                                №   44/1

 

 

 

КАРАР

 

 

2023 ел өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап

 

«2023 ел өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында» хисапны тыӊлап фикер алышкач, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

1. Мәгълүматны игътибарга алырга.

2. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча тотрыклы эшен билгеләп үтәргә һәм аны канәгатьләнерлек дип танырга.

3. Район Башкарма комитетына тәкъдим итәргә:

ирекле халык дружиналары әгъзаларын матди кызыксындыру буенча эшне дәвам итәргә;

3.1. 2023 елда һәм 2024 елныӊ узган чорында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге тарафыннан мәгълүмати хатлар җибәрелүгә карамастан, «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы кысаларында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда, мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә, подъездлар һәм ишегалды территорияләрен тәүлек буе тикшереп торуны тәэмин итү максатында, торак секторда видеомониторинг системасын үстерү буенча Башкарма комитет тарафыннан  эш башкарылмады. 2024 елда әлеге юнәлешкә, республика масштабында аның актуальлеген исәпкә алып, аерым игътибар бирергә кирәк;

3.2. Юл челтәрен ГОСТ таләпләренә туры китерү буенча эшне оештыруга контрольне көчәйтергә.

4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә газета битләрендә наркотиклар һәм алкоголь куллану нәтиҗәләре, социаль һәм мөлкәт җинаятьләрен кисәтү, үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләре формалаштыру турында актуаль темаларны яктыртуны тәкъдим итәргә.

5. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:

5.1. полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләренә полиция пунктларында эшләү өчен шартлар тудырырга, кирәк булган очракта, капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрергә, мебель, оргтехника, телефон элемтәсе һәм интернетка чыгу мөмкинлеге булдырырга;

5.2. «Камаский» җитештерү коопретивында урнашкан бина эш өчен яраклы түгеллеген исәпкә алып, Кече Шилнә торак пунктында полициянең вәкаләтле участок хезмәткәренә эш урыны оештыру өчен яңа бина бүлеп бирү турында мәсьәләне хәл итәргә;

5.3. район авыл җирлекләренеӊ хокук бозуларны профилактикалау программасын үтәү, шул исәптән программа чараларын финанслау буенча чаралар күрергә;

5.4. юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышлары карарларын үтәү буенча чаралар күрергә;

5.5. юл хәрәкәте иминлеге программасы чараларын үтәргә;

6. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенә тәкъдим итәргә:

6.1. миграция законнары линиясе буенча хокук бозуларны ачыклау буенча эшне дәвам итәргә;

6.2. җинаятьчелекне профилактикалау буенча эшне дәвам итәргә;

6.3. районның уку йортларында укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр һәм профилактик эш алып барырга. Балигъ булмаганнарның деструктив үз-үзен тотышы фактларын ачыклауга һәм булдырмауга, шул исәптән аларны экстремистик күренешләргә җәлеп итү фактларын ачыклауга аерым игътибар бирергә;

6.4. түбәндәге чараларны дәвам итәргә:

- мөмкин булган террорчылык актларын һәм хокукка каршы башка күренешләрне кисәтү һәм булдырмау буенча,

- бюджет акчаларын тотуга һәм өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм кисәтү буенча,

- район юлларында һәлакәтләрне киметүгә юнәлдерелгән чараларны.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                    Р.И. Закиров

 

pdf
Скачать текст
PDF, 543.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International