КАРАР «01» апрель 2024 ел № 44/4 Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

« 01 »  апрель  2024 ел                                                                                         №  44/4

 

 

Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, Тукай муниципаль районы  Яӊа Троицкий авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 22 сентябрендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның  22 сентябрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы, «Земельная корпорация «Энергия» АҖнеӊ 2024 елныӊ 10 январендәге мөрәҗәгате нигезендә муниципаль берәмлек Советы   

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2023 елныӊ 13 ноябрендәге 38/9 номерлы карары гамәлдән чыгарырга.

2. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елныӊ 23 апрелендәге 9/14 номерлы карары белән расланган Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә.  

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга. 

4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                    Р.И. Закиров

 

pdf
Скачать текст
PDF, 303.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International