ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«30» май 2016 ел № 7/1
Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм терроризмга һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында
Муниципаль район башлыгы урынбасары Р.И Закировныӊ «Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм терроризмга һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында» докладын тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
- «Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм терроризмга һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында» докладны исәпкә алырга.
2. Тукай муниципаль районы башкарма комитетына тәэмин итәргә:
- «2014-2016 елларга Тукай муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру»муниципаль программасы чараларын үтәү;
- «2015-2016 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук терроризм һәм экстремизм күренешләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү буенча» муниципаль максатчан программасы чараларын үтәү;
- Тәкъдим итәргә:
- 2.1. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларына:
- авыл җирлекләре Советларының чираттагы утырышларында конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча бурычлар турындагы мәсьәләне карарга;
- халык арасында уяулыкны һәм оешканлыкны, гадәттән тыш хәлләрдә эшләргә әзерлекне арттыруга, мәгълүмат алмашу өлешендә хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барырга;
- киңәшмәләрдә, җыелышларда террорчылыкка каршы тору, авыл җирлекләре территорияләрендә җәмәгать тәртибен тәэмин итү, халыкның оешканлыгын һәм уяулыгын арттыру, гадәттән тыш хәлләрдәге гамәлләргә әзерлек, хокук саклау органнарына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча даими рәвештә фикер алышалар;
- Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренә яшьләр арасында экстремистлык идеологларының таралуын булдырмау һәм кисәтү буенча чараларны дәвам итәргә;
- «Якты юл» «(«Светлый Путь») газетасы редакцияләре милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән мәгълүмати сәясәт үткәрүне дәвам итәргә, даими рәвештә дини конфессияләрнең уңай эшен, җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтләндерү эшен яктыртырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тоту законлылык һәм хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе В.Г. Хаҗиев