КАРАР «15» ноябрь 2021 ел    № 14/5  Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«15» ноябрь 2021 ел                                                                            № 14/5

 

 

 Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге

уставы турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын гамәлдәге законнарга туры китерү максатында, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын кабул итәргә.

2. Үз көчен югалткан дип танырга:

- ТР Тукай муниципаль районы Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы;  

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2014 елның 21 апрелендәге 28/13 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2014 елның 11 июнендәге 29/8 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2014 елның 15 октябрендәге 32/1 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2015 елның 19 февралендәге 35/3 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2015 елның 14 декабрендәге 3/5 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2016 елның 21 ноябрендәге 10/4 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 19 июнендәге 16/1 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 10 октябрендәге 28/4 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2019 елның 6 октябрендәге 37/9 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» ТР Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 9 декабрендәге 4/3 номерлы карары.

3. Әлеге карарны һәм Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә җибәрергә. 

4. Әлеге карарны һәм Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын дәүләт теркәвеннән соң Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгару юлы белән  халыкка игълан итәргә.

5. Әлеге карарны һәм Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын районның рәсми сайтында (http:tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

5. Әлеге карар дәүләт теркәвеннән соң рәсми басылып чыккан (халыкка җиткерелгән) көннән үз көченә керә.  

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                      Р.И. Закиров

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2021 елныӊ «15» ноябрендәге ___ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы»

муниципаль берәмлеге

УСТАВЫ

 

I бүлек. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1 статья. Муниципаль район һәм аның статусы

 

1. Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенә «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 31 январендагы 42-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән муниципаль район статусы бирелгән.

2. Муниципаль берәмлекнең рәсми исеме – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге» (алга таба текст буенча – район), кыскартылган исеме – Тукай муниципаль районы.

 

2 статья. Районның территориаль корылышы

 

1. Район территориясе составына Әҗмәкәй, Бәтке, Биклән, Боерган, Борды, Иштирәк, Калмаш, Калмия, Князево, Комсомол, Круглое Поле, Күзкәй, Кече Шилнә, Мәләкәс, Мусабай-Завод, Түбән Суыксу, Яңа Троицкий, Сәмәкәй, Иске Абдул, Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Шилнәбаш, Яңа Бүләк авыл җирлекләре керә.  

2. Районның административ үзәге булып Яр Чаллы шәһәре тора.

3. Район чикләре «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 31 январендагы 42-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.

4. Район чикләре җирлекара характердагы җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне районның җирле үзидарә органнары тарафыннан хәл итү өчен шартлар тудыру кирәклеген исәпкә алып, шулай ук районның бөтен территориясендә күрсәтелгән органнарга федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән.

5. Район чикләрен үзгәртү, аны үзгәртеп кору законнарда билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы законы белән район халкының фикерен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

 

3 статья. Районның рәсми символлары

 

1. Районның үз рәсми символлары – тарихи, мәдәни һәм башка җирле гореф-гадәтләрне һәм үзенчәлекләрне чагылдыручы флагы, гербы һәм гимны бар.

2. Рәсми символларның тасвирламасы, аларны куллану тәртибе «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы тарафыннан расланган район флагы, гербы һәм гимны турында нигезләмәләр белән билгеләнә.

3. Районның рәсми символлары федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

 

4 статья. Районда яшәүчеләрнең җирле үзидарәне гамәлгә ашыру хокукы

 

1. Районда җирле үзидарә Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан җирле референдумнарда, муниципаль сайлауларда, турыдан-туры ихтыяр белдерүнең башка формалары аша, шулай ук әлеге Уставта каралган җирле үзидарәнең сайланулы һәм башка органнары аша гамәлгә ашырыла.

2. Гражданнар җирле үзидарәне турыдан-туры, шулай ук үз вәкилләре аша гамәлгә ашыруда җенескә, расага, милләткә, телгә, чыгышка, мөлкәти һәм вазыйфаи хәлгә, дингә мөнәсәбәткә, карашларга, иҗтимагый берләшмәләргә керүгә бәйсез рәвештә тигез хокукларга ия. 

Район территориясендә даими яки күп вакыт яшәүче чит ил гражданнары җирле үзидарәне гамәлгә ашырганда, Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләре һәм федераль законнар нигезендә хокукларга ия.

3. Районның һәр кешесе турыдан-туры җирле үзидарә органнарына һәм районның җирле үзидарә вазыйфаи затларына мөрәҗәгать итәргә, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алырга хокуклы.

4. Районның җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары һәркемгә аның хокукларына һәм ирекләренә турыдан-туры кагылучы документлар һәм материаллар белән танышу мөмкинлеген, шулай ук, әгәр законда башкасы каралмаган булса, гражданнар тарафыннан район җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында башка тулы һәм ышанычлы мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы.

5. Районның җирле үзидарә органнары «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ Федераль закон нигезендә массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм башка ысул белән халыкка район һәм аның аерым территорияләре үсешенең иң мөһим мәсьәләләре, гомуми файдаланудагы транспорт, торак-коммуналь хуҗалык эше, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче социаль-мәдәни һәм башка учреждениеләр һәм хезмәтләр челтәрен үстерү, социаль ташламалар, җәмәгать тәртибен саклауның торышы һәм табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр турында  даими рәвештә хәбәр итәләр.

6. Гражданнар, оешмалар, әгәр аларның хокуклары һәм ирекләре бозылган дип санасалар, судта җирле үзидарә органнарының һәм вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирергә хокуклы.

 

5 статья. Районның җирле үзидарә органнары структурасы

 

1. Районның җирле үзидарә органнары структурасына әлеге Устав нигезендә төзелә торган район Советы, район Башлыгы, район Башкарма комитеты, район Контроль-хисап палатасы, район Финанс-бюджет палатасы, район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы керә.

2. Районның җирле үзидарә органнары структурасына үзгәреш кертү әлеге Уставка үзгәрешләр кертү юлы белән башкарыла.

 

6 статья. Районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләре

 

1. Районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә түбәндәгеләр керә:

1) муниципаль район бюджеты проектын төзү һәм карау, муниципаль район бюджетын раслау һәм үтәү, аның үтәлешен контрольдә тоту, муниципаль район бюджеты үтәлеше турында хисап төзү һәм раслау;

2) җирле салымнарны һәм район җыемнарын билгеләү, үзгәртү һәм бетерү;

3) район милкендә булган мөлкәтне биләү, файдалану һәм эш итү;

4) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә муниципаль район җирлекләрен электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыру;

5) район чикләрендә торак пунктлардан читтә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге, район чикләрендә торак пунктлардан читтә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль  контрольне гамәлгә ашыру һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә автомобиль юлларыннан файдалану һәм юл эшчәнлеген  ашыру өлкәсендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру;

6) халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм район чикләрендә җирлекләр арасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;

7) район территориясендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауда, шулай ук террорчылык һәм экстремизм күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерүдә һәм (яки) юк итүдә катнашу;

8) милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, муниципаль район территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының телләрен һәм мәдәниятен үстерүгә, төп яшәүче булган аз санлы халыкларның һәм башка милли азчылыкларның хокукларын тормышка ашыруга, мигрантларның социаль һәм мәдәни адаптациясен тәэмин итүгә, милләтара (этникара) конфликтларны профилактикалауга юнәлтелгән чаралар эшләү һәм гамәлгә ашыру;

9) район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм бетерүдә катнашу;

10) район территориясендә муниципаль милиция тарафыннан җәмәгать тәртибен саклауны оештыру;

11) полициянең участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә районның хезмәт күрсәтелә торган административ участогында эшләү өчен бина бирү;

12) 2017 елның 1 январена кадәр полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләп торучы хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларны үтәү чорына торак урыны бирү;

13) әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җирлекара характердагы чаралар оештыру;

14) муниципаль мәгариф оешмаларында төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне оештыру (федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш), муниципаль мәгариф оешмаларында балаларга өстәмә белем бирүне оештыру (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнары тарафыннан финанс ягыннан тәэмин ителә торган өстәмә белемнән тыш), балаларны карап тәрбияләү һәм карау өчен шартлар тудыру, муниципаль мәгариф оешмаларында балаларны карап тәрбияләү, шулай ук үз вәкаләтләре чикләрендә каникул вакытында балаларның ялын оештыруны тәэмин итү буенча, аларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү чараларын да кертеп, чараларны гамәлгә ашыру;

15) гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләренең территориаль программасы нигезендә район территориясендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру (Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган, халкы аерым территорияләрдәге халыкны медик-санитар тәэмин итү функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы карамагындагы медицина оешмаларында медицина ярдәме белән тәэмин ителә торган территорияләр исемлегенә кертелгән җирлекләр территорияләреннән тыш);

16) район территориясендә каты коммуналь калдыкларны туплау (шул исәптән аерым туплау), җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү эшчәнлеген оештыруда катнашу;

17) районның территориаль планлаштыру схемаларын раслау, территориаль планлаштыру схемасына нигезләнеп әзерләнгән территорияне планлаштыру документларын раслау, район территориясендә тормышка ашырыла торган шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын алып бару, муниципаль ихтыяҗлар өчен район чикләрендә җир кишәрлекләрен резервлау һәм алу, шәхси торак төзелеше яки бакча йорты параметрларының планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамә, хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше яисә бакча йорты параметрларының планлаштырылган төзелеш параметрларына туры килмәве һәм (яки) шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштырырга мөмкин булмау турында хәбәрнамә, тиешле авылара территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзегәндә яки реконструкцияләгәндә, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килүе турында хәбәрнамә җибәрү, Россия Федерациясе граждан законнары нигезендә авылара территориядә урнашкан үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар, максатчан билгеләнеше буенча кулланылмаган яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган һәм авылара территориядә урнашкан җир кишәрлеген алу турында карар кабул итү, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтүне яисә аны билгеләнгән таләпләргә туры китерүне гамәлгә ашыру;

18) «Реклама турында» 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын раслау, муниципаль район территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәтләр бирү, мондый рөхсәтләрне юк итү, район территориясендә үз белдегең белән урнаштырылган яңа реклама конструкцияләрен сүтеп алу турында күрсәтмәләр бирү;

19) җирлекләрнең архив фондларын саклауны да кертеп, муниципаль архивны формалаштыру һәм карап тоту;

20) район территориясендә җирлекара җирләү урыннарын карап тоту, ритуаль хезмәтләр оештыру;

21) район составына керүче авыл җирлекләрен элемтә, җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;

22) җирлекара китапханәләр тарафыннан халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру, аларның китапханә фондларын туплау һәм саклауны тәэмин итү;

23) район составына керүче җирлекләрне мәдәният оешмалары хезмәтләре һәм ял оештыру буенча хезмәтләр белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;

24) район составына керүче җирлекләрдә җирле традицион халык сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыру;

25) район милкендә булган мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклау, куллану һәм популярлаштыру, район территориясендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклау;

26) район бюджеты средстволары хисабына район составына керүче җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен тигезләү;

27) территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, район халкын һәм территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру;

28) район территориясендә дәвалау-савыктыру урыннарын һәм җирле әһәмияттәге курортларны булдыру, үстерү һәм саклауны тәэмин итү, шулай ук җирле әһәмияттәге аеруча сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм файдалану өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;

29) район территориясендә урнашкан муниципаль предприятиеләрне һәм учреждениеләрне мобилизацион әзерләү буена чаралар оештыру һәм гамәлгә ашыру;

30) су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыру;

31) җирлекләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен шартлар тудыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга, хәйрия эшчәнлегенә һәм ирекле ярдәм хәрәкәтенә (волонтерлыкка) ярдәм күрсәтү;

32) район территориясендә физик культура, мәктәп спорты һәм массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тәэмин итү, районның рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын үткәрүне оештыру;

33) балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җирлекара характердагы чараларны оештыру һәм гамәлгә ашыру;

34) Россия Федерациясе су законнарында билгеләнгән чикләрдә су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен гомуми файдаланудагы су объектларыннан файдалану кагыйдәләрен билгеләү, гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр буе полосаларына ирекле үтеп керүен тәэмин итүне дә кертеп;

35) муниципаль урман контролен гамәлгә ашыру;

36) район ихтыяҗлары өчен ясалма җир кишәрлекләре булдыру өчен кирәкле эшләрне башкаруны тәэмин итү, федераль закон нигезендә ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрү;

37) район чикләрендә коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру;

38) адресация объектларына адреслар бирү, адресларны үзгәртү, юкка чыгару, урам-юл челтәре элементларына (федераль әһәмияттәге автомобиль юлларыннан, төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларыннан тыш), муниципаль районның авылара территориясе чикләрендә планлаштыру структурасы элементларына исемнәр бирү, мондый атамаларны үзгәртү, юкка чыгару, дәүләт адреслы реестрында мәгълүмат урнаштыру;

39) муниципаль районның авылара территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру;

40) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ Федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруны оештыру һәм территориянең карта-планын раслау.

2. Районның авыл җирлекләре территорияләрендә авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә карамаган җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә керә:

1) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә район составына керүче авыл җирлекләре чикләрендә (алга таба – авыл җирлекләре), электр, җылылык, газ белән тәэмин итүне оештыру;

2) бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма тарафыннан җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яки) модернизацияләү буенча йөкләмәләр үтәлешенә  муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;

3) авыл җирлекләренең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм аларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шул исәптән парковкалар (парковка урыннары) булдыру һәм эшләп торуын тәэмин итү, авыл җирлекләренең торак пунктлары чикләрендә торак автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль  контрольне гамәлгә ашыру, юл хәрәкәтен оештыру, шулай ук автомобиль юлларыннан файдалану һәм юл эшчәнлеген  гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе законнары нигезендә башка вәкаләтләрне башкару;

4) авыл җирлекләрендә яшәүче һәм торак урыннарына мохтаҗ аз керемле гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итү, муниципаль торак фондын төзүне һәм карап тотуны оештыру, торак төзелеше өчен шартлар тудыру, муниципаль торак контролен, шулай ук торак законнары нигезендә җирле үзидарә органнарының  башка вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

4) халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм авыл җирлекләре чикләрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;

5) авыл җирлекләре чикләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауда, шулай ук террорчылык һәм экстремизм күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерүдә һәм (яки) юк итүдә катнашу:

7) авыл җирлекләре чикләрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм бетерүдә катнашу;

8) халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру, авыл җирлекләре китапханәләренең китапханә фондларының сакланышын тәэмин итү һәм комплектлаштыру;

9) авыл җирлекләре милкендә булган мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклау, куллану һәм популярлаштыру, авыл җирлекләре территориясендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклау, куллану һәм популярлаштыру;

10) җирле традицион халык сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыру, авыл җирлекләрендә халык сәнгате һөнәрләрен саклап калу, торгызу һәм үстерүдә катнашу;

11) авыл җирлекләренең генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау, җирлекнең генераль планнары нигезендә әзерләнгән территорияне планлаштыру документларын раслау, җирлек чикләрендә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү, төзелешкә рөхсәтләр бирү (Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында, башка федераль законнарда каралган очраклардан тыш), авыл җирлекләре территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзүне, реконструкцияләүне гамәлгә ашырганда, объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, авыл җирлекләрен шәһәр төзелеше проектлауның җирле нормативларын раслау,  муниципаль ихтыяҗлар өчен авыл җирлекләре чикләрендә җирләрне резервлау һәм җир кишәрлекләрен алу, авыл җирлекләре чикләрендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда биналарны, корылмаларны карау һәм мондый тикшерүләр барышында ачыкланган бозуларны бетерү турында рекомендацияләр бирү, планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкин булу турында хәбәрнамә,  планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм (яки) шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкин булмау турында хәбәрнамә, җирлекләр территорияләрендә урнашкан шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзегәндә яки реконструкцияләгәндә, төзелгән яки реконструкцияләнгән шәхси торак төзелеше объектының яки бакча йортының  шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында закон таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәрнамә җибәрү, максатчан билгеләнеше буенча кулланылмый яки Россия Федерациясе законнарын бозып кулланылучы  җир кишәрлеген алу турында карар кабул итү, үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтү яки аны Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше белән каралган очракларда билгеләнгән таләпләргә туры китерү;

12) территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, авыл җирлекләре халыкын һәм  территорияләрен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру;

13) авыл җирлекләре территорияләрендә авария-коткару хезмәтләрен һәм (яки) авария-коткару формированиеләрен төзү, карап тоту һәм аларның эшчәнлеген оештыру;

14) авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыру;

15) авыл җирлекләре территорияләрендә дәвалау-савыктыру урыннарын һәм җирле әһәмияттәге курортларны булдыру, үстерү һәм саклауны тәэмин итү, шулай ук җирле әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм файдалану өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;

16) Россия Федерациясенең су законнары белән билгеләнгән чикләрдә су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, халыкка аларны куллану чикләүләре турында мәгълүмат бирү;

17) муниципаль урман контролен гамәлгә ашыру;

18) полициянең участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә җирлекнең хезмәт күрсәтелә торган административ участогында эшләү өчен бина бирү;

19) 2017 елның 1 январена кадәр полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләп торучы хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларны үтәү чорына торак урыны бирү;

20) «Коммерциясез оешмалар турында» 1996 елның 12 январендагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 31.1 һәм 31.3 статьяларында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм күрсәтү;

21) авыл җирлекләре  ихтыяҗлары өчен ясалма җир кишәрлекләре булдыру өчен кирәкле эшләрне башкаруны тәэмин итү, федераль закон нигезендә ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрү;

22) авыл җирлекләре чикләрендә коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру;

23) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июнендәге  221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә авыл җирлекләре территориясендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруда катнашу.

2. Районның җирле үзидарә органнары район составына керүче аерым җирлекләрнең җирле үзидарә органнары белән Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә район бюджетыннан  тиешле җирлекләр бюджетларына бирелә торган бюджетара трансфертлар хисабына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз вәкаләтләренең бер өлешен аларга тапшыру турында килешүләр төзергә хокуклы.

 

7 статья. Районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертелмәгән мәсьәләләрне хәл итүгә хокуклары

 

1. Районның җирле үзидарә органнары түбәндәге хокукка ия:

1) район музейларын булдыру;

2) опека һәм попечительлек эшчәнлеген тормышка ашыруда катнашу;

3) район территориясендә җирле милли-мәдәни автномияләрнең хокукларын гамәлгә ашыру белән бәйле эшчәнлекне тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;

4) Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешенә һәм район территориясендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтү;

5) 2008 елның 31 декабренә алар карамагында булган югары белем бирү муниципаль мәгариф оешмаларын гамәлгә куючы функцияләрен гамәлгә ашыру;

6) туризмны үстерү өчен шартлар тудыру;

7) кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать контролен гамәлгә ашыручы иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренә ярдәм күрсәтү һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларга ярдәм күрсәтү;

8) «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә инвалидларның иҗтимагый берләшмәләренә, шулай ук гомумроссия инвалидлар иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан оештырылган оешмаларга ярдәм күрсәтү;

9) «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» 2012 елның 20 июлендәге 1251-ФЗ номерлы Федераль законда каралган чараларны гамәлгә ашыру;

10) авылара территориядә урнашкан торак пунктта нотариус булмаганда, законнарда каралган нотариаль гамәлләр кылу;

11) федераль законнар белән билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру өчен шартлар тудыру, шулай ук  ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләгәндә, оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен куллану һәм оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрүне федераль законнар нигезендә контрольдә тоту;

12) «Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы Федераль законда каралган хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыру;

13) инвалидларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның физик культурасы һәм спорты, адаптив физик культура һәм адаптив спорт үсешенә ярдәм күрсәтү;

14) «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе законында каралган кулланучылар хокукларын яклау чараларын тормышка ашыру;

15) полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларны үтәү чорына торак урын бирү;

16) алкогольдән, наркотиктан яки башка агулы матдәләрдән исерек хәлдә булган затларга ярдәм күрсәтү буенча чараларны гамәлгә ашыру.

2. Районның җирле үзидарә органнары әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итәргә, башка дәүләт вәкаләтләрен (2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясы нигезендә аларга тапшырылмаган) гамәлгә ашыруда катнашырга, әгәр бу катнашу федераль законнарда каралса, шулай ук башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары компетенциясенә кермәгән һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән алар компетенциясеннән төшереп калдырылмаган башка мәсьәләләрне җирле бюджет керемнәре хисабына, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан бирелгән бюджетара трансфертлардан һәм түләүләрнең өстәмә нормативлары буенча салым керемнәреннән тыш, хәл итәргә хокуклы.

 

8 статья. Районның җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү

 

Районның җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән гамәлгә ашырыла.

Районның җирле үзидарә органнары тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырган өчен, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән тәртиптә,  әлеге максатларга бүлеп бирелгән матди ресурслар һәм финанс чаралары чикләрендә җаваплы.

Тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру дәүләт контролендә. Районның җирле үзидарә органнары тарафыннан аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны контрольдә тоту шартлары һәм тәртибе федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнә. Район Советы үз вәкаләтләре чикләрендә аларга тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен район җирле үзидарә органнары карамагында булган матди ресурслардан һәм финанс чараларыннан өстәмә файдалану очракларын һәм тәртибен билгеләргә хокуклы.

 

9 статья. Районның муниципальара хезмәттәшлектә катнашуы

 

Районның муниципальара хезмәттәшлектә катнашуы федераль законнар һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә турында законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

10 статья. Район җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге

 

Районның җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге түбәндәге юл белән гамәлгә ашырыла:

1) районның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда районның җирле үзидарә органнарының катнашуы;

2) районның җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары арасында шартнамәләр (килешүләр) төзү;

3) даими яисә вакытлыча координация, консультация, киңәшмә һәм башка эш органнарын булдыру;

4) Татарстан Республикасы Дәүләт Советында район Советының закон чыгару инициативасы;

5) законнарда билгеләнгән башка хезмәттәшлек формалары.

 

11 статья. Муниципаль хезмәтне хокукый җайга салу

 

Районда муниципаль хезмәтне хокукый җайга салу, муниципаль хезмәт вазыйфаларына таләпләрне, муниципаль хезмәткәр статусын билгеләү, муниципаль хезмәт үтү шартлары һәм тәртибен кертеп, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, әлеге Устав һәм башка муниципаль хокукый актлар белән гамәлгә ашырыла.

 

II бүлек. ХАЛЫК ТАРАФЫННАН ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘНЕ ТУРЫДАН-ТУРЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУ ҺӘМ ХАЛЫКНЫҢ ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘНЕ ГАМӘЛГӘ АШЫРУДА КАТНАШУ ФОРМАЛАРЫ

 

12 статья. Халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашуы

 

Район халкы түбәндәге формаларда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша:

1) җирле референдум;

2) районның чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү;

3) гражданнарның хокукый инициативасы;

4) халык тыңлаулары, иҗтимагый фикер алышулар;

5) гражданнар җыелышы;

6) гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы);

7) гражданнарны сораштыру;

8) инициатив проектлар;

9) җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы;

10) гражданнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләре;

11) Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы законнарына каршы килми торган башка формалар.

 

13 статья. Җирле референдум

 

1. Җирле референдум федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне  турыдан-туры район халкы тарафыннан хәл итү максатында үткәрелә.

2. Җирле референдум «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Җирле референдум турында» 2004 елның 24 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртиптә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып, районның бөтен территориясендә үткәрелә.

3. Җирле референдумда яшәү урыны район чикләрендә урнашкан Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләре нигезендә һәм законда билгеләнгән тәртиптә район территориясендә даими яшәүче чит ил гражданнары Россия Федерациясе гражданнары кебек үк шартларда җирле референдумда катнаша.

Россия Федерациясе гражданнары җирле референдумда яшерен тавыш бирүдә гомуми тигез һәм турыдан-туры ихтыяр белдерү нигезендә катнаша.

4. Җирле референдум билгеләү турында карар район Советы тарафыннан түбәндәгеләрнең инициативасы белән кабул ителә:

1) җирле референдумда катнашу хокукына ия гражданнар;

2) уставлары референдумнарда катнашуны күздә тоткан һәм (яки) федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда теркәлгән сайлау берләшмәсе, башка иҗтимагый берләшмә;

3) район Советы һәм район Башкарма комитеты Җитәкчесе бергә.

5. Гражданнар, сайлау берләшмәләре, башка иҗтимагый берләшмәләр инициативасы буенча җирле референдумны билгеләү шарты булып әлеге инициативаны хуплап имза җыю тора, аның саны район территориясендә теркәлгән референдумда катнашучылар санынының биш процентын тәшкил итәргә, әмма 25 имзадан да ким булмаска тиеш.

6. Район Советы һәм район Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан бергә тәкъдим ителгән референдум үткәрү инициативасы район Советы карары һәм район Башкарма комитеты Җитәкчесе карары белән рәсмиләштерелә. Күрсәтелгән инициативаны тәкъдим итү тәртибе район Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

7. Район Советы район Советына җирле референдум билгеләнә торган документлар кергән көннән алып 30 көн эчендә җирле референдумны билгели.

8. Референдумда тавыш бирүне үткәрү датасы, аны дәүләт хакимияте органнарына яисә җирле үзидарә органнарына билгеләнгән сайлауларда тавыш бирү көне яисә башка билгеләнгән референдумда тавыш бирү көне белән берләштерү максатында, билгеләнгән көненә кадәр 25 көннән дә соңга калмыйча, район Советы карары белән соңрак вакытка (әмма 90 көннән дә артык түгел) күчерелергә мөмкин.

9. Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм җирле референдумда кабул ителгән карар рәсми рәвештә басылып чыгарга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

10. Җирле референдумда кабул ителгән карар район территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш һәм дәүләт хакимиятенең нинди дә булса органнары, аларның вазыйфаи затлары яки җирле үзидарә органнары тарафыннан раслануга мохтаҗ түгел.

11. Районның җирле үзидарә органнары җирле референдумда кабул ителгән карарның әлеге Уставта билгеләнгән вәкаләтләрне чикләү нигезендә үтәлешен тәэмин итәләр.

12. Җирле референдум үткәрү турында карарга, шулай ук җирле референдумда кабул ителгән карарга гражданнар, җирле үзидарә органнары, Тукай районы прокуроры, федераль закон белән билгеләнгән вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары тарафыннан суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

14 статья. Район чикләрен үзгәртү, үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү

 

1. Район чикләрен үзгәртү, үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү халыкның күрсәтелгән чикләрне үзгәртүгә, районны үзгәртеп коруга ризалыгын алу максатыннан үткәрелә.

2. Район чикләрен үзгәртү, үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү районның бөтен территориясендә яисә аның территориясе өлешендә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән очракларда үткәрелә.

3. Район чикләрен үзгәртү, районны үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү район Советы тарафыннан билгеләнә һәм «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Җирле референдум турында» 2004 елның 24 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртиптә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып үткәрелә.

4. Район чикләрен үзгәртү, районны үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү, әгәр анда сайлау хокукына ия район яки район өлеше халкының яртысыннан артыгы катнашса, узган дип санала. Тавыш бирүдә катнашкан район яки район өлеше халкының яртысыннан артыгы күрсәтелгән үзгәрешләргә тавыш бирсә, районның чикләрен үзгәртүгә, районны үзгәртеп коруга халыкның ризалыгы алынган санала.  

5. Районның чикләрен үзгәртү, районны үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү нәтиҗәләре һәм кабул ителгән карарлар рәсми рәвештә бастырылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

 

15 статья. Гражданнарның хокукый инициативасы

 

1. Район халкы әлеге Устав һәм район Советының норматив хокукый акты белән билгеләнгән тәртиптә хокукый инициатива белән чыгарга хокуклы.

2. Хокукый инициатива белән районның сайлау хокукына ия халкы саныннан 3 проценттан артмаган гражданнар төркеме чыгарга мөмкин.

3. Хокукый инициативаны гамәлгә ашыру максатында район халкы хокуклы:

- хокукый инициатива турында фикер алышу һәм аны тәкъдим итү буенча яшәү (эш) урыны буенча гражданнар җыелышларын һәм башка күмәк чаралар оештырырга һәм үткәрергә;

- хокукый инициативаны тәкъдим итүне хуплап имза җыю буенча инициатив төркемнәр булдырырга;

- район халкының имзаларын җыю һәм законнарга каршы килми торган юллар белән хокукый инициативаны яклап агитация алып барырга.

4. Районның җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары район халкына хокукый инициативаны тормышка ашыруда ярдәм итәргә бурычлы.

5. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль норматив хокукый акт проекты район Советының ачык сессиясендә район Башлыгы яки район Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан аларның әлеге Уставта билгеләнгән компетенциясе нигезендә аны керткән көннән өч ай эчендә мәҗбүри каралырга тиеш.

6. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль хокукый акт проектын караганда, гражданнарның инициатив төркеме вәкилләренә үз позициясен белдерү мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш.

7. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль норматив хокукый акт проектын карау процедурасы район Советы регламенты, район Башлыгының, район Башкарма комитетының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

8. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль хокукый акт проектын карау нәтиҗәләре буенча кабул ителгән дәлилләнгән карар аның инициатив төркеменә кергән гражданнарга рәсми рәвештә язма формада җиткерелергә тиеш.

 

16 статья. Халык тыңлаулары, иҗтимагый фикер алышулар

 

1. Район халкы катнашында җирле әһәмияттәге мәсьәләләре буенча муниципаль хокукый актлар проектлары буенча фикер алышу өчен, район Советы, район Башлыгы тарафыннан халык тыңлаулары үткәрелергә мөмкин.

2. Халык тыңлаулары халык, район Советы, район Башлыгы яки үз вәкаләтләрен контракт нигезендә башкаручы район Башкарма комитеты Җитәкчесе инициативасы буенча үткәрелә. Халык яки район Советы инициативасы буенча үткәрелә торган халык тыңлаулары – район Советы, ә район Башлыгы яки үз вәкаләтләрен контракт нигезендә башкаручы район Башкарма комитеты Җитәкчесе инициативасы буенча район Башлыгы тарафыннан билгеләнә.

3. Халык тыңлауларына чыгарылырга тиеш:

1) район Уставы проекты, шулай ук әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль норматив хокукый акт проекты, район Уставына Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе яки Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләренә төгәл итеп кабатлау формасында әлеге норматив хокукый актларга туры китерү максатында үзгәрешләр кертелә торган очраклардан тыш;

2) район бюджеты һәм аның үтәлеше турында хисап проекты;

3) районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясе проекты;

4) районны үзгәртеп кору турында сораулар, районны үзгәртеп кору өчен «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясы нигезендә район халкының тавыш бирү  яисә гражданнар җыеннарында белдерелгән ризалыгын алу юлы белән таләп ителгән очраклардан тыш.

4. Халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе әлеге Устав һәм район Советы тарафыннан раслана торган халык тыңлаулары турында нигезләмә белән билгеләнә.

5. Генераль планнар проектлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектлары, территорияне планлаштыру проектлары, территорияләрне ызанлау проектлары, территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләре проектлары, күрсәтелгән расланган документларның берсенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан проектлар, җир кишәрлеген яки капиталь төзелеш объектын шартлы рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү турында карар проектлары, рөхсәт ителгән төзелешнең, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүнең иң чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү турында карар проектлары буенча, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре булмаганда җир кишәрлекләрен һәм капиталь төзелеш объектларын рөхсәт ителгән файдалануның бер төрен мондый файдалануның башка төренә үзгәртү мәсьәләләре буенча шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнар нигезендә иҗтимагый фикер алышулар яисә халык тыңлаулары үткәрелә.

 

17 статья. Гражданнар җыелышы

 

1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча фикер алышу, халыкка район җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү, инициатив проектларны кертү мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм аларны карау өчен, район территориясендә гражданнар җыелышлары үткәрелергә мөмкин. Гражданнар җыелышлары район микрорайоннары, торак массивлары, кварталлары, урамнары, торак йортлары, торак пунктлары буенча чакырыла.

2. Гражданнар җыелышы халык, район Советы, район Башлыгы инициативасы белән, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә уставында каралган очракларда үткәрелә.

Инициатив проектлар кертү һәм аларны карау мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышында уналты яшькә җиткән тиешле территориядә яшәүчеләр катнашырга хокуклы. Инициатив проектларны кертү мәсьәләсен карау һәм фикер алышу максатында гражданнар җыелышын билгеләү һәм үткәрү тәртибе район Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

3. Район Советы яки район Башлыгы инициативасы белән үткәрелә торган гражданнар җыелышы район Советы яки район Башлыгы тарафыннан билгеләнә.

4. Халык инициативасы буенча үткәрелә торган гражданнар җыелышы район Советы тарафыннан территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының, тиешле территориядә яшәүче һәм җыелышта катнашырга хокуклы гражданнар саныннан кимендә 10 проценты булган гражданнар төркеменең, әлеге территорияләрдә урнашкан предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренең язма тәкъдиме белән билгеләнә.

Гражданнар җыелышын үткәрү турында тәкъдим аның каравына кертелә торган мәсьәләләр исемлеген, җыелышны үткәрү вакытын һәм урынын үз эченә алырга тиеш. Тәкъдим вәкаләтле затлар тарафыннан имзаланырга тиеш, әгәр җыелышны үткәрү инициативасы белән гражданнар төркеме мөрәҗәгать итсә, аларның һәркайсының фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган көнен, яшәү урынын күрсәтеп, алар тарафыннан имзаланырга тиеш.

Район Советы гражданнар җыелышын үткәрү турында кертелгән тәкъдимне якындагы сессиядә карый.

Район Советы максатка ярашсызлык мотивлары буенча гражданнар җыелышын үткәрүдән баш тартырга хокуклы түгел.

5. Территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыру максатында гражданнар җыелышын билгеләү һәм үткәрү тәртибе территориаль иҗтимагый үзидарә уставы белән билгеләнә.

6. Тиешле территориядә яшәүчеләргә гражданнар җыелышын үткәрү вакыты һәм урыны һәм фикер алышуга чыгарыла торган мәсьәләләр турында җыелыш уздырылган көнгә кадәр җиде көн алдан массакүләм мәгълүмат чараларын, почта аша, һәр фатир (йорт) буенча йөреп, белдерүләр һәм башка мөмкин булган чараларны кулланып хәбәр итәләр. Гражданнар җыелышына әзерлекне һәм үткәрүне район Башкарма комитеты тәэмин итә.

7. Җыелышлар эшендә әлеге территориядә яшәүче, сайлау хокукына ия гражданнар катнаша ала. Җыелышта катнашырга хокуклы гражданнарның гомуми саны муниципаль сайлаулар уздырганда кулланыла торган Россия Федерациясе чикләрендә тору урыны һәм яшәү урыны буенча Россия Федерациясе гражданнарын теркәп исәпкә алу күрсәткечләре нигезендә билгеләнә.

Гражданнар җыелышы, җыелышта катнашырга хокуклы гражданнар саныннан кимендә өчтән бер өлеше катнашса, хокуклы дип санала.

Җыелыш карарлары җыелышта катнашкан гражданнарның күпчелек тавышы белән кабул ителә.

8. Гражданнар җыелышы район җирле үзидарә органнарына һәм җирле үзидарә вазыйфаи затларына мөрәҗәгатьләр кабул итәргә, шулай ук район җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә вазыйфаи затлары белән үзара мөнәсәбәтләрдә гражданнар җыелышын тәкъдим итәргә вәкаләтле затларны сайларга мөмкин.

9. Территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча гражданнар җыелышы территориаль иҗтимагый үзидарә уставы белән аның компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча карар кабул итә.

10. Гражданнар җыелышы тарафыннан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр компетенциясенә мөрәҗәгатьләрдә булган мәсьәләләрне язмача җавап җибәрү белән хәл итү кертелгән җирле үзидарә органнары һәм районның җирле үзидарә вазыйфаи затлары тарафыннан мәҗбүри каралырга тиеш.

11. Гражданнар җыелышын билгеләү һәм үткәрү тәртибе, шулай ук гражданнар җыелышының вәкаләтләре федераль закон, әлеге Устав һәм район Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

12. Гражданнар җыелышы нәтиҗәләре рәсми рәвештә бастырылып чыгарга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

 

18 статья. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы)

 

1. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм район халкының фикерен ачыклау зарурлыгы очрагында үткәрелә. Район территориясе өлешендә яшәүче халык саныннан гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) гражданнар җыелышын чакыру кыенлашкан очракларда үткәрелә.

2. Гражданнар конференциясен  (делегатлар җыелышын) билгеләү һәм үткәрү, делегатлар сайлау тәртибе әлеге Устав һәм район Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

3. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) гражданнар җыелышының вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

4. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) халык, район Советы, район Башлыгы инициативасы белән үткәрелә. Район Советы яки район Башлыгы инициативасы буенча үткәрелә торган гражданнар җыелышы район Советы яки район Башлыгы тарафыннан билгеләнә. Халык инициативасы буенча үткәрелә торган гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) район Советы тарафыннан билгеләнә.

5. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы), әгәр анда сайланган делегатларның яртысыннан артыгы катнашса, хокуклы дип санала. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) карарлары конференциядә катнашучы делегатларның күпчелек тавышы белән кабул ителә.

Территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнар конференциясе, әгәр гражданнар җыелышларында сайланган  уналты яшькә җиткән тиешле территориядә яшәүчеләрнең кимендә өчтән берен тәшкил итүче делегатларның кимендә өчтән икесе катнашса, хокуклы санала.

6. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) нәтиҗәләре рәсми рәвештә бастыылып чыгарга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

 

19 статья. Гражданнарны сораштыру

 

1. Гражданнарны сораштыру районның бөтен территориясендә яки бер өлешендә җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары тарафыннан карарлар кабул иткәндә халык фикерен белү һәм аны исәпкә алу өчен үткәрелә.

Сораштыру нәтиҗәләре тәкъдим характерына ия.

2. Гражданнарны сораштыруда сайлау хокукына ия район халкы катнаша ала.

Гражданнарны сораштыруда сайлау хокукына ия район халкы катнаша ала. Инициатив проектны хуплау турында  гражданнарның фикерен ачыклау мәсьәләсе буенча гражданнарны сораштыруда инициатив проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителгән район яки аның өлешендә яшәүче уналты яшькә җиткән халкы катнашырга хокуклы.

3. Гражданнарны сораштыру түбәндәгеләр инициативасы буенча үткәрелә:

1) район Советы яки район Башлыгы – җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча;

2) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары – республика һәм төбәкара әһәмияттәге объектлар өчен район җирләренең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында карарлар кабул иткәндә гражданнарның фикерен исәпкә алу өчен.

3) инициатив проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителгән район яки аның өлешендә яшәүче уналты яшькә җиткән халкы – әлеге инициатив проектны хуплау турында гражданнарның фикерен ачыклау өчен.

4. Гражданнарны сораштыруны билгеләү һәм үткәрү тәртибе район Советы карары белән билгеләнә.

5. Гражданнарны сораштыруны билгеләү турында карар район Советы тарафыннан кабул ителә. Гражданнарны сораштыру үткәрү өчен  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә районның рәсми сайты түбәндәге веб-адрес буенча файдаланырга мөмкин: tukay.tatarstan.ru. Гражданнарны сораштыруны билгеләү турында район Советы карарында түбәндәгеләр билгеләнә:

1) сораштыру үткәрү датасы һәм сроклары;

2) сораштыру уздырганда тәкъдим ителгән сорауны (сорауларны) формалаштыру;

3) сораштыру үткәрү методикасы;

4) сораштыру кәгазе формасы;

5) сораштыруда катнашучы район халкының минималь саны.

6) «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча район рәсми сайтыннан файдаланып, гражданнарны сораштыру уздырган очракта, сораштыруда катнашучыларны идентификацияләү тәртибе.

6. Районда яшәүчеләргә гражданнарны сораштыру үткәрү турында аны үткәрүгә кимендә 10 көн кала хәбәр ителә.

7. Гражданнарны сораштыруны әзерләүгә һәм үткәрүгә бәйле чараларны финанслау гамәлгә ашырыла:

1) район бюджеты средстволары хисабына – район җирле үзидарә органнары яки район халкы инициативасы буенча сораштыру үткәргәндә;

2) Татарстан Республикасы бюджеты средстволары хисабына – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары инициативасы буенча сораштыру үткәргәндә.

8. Сораштыру нәтиҗәләре бастырылып чыгарга (халыкка җиткерелергә) тиеш. Сораштыру нәтиҗәләре белән районның һәр кешесе таныша ала. Сораштыру нәтиҗәләре районның җирле үзидарә органнары тарафыннан тиешле карарлар кабул иткәндә исәпкә алынырга тиеш.

 

20 статья. Җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы

 

1. Муниципаль норматив хокукый актлар проектларын һәм башка җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләрне халык фикер алышуына чыгару турында карар район Советы тарафыннан үз инициативасы буенча яки тиешле территориядә яшәүче гражданнар таләбе буенча район Советы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә кабул ителә.

2. Муниципаль норматив хокукый акт проекты тексты һәм халык фикер алышуына чыгарыла торган сораулар буенча башка материаллар аларны халык фикер алышуына чыгару турында карар кабул ителгәннән соң 5 көннән дә соңга калмыйча, массакүләм мәгълүмат чараларында бастырыла, халыкка танышу өчен мөмкин булган урыннарда урнаштырыла, башка ысуллар белән халыкка җиткерелә.

3. Район Советы сорауны халык фикер алышуына чыгару белән бер үк вакытта фикер алышу барышында кергән тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне карау срогын һәм тәртибен билгели, әлеге максат өчен махсус комиссия төзи.

4. Район Советы үзе чыгара торган муниципаль норматив хокукый актлар проектлары һәм җирле әһәмияттәге башка аеруча мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышуны тәэмин итә, моның өчен кирәкле шартлар тудыра.

5. Халык фикер алышуына чыгарылган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр район Советына юллана.

6. Муниципаль норматив хокукый актлар проектлары һәм җирле әһәмияттәге башка мөһим мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр район Советы тарафыннан карала.

7. Халык фикер алышуы нәтиҗәләре турында халыкка бер ай вакыт эчендә хәбәр ителә.

21 статья. Гражданнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләре

1. Гражданнар районның җирле үзидарә органнарына шәхси һәм коллектив мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Гражданнар мөрәҗәгатьләре «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда каралырга тиеш.

3. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен һәм срокларын бозган өчен җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка ия.

 

22 статья. Район халкы тарафыннан җирле үзидарәне турыдан-туры гамәлгә ашыруның һәм аны гамәлгә ашыруда катнашуның башка формалары

 

1. Федераль закон нигезендә әлеге Уставта каралган халык тарафыннан җирле үзидарәне турыдан-туры гамәлгә ашыру һәм халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуы формалары белән бергә гражданнар җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы законнарына каршы килми торган башка формаларда катнашырга хокуклы.

2. Район халкы тарафыннан җирле үзидарәне турыдан-туры тормышка ашыру һәм халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуы законлылык, иреклелек принципларына нигезләнә.

Район җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә вазыйфаи затлары халыкка турыдан-туры җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда һәм халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуында ярдәм итәргә тиеш.

 

III бүлек. РАЙОН СОВЕТЫ

 

23 статья. Район Советы – район җирле үзидарәсенең вәкиллекле органы

 

1. Район Советы район җирле үзидарәсенең даими эшләүче, сайлаулы, коллегиаль вәкиллекле органы булып тора.

2. Район Советының рәсми исеме – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы».

3. Район Советының вәкаләтләр вакыты – 5 ел.

4. Район Советы район халкы алдында хисап тота һәм аның контролендә.

5. Район Советының мөһере, район гербы төшерелгән һәм үз исеме белән бланклары бар.

6. Район Советы эшчәнлеген тәэмин итү чыгымнары Россия Федерациясе бюджетлары чыгымнары классификациясе нигезендә район бюджетында аерым юл белән карала.

24 статья. Район Советы составы

 

1. Район Советы 46 депутаттан тора.

2. Район Советы депутатларының  билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе  аның составына сайлаганда, район Советы хокуклы була.

 

25 статья. Район Советы депутатларын сайлау тәртибе

 

1. Район Cоветы составына район составына керүче җирлекләр башлыклары һәм әлеге җирлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан үз составыннан  җирлек халкы санына бәйсез рәвештә һәр җирлектән бер вәкил санында вәкиллек нормасы нигезендә сайланган җирлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары керә.

Район составына керүче бер җирлекнең вәкиллек нормасы район Советының билгеләнгән санының өчтән береннән артмаска тиеш.

2. Җирлекнең вәкиллекле органы депутатлары арасыннан сайланган район Советы депутаты яңа чакырылыш тиешле җирлек вәкиллекле органының вәкаләтле составында беренче утырыш көненнән бер айдан да соңга калмыйча сайланырга тиеш, шул исәптән әлеге узган чакырылыш органы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта.

3. Җирлекнең вәкиллекле органы депутатлары арасыннан район Советы депутатын сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән башкарыла һәм күрсәтелгән орган карары белән рәсмиләштерелә.

4. Җирлек башлыгын сайлау һәм җирлекнең вәкиллекле органы депутатын район Советы депутаты итеп сайлау турында җирлекнең вәкиллекле органы карары өч көн эчендә район Советына җибәрелә.

 

26 статья. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, җирле үзидарәнең сайланулы башка вазыйфаи заты статусы

 

1. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, җирле үзидарәнең сайланулы башка вазыйфаи заты вәкаләтләре сайланган көннән башлана һәм яңа чакырылыш район Советы эшли башлаган көннән туктатыла.

Район составына керүче җирлекләр башлыкларыннан һәм күрсәтелгән җирлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларыннан торган район Советы депутаты вәкаләтләре район составына керүче җирлек башлыгының вазыйфага керү көненән яки әлеге җирлекнең вәкиллекле органы депутаты район Советы депутаты итеп сайланган көннән башлана һәм яңа сайланган җирлек башлыгының вазыйфага кергән көненән яки әлеге җирлек депутатын район Советы составына чираттагы сайлау турында карар үз көченә кергән көннән туктатыла.

2. Район Советы депутаты үз эшчәнлеген депутат статусы турында нигезнамә һәм Район Советы регламенты нигезендә башкара.

3. Район Советы депутаты, депутат эшчәнлеген төп эш урыны буенча хезмәт вазыйфаларын башкару белән бергә алып барып, даими булмаган нигездә эшли, әлеге Уставта билгеләнгән очраклардан тыш.

Район Советы депутаты үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыру өчен, айга өч эш көне чорына эш урынын (вазыйфасын) саклау гарантияләнә.

4. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи заты статусы белән бәйле чикләүләр федераль законнар белән билгеләнә.

5. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район башлыгы, җирле үзидарәнең сайланулы башка вазыйфаи заты вәкаләтләре чоры Татарстан Республикасы Законы нигезендә район Уставы белән билгеләнә.

6. Район Советы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, район Башлыгына, җирле үзидарәнең сайланулы башка вазыйфаи затына законнар, әлеге Устав, район Советы карарлары нигезендә үз вәкаләтләрен тоткарлыксыз гамәлгә ашыру өчен шартлар тәэмин ителә.

7. Район Советы депутатының сайлаучылар белән очрашулары махсус билгеләнгән биналарда, шулай ук ишегалды территорияләрендә, аларны үткәрү яшәешне тәэмин итү объектларының, транспорт яисә социаль инфраструктураның, элемтәнең эшләп торуына, җәяүлеләр һәм (яки) транспорт чаралары хәрәкәтенә яисә гражданнарның торак урыннарына яки транспорт яисә социаль инфраструктура объектларына барып җитүенә комачауламаган шартта үткәрелә. Мондый очрашулар турында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына яисә Башкарма комитетка хәбәр итү таләп ителми. Шул ук вакытта депутат күрсәтелгән органнарга аларны үткәрү датасы һәм вакыты турында алдан хәбәр итәргә хокуклы.

8. Район Башкарма комитеты депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен махсус урыннар билгели, шулай ук депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен бирелә торган урыннар исемлеген һәм аларны бирү тәртибен билгели.

9. Район Советы депутатының сайлаучылар белән очрашулары Россия Федерациясенең җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында законнары нигезендә гавами чара формасында үткәрелә.

10. Район Советы депутатының сайлаучылар белән очрашуларын Россия Федерациясенең җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында законнары нигезендә гавами чара формасында оештыруга яки үткәрүгә комачаулаган өчен, Россия Федерациясе законнары нигезендә административ җаваплылык каралган.

11. Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи заты хокуклы түгел:

1) шәхсән яки ышанычлы затлар аша эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә;

2) коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга, түбәндәге очраклардан тыш:

а) сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, район сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференциясендә) түләүсез нигездә катнашу;

б) коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, район сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференциясендә) Татарстан Республикасы Президентына (Татарстан Республикасы Премьер-министрына) Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә алдан хәбәр итеп, түләүсез нигездә катнашу;

в) Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советында,  муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында район мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә  тәкъдим итү;

г) идарә органнарында һәм район исеменнән оешманың гамәлгә куючысы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар яисә муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибе нигезендә район гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) булган оешманың ревизия комиссиясендә район мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д) федераль законнарда каралган башка очраклар;

3) укытучылык, фәнни һәм башка төрле иҗади эшчәнлектән тыш, эшмәкәрлек һәм башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә. Шуның белән бергә, укытучылык, фәнни һәм башка төрле иҗади эшчәнлек чит ил дәүләтләре, халыкара һәм чит ил оешмалары, чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар средстволары хисабына финанслана алмый, әгәр дә Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса;

4) идарә органнары, попечительлек һәм күзәтчелек советлары, чит ил коммерциясез, хөкүмәткә карамаган башка органнар һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә эшләүче структура подразделениеләре составларына керергә, әгәр дә Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса. 

12. Даими нигездә вәкаләтләрен башкаручы район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи заты граждан, административ яки җинаять эше буенча яклаучы яки вәкил (законлы вәкиллек очракларыннан тыш) буларак яисә административ хокук бозу турында эш буенча катнаша алмый.

Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, җирле үзидарәнең сайланулы башка вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә әлеге Устав белән билгеләнә.

13. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи заты «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, вазыйфаларны башкарырга тиеш, әгәр «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда башкасы каралмаган булса.

14. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) карары буенча Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.

15. Әлеге статьяның 14 өлеше нигезендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау факты ачыкланганда, Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, Җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату яки күрсәтелгән затларга карата башка җаваплылык чарасын куллану турында гариза белән тиешле карар кабул итәргә вәкаләтле җирле үзидарә органына яки судка мөрәҗәгать итә.

16. Үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган белешмәләр биргән район Советы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, район Башлыгына, җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи затына түбәндәге җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин:

1) кисәтү;

2) район Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы, район Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфалар биләү хокукыннан мәхрүм итеп, район Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфадан азат итү;

3) вәкаләтләре срогы тәмамланганчы, даими нигездә вәкаләтләрен гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итеп, даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан азат итү;

4) вәкаләтләре тәмамланганчы, район Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфаларны биләүне тыю;

5) вәкаләтләр срогы тәмамланганчы, даими нигездә вәкаләтләрен үтәүне тыю.

17. Район Советы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, район Башлыгына, җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи затына әлеге статьяның 16 өлешендә күрсәтелгән җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибе Татарстан Республикасы Законы нигезендә муниципаль хокукый акт белән билгеләнә.

18. Муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тапшырылган белешмәләр «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә җирле үзидарә органнарының рәсми сайтларында түбәндәге веб-адрес буенча урнаштырыла: tukay.tatarstan.ru һәм (яисә) бастырып чыгару өчен массакүләм мәгълүмат чараларына муниципаль хокукый актлар белән билгеләнгән тәртиптә бирелә.

 

27 статья. Район Советы депутатының район халкы белән үзара мөнәсәбәте

 

1. Район Советы депутаты район халкы, шулай ук район территориясендә урнашкан предприятие коллективлары, оешма, дәүләт һәм башка органнар белән элемтәдә тора.

2. Район Советы депутаты үзе вәкил булып торган җирлек халкы алдында үз эше турында хисап тота, аларга район Советы эше турында даими хәбәр итә, шулай ук халыкны кабул итә.

3. Район Советы депутаты район халкының законлы хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча законнарда каралган чараларны күрергә, шул исәптән алардан кергән тәкъдимнәрне, гаризаларны, шикаятьләрне карарга, аларда булган мәсьәләләрне дөрес һәм үз вакытында хәл итүдә булышырга бурычлы.

 

28 статья. Яңа сайланган район Советы эшен оештыру

 

1. Яңа чакырылыш район Советы беренче утырышка район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе сайланган көннән 30 көн эчендә җыела. Сайлаулардан соң район Советының беренче утырышын район Советының алдагы чакырылышы белән сайланган район Башлыгы, ә ул булмаганда, район Башкарма комитеты Җитәкчесе чакыра һәм әзерли.

2. Сайлаулардан соң район Советының беренче утырышын, район Башлыгы сайланганчы, иң өлкән яшьтәге район Советы депутаты ача һәм алып бара.

29 статья. Район Советы компетенциясе

 

Район Советы компетенциясенә керә:

1) район Уставын кабул итү һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

2) район территориясендә гомуми мәҗбүри кагыйдәләрне билгеләү;

3) район бюджетын һәм аның үтәлеше турында хисапны раслау;

4) җирле салымнарны һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару, салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә аларны түләү буенча ташламалар бирү;

4) районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау;

6) энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә муниципаль программаларны раслау;

7) чикләрне үзгәртү, районны үзгәртеп кору турында инициатива тәкъдим итү;

8) җирле референдумны билгеләү;

9) район Башлыгын сайлау;

10) район Башлыгы урынбасарын сайлау;

11) район Башлыгы һәм җирле үзидарәнең  башка сайланулы вазыйфаи затлары, район Советы депутатлары, муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру, мәгариф турында Россия Федерациясе законнарында һәм муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә муниципаль хезмәт өчен кадрлар әзерләүне оештыру;

12) район Башкарма комитеты Җитәкчесен билгеләү;

13) район Башкарма комитеты структурасын раслау, хезмәткәрләренең чик санын билгеләү;

14) район Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү тәртибен билгеләү, конкурс комиссиясе әгъзаларын билгеләү;

15) район Контроль-хисап палатасы турында нигезләмәне, район Финанс-бюджет палатасы турында нигезләмәне һәм район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турында нигезләмәне раслау;

16) район сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү;

17) район чикләрен үзгәртү, районны үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү;

18) Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру;

19) районның муниципаль милегендә булган мөлкәт белән идарә һәм эш итү тәртибен билгеләү;

20) муниципаль предприятиеләрне төзү, үзгәртеп кору һәм ликвидацияләү, шулай ук муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрнең хезмәт күрсәтүләренә, эшләр башкаруына тарифларны билгеләү турында карарлар кабул итү тәртибен билгеләү, федераль законнарда каралган очраклардан тыш;

21) районның муниципальара хезмәттәшлек оешмаларында катнашу тәртибен билгеләү;

22) район җирле үзидарә органнары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итү тәртибен билгеләү;

23) районның җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә вазыйфаи затлары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен башкаруны контрольдә тоту;

24) районны территориаль планлаштыру документларын, Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексы нигезендә башка шәһәр төзелеше документларын раслау;

25) гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурсларның җирле резервларын булдыру һәм алардан файдалану тәртибен билгеләү;

26) җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен тигезләү өчен, район бюджетыннан кирәкле средстволар бүлеп бирү шартларын һәм тәртибен билгеләү;

27) автоном коммерциясез оешмалар һәм фондлар формасында коммерциясез оешмалар төзү турында карарлар кабул итү;

28) массакүләм мәгълүмат чарасы басмасын оештыру;

30) район Уставын һәм район Советы карарларын аңлату;

31) үз эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча район Советы регламентын һәм башка карарлар кабул итү;

32) район Советы Аппараты турында нигезләмәне раслау;

33) район Башлыгын отставкага җибәрү турында карар кабул итү;

34) билгеләнгән тәртиптә Контроль-хисап палатасы рәисен һәм әгъзаларын (аудиторларын) билгеләү;

35) федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары белән муниципаль районнарның вәкиллекле органнары карамагына кертелгән башка вәкаләтләр, шулай ук әлеге Устав белән район Советы компетенциясенә кертелгән башка вәкаләтләр.

36) энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өлкәсендә муниципаль программаларны раслау һәм тормышка ашыру, район чикләрендә муниципаль торак фонды булган күп фатирлы йортларга энергетик тикшерү үткәрүне оештыру, энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында законнарда каралган башка чараларны оештыру һәм үткәрү;

37) федераль законнар нигезендә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыру;

38) муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга хезмәткә түләү, шулай ук тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен, шартларын билгеләү;

39) «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законда каралган стратегик планлаштыруны оештыру.

2. Район Советы район Башлыгының, район Башкарма комитеты Җитәкчесенең аларның эшчәнлеге, район Башкарма комитеты һәм район Башлыгы ведомствосындагы башка җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге, шул исәптән район Советы куйган мәсьәләләрне хәл итү турында еллык отчетларын тыңлый.

 

30 статья. Район Советының эш тәртибе

 

1. Район Советының эш тәртибе әлеге Устав һәм район Советы регламенты белән билгеләнә.

2. Район Советы эшенең төп формасы булып аның утырышлары тора, аларда район Советы компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр хәл ителә.

3. Район Советы утырышы, әгәр анда сайланган район Советы депутатларының кимендә 50 проценты катнашса, тулы хокуклы санала.

4. Район Советының чираттагы утырышлары кимендә өч айга бер тапкыр үткәрелә. Чираттан тыш утырышлар район Башлыгы яки район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бер өлешен тәшкил иткән депутатлар төркеме инициативасы белән чакырыла.

5. Район Советы утырышлары район Башлыгы тарафыннан чакырыла. Район Советы депутатларына һәм чакырылган затларга чираттагы утырыш вакыты, урыны һәм көн тәртибе турында аны үткәрү көненә кадәр кимендә биш көн кала, ә чираттан тыш утырыш турында бер көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.

6. Район Советының һәр утырышында утырыш беркетмәсе алып барыла. Утырыш беркетмәсенә утырышны үткәрү датасы, урыны һәм вакыты турында белешмәләр кертелә, карала торган барлык мәсьәләләр күрсәтелә һәм тавыш бирү нәтиҗәләре белән барлык кабул ителгән карарлар теркәлә. Район Советы утырышы беркетмәсенә район Башлыгы кул куйганнан соң, районның һәр кешесе аның белән таныша ала.

7. Район Советы утырышларында һәр депутат бер тавышка ия. Район Советы депутаты шәхсән үзе тавыш бирү хокукын гамәлгә ашыра. Район Советы утырышларында тавыш бирү ачык (шул исәптән исемле) һәм яшерен булырга мөмкин. Тавыш бирүнең һәр төрен куллану очраклары әлеге Устав, район Советы регламенты белән билгеләнә.

 

31 статья. Район Советы эшчәнлеген оештыру

 

1. Район Советы эшчәнлеген оештыруны район Башлыгы башкара.

2. Район Советы регламенты нигезендә район Советы компетенциясенә кертелгән мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү өчен, район Советы депутатлары арасыннан, район Башлыгы һәм аның урынбасарыннан тыш, район Советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча даими комиссияләр төзелә, шулай ук вакытлы комиссияләр төзелә ала.

3. Муниципаль программалар, район Советы карарлары проектларын әзерләү, район карамагына кертелгән иң мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, район Советы каршында аның карары буенча депутатлар, район Башкарма комитеты, иҗтимагый берләшмәләр, оешмалар һәм предприятиеләр, белгечләр, экспертлар һәм район халкы составында эшче, эксперт һәм башка киңәшмә төркемнәр оештырыла ала.

4. Район Советы эшчәнлеген оештыру, хокукый, мәгълүмати, матди-техник һәм башка яктан тәэмин итүне район Советы Аппараты башкара.

 

32 статья. Район Советының контроль функцияләрне гамәлгә ашыруы

1. Район Советы район территориясендә әлеге Устав нигезләмәмләрен, район Советы тарафыннан кабул ителгән норматив актларның үтәлешен, район бюджетының үтәлешен, бюджеттан тыш фондлар, район үсеше программалар средстволарын куллануны, район Башкарма комитеты һәм аның Җитәкчесе эшчәнлеген контрольдә тота.

2. Район җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфаи затлары тарафыннан законнарны, әлеге Уставны һәм башка муниципаль норматив хокукый актларны бозу фактлары ачыкланган очракта, район Советы, район Башлыгы карары белән депутатлар арасыннан әлеге фактларны тикшерү өчен вакытлы контроль комиссияләре төзелә ала.

3. Законнар нигезендә район Советы, район Башлыгы карары белән район бюджеты средстволарын максатчан файдалану, муниципаль милекне файдалануның нәтиҗәлелеге, шулай ук район Башкарма комитеты финанс-хуҗалык эшчәнлегенең башка мәсьәләләре буенча тикшерүләр (ревизияләр) үткәрелергә мөмкин. Тикшерүләр (ревизияләр) үткәрүгә билгеләнгән тәртиптә бәйсез аудиторлар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белгечләре җәлеп ителергә мөмкин.

4. Район Башкарма комитеты, аның Җитәкчесе, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар, вазыйфаи затлар, әгәр законда башкача билгеләнмәгән булса, район Советы, аның контроль комиссияләре, район Советы депутаты мөрәҗәгате буенча район Советы карамагындагы мәсьәләләр буенча соратып алына торган мәгълүматны бирергә, ә законнарны, муниципаль норматив актларны бозган очракта, бозуларны бетерү һәм гаепле затларны җаваплылыкка тарту өчен, кичекмәстән чаралар күрергә тиеш.

5. Район Советы, контроль функцияләр башкарганда, район Башкарма комитетының финанс-хуҗалык һәм башкарма-боеру эшчәнлегенә кысылырга хокуклы түгел.

 

33 статья. Район Советы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

 

1. Район Советы вәкаләтләре түбәндәге очракта вакытыннан алда туктатылырга мөмкин:

1) район Советы тарафыннан үз-үзен таркату турында карар кабул ителгәндә. Шул ук вакытта үз-үзен таркату турында карар әлеге Устав белән билгеләнгән тәртиптә кабул ителә;

2) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 73 статьясында каралган тәртиптә һәм нигезләр буенча район Советын таркату;

3) Татарстан Республикасы Югары судының район Советы депутатларының әлеге составы хокуксыз булуы турында карары үз көченә кергәндә, шул исәптән депутатларның үз вәкаләтләрен туктатуына бәйле рәвештә;

4) районны «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясы нигезендә гамәлгә ашырыла торган үзгәртү;

5) район чикләре үзгәрүгә бәйле рәвештә, район сайлаучылары санының 25 проценттан да артуы;

6) гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру өчен таләп ителә торган муниципаль норматив хокукый актны бастырып чыгару срогын бозу.

2. Район Советы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату аның депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга китерә.

3. Район Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, җирлекләрнең вәкиллекле органнары бер ай эчендә район Советы составына башка депутатлар сайларга тиеш.

 

34 статья. Район Советының үз-үзен таркату турында карар кабул итү тәртибе

 

1. Район Советының үз-үзен таркату турында карары район Башлыгы инициативасы яки район Советы депутатларының билгеләнгән санының кимендә яртысын тәшкил иткән депутатлар төркеме тарафыннан кабул ителергә мөмкин.

2. Үз-үзен таркату турында карар кабул итү инициативасы түбәндәге очракларда чыгарылырга тиеш түгел:

1) район Советы сайланганнан соң беренче ел дәвамында;

2) район бюджетын кабул итү һәм аның үтәлеше турында хисапны раслау чорында;

3) район Башлыгының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, яңа район Башлыгын сайлаганчы.

3. Район Советының үз-үзен таркату турында язма тәкъдиме таркату мотивларын үз эчен алырга тиеш, шулай ук аңа таркату сәбәпләрен нигезләүче башка материаллар да теркәлергә мөмкин.

4. Үз-үзен таркату мәсьәләсен алдан карау өчен, район Советы карары белән депутатлар арасыннан комиссия төзелә. Район Советы яки район Башлыгы карары буенча район Советының үз-үзен таркату мәсьәләсе халык тыңлауларына чыгарылырга мөмкин.

5. Район Советының үз-үзен таркату турында мәсьәләне карау дәвамлылыгы район Советы депутатлары һәм район халкы тарафыннан үз-үзен таркату инициативасының барлык шартлары һәм нигезләмәләре буенча һәрьяклап һәм объектив фикер алышу мөмкинлеген гарантияләргә тиеш. Үз-үзен таркату турында карар үз-үзен таркату турында инициатива чыгарылган көннән ике ай узгач кабул ителергә мөмкин.

6. Район Советының үз-үзен таркату турында карары район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан тавышларның өчтән икесе белән яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителә

7. Район Советының үз-үзен таркату турында тәкъдиме кире кагылган очракта, үз-үзен таркату турында инициатива үз-үзен таркату буенча тавыш биргән көннән кимендә бер ел узгач кабат чыгарылырга мөмкин.

 

35 статья. Район Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

1. Район Советы депутатының вәкаләтләре түбәндәге очракта вакытыннан алда туктатыла:

1) үлгәндә;

2) үз теләге белән отставкага киткәндә;

3) суд тарафыннан эшкә сәләтсез яки эшкә сәләте чикле дип танылганда;

4) суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип тану яки вафат булган дип игълан итү;

5) аңа карата судның гаепләү карары законлы көченә кергәндә;

6) Россия Федерациясе чикләреннән читкә даими яшәү урынына күчкәндә;

7) Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылганда, чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге бирә торган Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы туктатылганда, Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил гражданлыгы яисә яшәүгә рөхсәт булганда, яисә Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара килешүдә тормаган чит ил территориясендә даими яшәү хокукын бирүче башка документ булганда, әгәр башкасы Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә каралмаса;

8) район составына керүче җирлекнең тиешле вәкиллекле органы депутаты буларак сайлаучылар тарафыннан чакыртып алынганда; 

9) район Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганда яисә җирлек Башлыгы яки җирлекнең тиешле вәкиллекле органы депутаты буларак, аның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганда;

10) хәрби хезмәткә яки аны алмаштыручы альтернатив гражданлык хезмәтенә чакырылганда; 

11) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда һәм башка федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне үтәмәү;

12) «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәгәндә, вазыйфаларны башкармаганда;

13) федераль законнарда билгеләнгән башка очракларда.

2. Әлеге статьяның 1 өлеше 1 - 7, 10 - 12 пунктларында күрсәтелгән очракларда район Советы депутаты вәкаләтләрен туктату көне билгеләнгән район Советы депутаты вәкаләтләрен туктату турында карар район Советы тарафыннан кабул ителә. Район Советы депутатының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында район Советы карары вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгән көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча кабул ителә, әгәр дә әлеге нигез район Советы утырышлары арасындагы чорда барлыкка килсә, әлеге нигез барлыкка килгән көннән алып өч айдан да соңга калмыйча кабул ителә.

3. Әлеге статьяның 1 өлеше 8 пунктында каралган очракта, район Советы депутаты вәкаләтләре җирлекнең тиешле вәкиллекле органы депутатын чакыртып алу буенча тавыш бирү нәтиҗәләре рәсми басылып чыккан көннән туктатыла.

4. Әлеге статьяның 1 өлеше 9 пунктында каралган очракта, район Советы депутаты вәкаләтләре район Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган яисә җирлек Башлыгы яки җирлекнең вәкиллекле органы депутаты вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган көннән туктатыла.

5. Тиешле җирлекнең вәкиллекле органы депутатлары арасыннан район Советы депутаты вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, күрсәтелгән орган бер ай дәвамында район Советы составына башка депутатны сайларга тиеш.

6. Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) район Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгән көн булып әлеге гаризаның Советка кергән көне тора.

 

IV бүлек. РАЙОН БАШЛЫГЫ

 

36 статья. Район Башлыгы – районның югары вазыйфаи заты

 

1. Район Башлыгы районның иң югары вазыйфаи заты булып тора.

2. Район Башлыгы район Советы тарафыннан сайлана һәм аның рәисе  вәкаләтләрен хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән башкара.

3. Район Башлыгы вазыйфасының рәсми атамасы – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башлыгы».

 

37 статья. Район Башлыгын сайлау тәртибе

 

1. Район Башлыгы яңа сайланган район Советының беренче утырышында район Советы депутатлары арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән, әгәр район Советы тавыш бирүнең башка тәртибен билгеләмәсә, район Советы вәкаләтләре срогына сайлана.

Район Башлыгын сайлау район Советы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан, шул исәптән район халкы, иҗтимагый берләшмәләр, Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимнәре нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Район Советы депутаты, әгәр аны сайлау өчен район Советы депутатларының билгеләнгән санының яртысыннан артыгы тавыш бирсә, район Башлыгы булып сайланган санала.

 

38 статья. Район Башлыгы статусы

 

1. Район Башлыгы даими нигездә эшли.

2. Район Башлыгы үз эшчәнлегендә федераль закон һәм әлеге Устав нигезендә халык һәм район Советы контролендә һәм алар каршында хисап бирә. 

3. Район Башлыгы елга кимендә бер тапкыр үз эшчәнлеге турында район Советы алдында хисап бирә.

4. Район Башлыгы «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, вазыйфаларны башкарырга тиеш.

 

39 статья. Район Башлыгы вәкаләтләре

 

Район Башлыгы:

1) башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары, гражданнар һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә районны тәкъдим итә, район исеменнән ышаныч язуыннан башка эш итә;

2) район Советы эшен оештыра, район Советы утырышларын чакыра һәм аларда рәислек итә;

3) әлеге Уставта билгеләнгән тәртиптә район Советы кабул иткән норматив хокукый актларга кул куя һәм халыкка җиткерә;

4) үз вәкаләтләре кысаларында район Советы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча хокукый актлар чыгара;

5) район Башкарма комитеты Җитәкчесе белән контракт төзи;

6) район Советы эшендә ачыклык һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу буенча чаралар күрә;

7) гражданнарны кабул итүне, аларның мөрәҗәгатьләрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карауны оештыра;

8) район Советы утырышлары беркетмәләренә кул куя;

9) район Советы аппараты эшенә җитәкчелек итә;

10) район Советының контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны координацияли;

11) район Советын тотуга һәм эшчәнлеген тәэмин итүгә район бюджетында каралган чыгымнар буенча средстволарны бүлүче булып тора;

12) закон һәм әлеге Устав нигезендә гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру буенча район Советының хокукый актын кабул итүне оештыра;

13) район җирле үзидарә органнарының район территориясендә эш итүче федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, башка федераль органнар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән тиешле хезмәттәшлеген тәэмин итә;

14) район исеменнән икътисадый һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында дәүләт хакимияте органнары, башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белән шартнамәләр һәм килешүләр, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү һәм гамәлләрне координацияләү турында шартнамәләр һәм килешүләр төзи;

15) муниципаль хезмәткәрләрнең һәм район җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәткә түләү күләмнәрен һәм шартларын билгели;

16) җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә;

17) «Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә муниципаль-хосусый партнерлык өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органын билгели;

18) федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары белән муниципаль район башлыклары карамагына кертелгән башка вәкаләтләрне, шулай ук әлеге Устав, район Советы карарлары белән район Башлыгы компетенциясенә кертелгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

 

40 статья. Район Башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

 

1. Район Башлыгы вәкаләтләре түбәндәге очракта вакытыннан алда туктатыла:

1) үлгәндә;

2) үз теләге белән отставкага киткәндә;

3) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 74.1 статьясы нигезендә отставкага җибәргәндә;

4) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 74 статьясы нигезендә вазыйфадан баш тартканда;

5) суд тарафыннан эшкә сәләтсез яки эшкә сәләте чикле дип танылганда;

6) суд тарафыннан хәбәрсез югалган һәм вафат булган дип танылганда; 

7) аңа карата судның гаепләү карары законлы көченә кергәндә;

8) Россия Федерациясе чикләреннән читкә даими яшәү урынына күчкәндә;

9) Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылганда, чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге бирә торган Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы туктатылганда, Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил гражданлыгын яисә тору кәгазен булганда, яисә Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара килешүдә тормаган чит ил территориясендә даими яшәү хокукын бирүче башка документ алганда, әгәр башкасы Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә каралмаса;

10) җирлекнең тиешле вәкиллекле органы депутаты буларак, сайлаучылар тарафыннан чакыртып алынганда;

11) суд тәртибендә сәламәтлеге торышы буенча район Башлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашырырга сәләтсез дип танылганда;

12) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясы нигезендә гамәлгә ашырыла торган районны үзгәртү;

13) район чикләре үзгәрүгә бәйле рәвештә, муниципаль берәмлек сайлаучылары санының 25 проценттан да артуы;

14) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ Федераль законда билгеләнгән чикләүләрне үтәмәү;

15) «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау.

2. Район Башлыгының вәкаләтләре шулай ук Россия Федерациясе Президентының ышанычы югалуга бәйле рәвештә, түбәндәге очракта вакытыннан алда туктатыла:

- район Башлыгының, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән тыюны үтәмәве.

3. Район Башлыгының вәкаләтләре әлеге статьяның 1 өлеше 1-10 пунктларында күрсәтелгән нигезләр буенча вакытыннан алда туктаткан очракта, районның яңа башлыгын сайлау мондый вәкаләтләр туктатылган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.

Шул ук вакытта әгәр район Советы вәкаләтләре срогы чыгарга алты айдан да ким вакыт калса, район Башлыгын сайлау яңа сайланган район Советының беренче утырышында гамәлгә ашырыла.

4. Район Советы тарафыннан аны отставкага җибәрү турында карар кабул ителгән район Башлыгы мондый карар рәсми басылып чыккан көннән 10 көн эчендә күрсәтелгән карарга карата шикаять белдерү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Суд гаризаны карарга һәм гариза биргән көннән 10 көннән дә соңга калмыйча карар кабул итәргә тиеш.

Аларга карата Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тарафыннан вазыйфадан читләштерү турында хокукый акт чыгарылган район Башлыгы яисә район Башкарма комитеты Җитәкчесе әлеге хокукый актка рәсми басылып чыккан көннән 10 көн эчендә суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы. Суд гаризаны карарга һәм гариза биргән көннән 10 көннән дә соңга калмыйча карар кабул итәргә тиеш.

5. Татарстан Республикасы Президентының (Татарстан Республикасы Премьер-министрының) район Башлыгы вазыйфасыннан читләштерү турында хокукый акты яисә район Башлыгын отставкага җибәрү турында район Советы карары нигезендә вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган район Башлыгы әлеге хокукый актка яисә карарга суд тәртибендә шикаять биргән очракта, район Советы, суд карары закон көченә кергәнче, үз составыннан район Советы тарафыннан сайланучы район Башлыгын сайлау турында карар кабул итәргә хокуклы түгел.

 

41 статья. Район Башлыгы урынбасары

 

1. Район Башлыгы тәкъдиме белән район Советы депутатлары арасыннан район Советы тарафыннан район Башлыгы урынбасары сайлана.

Район Башлыгы урынбасары яшерен яки ачык тавыш бирү юлы белән сайлана. Тавыш бирү ысулын сайлау турында карар район Советы карары белән билгеләнә.

2. Район Советы депутаты, әгәр аны сайлау өчен район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан артыгы тавыш бирсә, район Башлыгы урынбасары булып сайланган санала.

3. Район Башлыгы урынбасары район Советы регламентында билгеләнгән вазыйфаларны бүлү нигезендә функцияләр башкара, район Башлыгы йөкләмәсен үти, шул исәптән районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләргә ия.

Район Башлыгы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган яки суд карары буенча аны сак астына алу яки вазыйфасыннан вакытлыча азат итү рәвешендә процессуаль мәҗбүри итү чаралары кулланылган очракта, вакытлыча булмаганда (авыруга яки отпускка бәйле рәвештә) яки үз вазыйфаларын башкару мөмкин булмаган очракта, аның вәкаләтләрен вакытлыча  район Башлыгы урынбасары башкара.

4. Район Башлыгы район Советына даими нигездә урынбасар сайларга тәкъдим итәргә хокуклы.

5. Район Башлыгы урынбасары вәкаләтләре әлеге Уставның 35 статьясында каралган нигезләр буенча вакытыннан алда туктатыла.

6. Район Башлыгы урынбасары район Башлыгы инициативасы белән кабул ителгән район Советы карары буенча яки район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бер өлешен тәшкил иткән депутатлар төркеме таләбе буенча теләсә кайсы вакытта вазыйфадан алынырга мөмкин. Район Башлыгы урынбасарын чакыртып алу турында карар район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

7. Район Башлыгы урынбасары «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, вазыйфаларны башкарырга тиеш.

 

V бүлек. РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

42 статья. Район Башкарма комитеты – район җирле үзидарәсенең башкарма-боеру органы

 

1. Район Башкарма комитеты район җирле үзидарәсенең башкарма-боеру органы булып тора.

2. Район Башкарма комитетының рәсми атамасы – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты», кыскартылган исеме – «район Башкарма комитеты».

3. Район Башкарма комитеты район Советына, район Башлыгына һәм район халкына хисап бирә һәм контролендә тора.

4. Район Башкарма комитетының герб сурәте төшерелгән, үз исеме белән мөһере, бланклары, шулай ук граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өчен Башкарма комитетка тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе гербы төшерелгән түгәрәк мөһере бар.

5. Район Башкарма комитеты эшчәнлеген тәэмин итү чыгымнары Россия Федерациясе бюджетлары чыгымнары классификациясе нигезендә район бюджетында аерым юл белән карала.

 

43 статья. Район Башкарма комитеты структурасы

 

1. Район Башкарма комитетының структурасы район Башкарма комитеты Җитәкчесе тәкъдиме буенча район Советы тарафыннан раслана.

2. Район Башкарма комитеты структурасына район Башкарма комитеты Җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Башкарма комитетының тармак (функциональ) һәм (яки) территориаль органнары керә.

 

44 статья. Район Башкарма комитеты вәкаләтләре

 

1. Район Башкарма комитеты:

1) планлаштыру, бюджет, финанслар һәм хисап өлкәсендә:

- район бюджеты проектын (бюджет проектын һәм уртача сроклы финанс планын) төзүне тәэмин итә;

- район Советы раславына кирәкле документлар һәм материаллар белән район бюджеты проектын (бюджет проектын һәм уртача сроклы финанс планын) кертә;

- Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә бюджетара трансфертларны бүлү методикасын һәм (яки) бирү тәртибен эшли һәм раслый;

- район бюджетының үтәлешен һәм бюджет хисаплылыгын төзүне тәэмин итә, район бюджеты үтәлеше турында хисапны район Советына раслауга тапшыра;

- муниципаль бурыч белән идарә итүне тәэмин итә;

- районның комплекслы социаль-икътисадый үсеш планнары һәм программалары проектларын эшләүне тәэмин итә;

- районның комплекслы социаль-икътисадый үсеш планнары һәм программаларының үтәлеше турында хисаплар әзерләүне тәэмин итә;

- район бюджеты үтәлешен оештыра;

- район икътисады һәм социаль өлкәсе торышын характерлый торган статистик күрсәткечләр җыюны һәм күрсәтелгән мәгълүматларны законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнарына тапшыруны оештыра;

- район бюджеты средстволары хисабына җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәләрен тигезләүне тәэмин итә;

- район Советы карарлары нигезендә муниципаль кыйммәтле кәгазьләр чыгару юлы белән муниципаль бурыч алуларны, кредитлар алуны, муниципаль гарантияләр бирүне гамәлгә ашыра һәм муниципаль милекне закладка сала;

- стратегик планлаштыру өлкәсендә «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;

2) муниципаль милек белән идарә итү, район территориясендәге предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендә:

- район муниципаль милегендәге мөлкәт белән идарә итә, муниципаль милек объектларын төзү, сатып алу, куллану, алар белән эш итү һәм арендалау мәсьәләләрен хәл итә;

- район Советы карары белән билгеләнгән очракларда муниципаль милекне читләштерү, шул исәптән аны хосусыйлаштыру турында тәкъдимнәр әзерли һәм район Советы килештерүенә (раславына) кертә;

- муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр төзи, аларның эшчәнлек максатларын, шартларын һәм тәртибен билгели, аларның уставларын раслый, муниципаль казна учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итә һәм бюджет һәм автоном муниципаль учреждениеләрнең муниципаль йөкләмә үтәвен финанс белән тәэмин итә;

- муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, оешмалар белән районның икътисадый һәм социаль үсешендә хезмәттәшлек итү турында шартнамәләр төзи; район территориясендә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә төрле милек формасындагы предприятиеләр төзүгә ярдәм итә;

- муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны гамәлгә ашыра;

- бюджет һәм автоном муниципаль учреждениеләрнең муниципаль йөкләмә үтәвен финанс белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

- муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәткә түләү күләмнәрен һәм шартларын билгели;

- Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары нигезендә район Советы билгеләгән тәртиптә муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифларны билгели һәм җайга сала;

- коммуналь инфраструктура системасына тоташтыру тарифларын, коммуналь комплекс оешмаларының тоташтыруга тарифларын, коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләренә тарифларга өстәмәләрне, кулланучылар өчен бәяләргә (тарифларга) өстәмәләрне җайга сала;

- федераль законнар белән билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру өчен шартлар тудыру, шулай ук ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләгәндә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен куллану һәм оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрүне контрольдә тота;

- районның хезмәт күрсәтелә торган административ участогында полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә эшләү өчен бина бирә;

- 2017 елның 1 январена кадәр полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләп торучы хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларны үтәү чорына торак урын бирә;

- депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен махсус урыннар билгели, шулай ук депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен бирелә торган урыннар исемлеген һәм аларны бирү тәртибен билгели;

3) территориаль планлаштыру, җирдән һәм башка табигый ресурслардан файдалану, әйләнә-тирә табигать мохитен саклау өлкәсендә:

- районның территориаль планлаштыру документларын, районның башка шәһәр төзелеше документлары проектларын эшли һәм район Советы раславына кертә һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итә;

- район территориясендә гамәлгә ашырыла торган шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системаларын алып баруны гамәлгә ашыра;

- район муниципаль милегендә булган җирләрдән рациональ файдалану һәм саклауны планлаштыра һәм оештыра;

- район территориясендә җир кишәрлекләрен законнарда билгеләнгән тәртиптә бирә һәм ала;

- районның авылара территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыра;

- халыкка экологик хәл турында хәбәр итә, тиешле органнарга предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, оешмаларның әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы, табигатьтән файдалану турында законнарны бозучы гамәлләре турында хәбәр итә;

- әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җирлекара характердагы чаралар оештыра;

- район территориясендә каты коммуналь калдыкларны туплау (шул исәптән аерым туплау), җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү эшчәнлеген оештыруда катнаша;

- район территориясендә дәвалау-савыктыру урыннарын һәм җирле әһәмияттәге курортлар төзүне, үстерүне һәм саклауны тәэмин итә, шулай ук җирле әһәмияттәге аеруча сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм файдалану өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыра;

- Россия Федерациясе су законнарында билгеләнгән чикләрдә су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен гомуми файдаланудагы су объектларыннан файдалану кагыйдәләрен билгели, гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр буе полосаларына ирекле үтеп керүен тәэмин итүне дә кертеп;

- муниципаль урман контролен гамәлгә ашыра;

- район ихтыяҗлары өчен ясалма җир кишәрлекләре төзү өчен кирәкле эшләрне башкаруны тәэмин итә, федераль закон нигезендә ясалма җир кишәрлеге төзү турында шартамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрә;

- «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруны һәм территориянең карта-планын раслауны оештыра;

- планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкин булу турында хәбәрнамәләр, планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм (яки) шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын  җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкин булмау турында хәбәрнамәләр, төзелгән яки үзгәртеп корылган шәхси торак төзелеше объектының яки бакча йортының тиешле авылара территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын яки бакча йортларын төзегәндә яки реконструкцияләгәндә шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында закон таләпләренә туры килүе яки килмәве турында хәбәрнамәләр җибәрә;

- Россия Федерациясе граждан законнары нигезендә авылара территориядә урнашкан үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар, максатчан билгеләнеше буенча кулланылмаган яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган һәм авылара территориядә урнашкан җир кишәрлеген тартып алу турында карар кабул итү, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтүне яисә аны билгеләнгән таләпләргә туры китерүне гамәлгә ашыра;

- авылара территориядә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирә;

- Россия Федерациясенең су законнары белән билгеләнгән чикләрдә су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен гомуми файдаланудагы су объектларыннан файдалану кагыйдәләрен билгели, халыкка аларны куллану чикләүләре турында хәбәр итә;

- «Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруны оештыра һәм территориянең карта-планын раслый;

4) төзелеш, транспорт һәм элемтә өлкәсендә:

- район территориясендә торак төзелеше өчен шартлар тудыруны тәэмин итә;

- район чикләрендә торак пунктлардан читтә урнашкан җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруны тәэмин итә, район чикләрендә торак пунктлардан читтә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль  контрольне гамәлгә ашыра, юл хәрәкәтен оештыра һәм аларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә, шулай ук автомобиль юлларыннан файдалану һәм юл эшчәнлеген Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашыру өлкәсендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра; 

- халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыра һәм муниципаль транспорт оешмалары төзү яки халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә шәхси һәм башка транспорт предприятиеләре һәм оешмаларын шартнамә нигезендә җәлеп итү юлы белән, район чикләрендәге җирлекләр арасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруны тәэмин итә;

- район чикләрендәге торак пунктлар арасында халыкка хезмәт күрсәтүче җәмәгать транспортының маршрутларын, хәрәкәт графигын, тукталыш урыннарын раслый яки килештерә;

- район чикләрендәге торак пунктлардан читтә җәмәгать транспорты тукталышлары өчен бүлеп бирелгән урыннарны төзекләндерүне тәэмин итә;

- җирлекләрне элемтә хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

5) торак-коммуналь, көнкүреш, сәүдә һәм башка төр хезмәт күрсәтү өлкәсендә, шулай ук төзекләндерү һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә:

- энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өлкәсендә муниципаль программаларны гамәлгә ашыра;

- район чикләрендә биналары муниципаль торак фонды булган күпфатирлы йортларга энергетик тикшерү үткәрүне оештыра; энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында законнарда каралган башка чаралар оештыра һәм үткәрә;

- район чикләрендә җирлекләрне электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыра;

- су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә «Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында» 2011 елның 7 декбрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;

- «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы Федераль законда каралган җылылык белән тәэмин итүне оештыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыра;

- район составына керүче җирлекләрне җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

- җирлекара китапханәләрнең халыкка китапханә хезмәте күрсәтүен, аларның китапханә фондларын туплау һәм саклауны тәэмин итүне оештыра;

- ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыра һәм җирлекара җирләү урыннарын карап тотуны тәэмин итә;

- муниципаль район составына керүче җирлекләрдә җирле традицион халык сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыра;

- муниципаль район составына керүче җирлекләрне ял оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тәэмин итә;

- җирлекләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен шартлар тудыра, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итә, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга, хәйрия эшчәнлегенә һәм ирекле ярдәмчелеккә (волонтерлыкка) ярдәм күрсәтә;

- район территориясендә физик культура, мәктәп спорты һәм массакүләм спорт үсеше өчен шартлар тәэмин итә, муниципаль районның рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын үткәрүне оештыра;

- «Реклама турында» 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын раслый, район территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирә, мондый рөхсәтләрне юкка чыгара, район территориясендә үз белдеге белән урнаштырылган реклама конструкцияләрен сүтү турында күрсәтмәләр бирә;

- район җирлекләре милкендә булган мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауны, куллануны һәм популярлаштыруны, район территориясендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауны тәэмин итә;

- «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законда каралган җылылык белән тәэмин итүне оештыру буенча вәкаләтләргә ия;

- район составына керүче җирлекләрне җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

- китапханәләрнең халыкка китапханә хезмәте күрсәтүен, китапханә фондларын туплауны һәм аларның сакланышын тәэмин итүне оештыра;

- ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыра һәм җирләү урыннарын карап тотуны тәэмин итә;

- муниципаль район составына керүче  җирлекләрдә җирле традицион халык сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыра, районда халык сәнгате кәсепләрен саклап калу, торгызу һәм үстерүдә катнаша;

- муниципаль район составына керүче җирлекләрне ял оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тәэмин итә;

- җирлекләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен шартлар тудыра, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итә;

- район территориясендә физик культура, мәктәп спорты һәм массакүләм спортны үстерүне тәэмин итә, районның рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын үткәрүне оештыра;

- муниципаль район территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт бирә, мондый рөхсәтләрне юкка чыгара, муниципаль район территориясендә үз белдеге белән яңа урнаштырылган реклама конструкцияләрен сүтү турында күрсәтмәләр бирә;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;

- район җирлекләрендә яшәүче һәм торак урыннарына мохтаҗ аз керемле гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итә, муниципаль торак фондын төзүне һәм карап тотуны оештыра, торак төзелеше өчен шартлар тудыра, муниципаль торак контролен, шулай ук җирле үзидарә органнарының торак законнары нигезендә башка вәкаләтләрен гамәлгә ашыра;

- район җирлекләре милкендә булган мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауны, куллануны һәм популярлаштыруны, район территориясендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауны тәэмин итә;

- җирлек территориясендә авария-коткару хезмәтләрен һәм (яки) авария-коткару формированиеләрен төзи һәм карап тотуны, эшчәнлеген оештыруны тәэмин итә;

- җирлек халкының массакүләм ялы өчен шартлар тудыра һәм халык күпләп ял итә торган урыннарны төзекләндерүне оештыра;

- мәдәни объектларны саклауны, файдалануны һәм популярлаштыруны тәэмин итә;

6) мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә:

- муниципаль мәгариф оешмаларында төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне оештыру (федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш), муниципаль мәгариф оешмаларында балаларга өстәмә белем бирүне оештыру (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнары тарафыннан финанс ягыннан тәэмин ителә торган өстәмә белемнән тыш), балаларны карап тәрбияләү һәм карау өчен шартлар тудыру, муниципаль мәгариф оешмаларында балаларны карап тәрбияләү, шулай ук үз вәкаләтләре чикләрендә каникул вакытында балаларның ялын оештыруны тәэмин итү буенча, аларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү чараларын да кертеп, чараларны гамәлгә ашыра;

- гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләренең территориаль программасы нигезендә муниципаль район территориясендә (Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган, халкы башкарма хакимиятнең аерым территорияләр халкын медик-санитар тәэмин итү буенча функцияләрне башкаручы федераль органының ведомство буйсынуындагы медицина оешмаларында медицина ярдәме белән тәэмин ителүче территорияләр исемлегенә кергән җирлек территорияләреннән тыш) халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыра;

- балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җирлекара характердагы чаралар оештыра һәм гамәлгә ашыра;

7) гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау, законлылыкны тәэмин итү, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә:

- район территориясендә законнар, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары актлары үтәлешен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итә;

- җирле үзидарә органнарының хокукларын бозучы дәүләт хакимияте органнарының һәм дәүләт вазыйфаи затларының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, оешмаларның актларына карата билгеләнгән тәртиптә, шул исәптән судта яки арбитраж судта шикаять бирә;

- федераль закон нигезендә муниципаль милиция тарафыннан җәмәгать тәртибен саклауны оештыруны тәэмин итә;

- район чикләрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм ликвидацияләүдә катнаша;

- территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, район халыкын һәм  территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау чараларын оештыра һәм тормышка ашыруны тәэмин итә; гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен җирле финанс һәм матди ресурслар резервларын булдыруны тәэмин итә;

- район территориясендә урнашкан муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрне мобилизацион әзерләү чараларын оештыра һәм тормышка ашыра;

- үз вәкаләтләре чикләрендә һәм билгеләнгән тәртиптә халыкка гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яки барлыкка килүе турында вакытында хәбәр итүне тәэмин итә;

- су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча чараларны тормышка ашыруны тәэмин итә;

- җирле референдумны әзерләү һәм үткәрүне, район чикләрен үзгәртү, үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирүне оештыра һәм матди-техник яктан тәэмин итә;

- үз вәкаләтләре чикләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук район территориясендә террорчылык һәм экстремизм күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) ликвидацияләү буенча чаралар күрүне тәэмин итә;

- район чикләрендә коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыра;

- милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, район территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының телләрен һәм мәдәниятен үстерүгә, төп яшәүче булган аз санлы халыкларның һәм башка милли азчылыкларның хокукларын тормышка ашыруга, мигрантларның социаль һәм мәдәни адаптациясен тәэмин итүгә, милләтара (этникара) конфликтларны профилактикалауга юнәлтелгән чаралар эшли һәм гамәлгә ашыра;

- муниципаль районның хезмәт күрсәтелә торган административ участогында полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә эшләү өчен бина бирә;

- полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләп торучы хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларны үтәү чорына торак урын бирә;

8) федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өлкәсендә:

- федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә районның җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен башкара;

- дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен бирелгән матди һәм финанс чараларының хисабын алып бара һәм тиешле файдалануын тәэмин итә;

- тиешле федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында хисаплар тапшыра;

- район Советы карарлары нигезендә бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен, район җирле үзидарә органнары карамагында булган матди ресурслардан һәм финанс чараларыннан өстәмә файдалануны тәэмин итә;

- Россия Федерациясенең су законнарында билгеләнгән чикләрдә район чикләрендә урнашкан су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра; 

9) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә:

- җирлек халкының массакүләм ялы өчен шартлар тудыра һәм халыкның күпләп ял итү урыннарын төзекләндерә;

- авыл җирлекләре чикләрендә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә халыкны электр, җылылык һәм газ белән тәэмин итүне оештыра;

- бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма тарафыннан җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яки) модернизацияләү буенча йөкләмәләр үтәлешенә  муниципаль контрольне гамәлгә ашыра;

- авыл җирлекләренең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә, шул исәптән парковкалар (парковка урыннары) булдыру һәм эшләп торуын тәэмин итүне кертеп, авыл җирлекләренең торак пунктлары чикләрендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль  контрольне гамәлгә ашыра, юл хәрәкәтен оештыра, шулай ук автомобиль юлларыннан файдалану һәм юл эшчәнлеген  гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе законнары нигезендә башка вәкаләтләрне башкара;

- авыл җирлекләрендә яшәүче һәм торак урыннарына мохтаҗ аз керемле гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итүне оештыра, муниципаль торак фондын төзүне һәм карап тотуны оештыра, торак төзелеше өчен шартлар тудыра, муниципаль торак контролен, шулай ук җирле үзидарә органнарының торак законнары нигезендә башка вәкаләтләрен гамәлгә ашыра;

- халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыра һәм авыл җирлекләре чикләрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруны тәэмин итә;

- үз вәкаләтләре чикләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук авыл җирлекләре территориясендә террорчылык һәм экстремизм күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) ликвидацияләү буенча чаралар күрүне тәэмин итә;

- авыл җирлекләре чикләрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм бетерүдә катнаша;

- халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне, авыл җирлекләре китапханәләренең китапханә фондларының сакланышын тәэмин итүне һәм туплауны оештыра;

- авыл җирлекләре милкендә булган мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауны, куллануны һәм популярлаштыруны, авыл җирлекләре территориясендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклауны тәэмин итә;

- җирле традицион халык сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыра, авыл җирлекләрендә халык сәнгатен саклап калу, торгызу һәм үстерүдә катнаша;

- авыл җирлекләрен территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, авыл җирлекләренең башка шәһәр төзелеше документлары проектларын эшли һәм район Советы раславына кертә һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итә, төзелешкә рөхсәтләр  (Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында, башка федераль законнарда каралган очраклардан тыш), авыл җирлекләре территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзүне, реконструкцияләүне гамәлгә ашырганда объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирә, авыл җирлекләрен шәһәр төзелеше проектлауның җирле нормативларын раслый, муниципаль ихтыяҗлар өчен җирләрне резервлый һәм авыл җирлекләре чикләрендә җир кишәрлекләрен ала, авыл җирлекләре чикләрендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыра, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда биналарны, корылмаларны карау һәм мондый тикшерүләр барышында ачыкланган бозуларны бетерү турында рекомендацияләр бирә, планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкин булу турында хәбәрнамә,  планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм (яки) шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкин булмау турында хәбәрнамә, җирлекләр территорияләрендә урнашкан шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзегәндә яки реконструкцияләгәндә төзелгән яки реконструкцияләнгән шәхси торак төзелеше объектының яки бакча йортының  шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында закон таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәрнамә, максатчан билгеләнеше буенча кулланылмый яки Россия Федерациясе законнарын бозып кулланылучы  җир кишәрлеген алу турында карар җибәрә, үз белдеге белән төзелгән корылманы сүтү яки аны Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше белән каралган очракларда билгеләнгән таләпләргә туры китерү;

- муниципаль урман контролен гамәлгә ашыра;

- территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, авыл җирлекләре халкын һәм территорияләрен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын оештыра һәм тормышка ашыруны тәэмин итә;

- авыл җирлекләре территорияләрендә авария-коткару хезмәтләрен һәм (яки) авария-коткару формированиеләрен төзүне, карап тотуны һәм эшчәнлеген оештыруны тәэмин итә;

- авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча чараларны тормышка ашыруны тәэмин итә;

- авыл җирлекләре территориясендә дәвалау-савыктыру урыннарын һәм җирле әһәмияттәге курортларны булдыра, үстерүне һәм саклауны тәэмин итә, җирле әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм файдалану өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыра;

- Россия Федерациясенең су законнары белән билгеләнгән чикләрдә су объектлары милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, халыкка аларны куллану чикләүләре турында хәбәр итә;

- муниципаль урман контролен гамәлгә ашыра;

- полициянең участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә җирлекләрнең хезмәт күрсәтелә торган административ участогында эшләү өчен бина бирә;

- 2017 елның 1 январена кадәр полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләп торучы хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларны үтәү чорына торак урыны бирә;

- Коммерциясез оешмалар турында» 1996 елның 12 январендагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 31.1 һәм 31.3 статьяларында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм күрсәтә;

- авыл җирлекләре ихтыяҗлары өчен ясалма җир кишәрлекләре төзү өчен кирәкле эшләрне башкаруны тәэмин итә, федераль закон нигезендә ясалма җир кишәрлеге төзү турында шартамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрә;

- авыл җирлекләре чикләрендә коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыра;

- «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июнендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә авыл җирлекләре территориясендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруда катнаша;

10) башка вәкаләтләр:

- муниципаль хезмәтләр реестрын формалаштыру һәм алып бару тәртибен билгели;

- муниципаль архив эшчәнлеген тәэмин итә;

- үз вәкаләтләре чикләрендә федераль законнар нигезендә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыра;

- адресация объектларына адреслар бирә, адресларны үзгәртә, юкка чыгара, урам-юл челтәре элементларына (федераль әһәмияттәге автомобиль юлларыннан, төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларыннан тыш), районның авылара территориясе чикләрендә планлаштыру структурасы элементларына исемнәр бирә, мондый атамаларны үзгәртә, юкка чыгара, дәүләт адрес реестрында мәгълүмат урнаштыра;

- Россия Федерациясендә муниципаль-шәхси партнерлык өлкәсендә ачык партнер булып тора һәм «Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясы 2 өлешендә каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган булып тора;

- районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләре буенча, законнар, әлеге Устав, район Советы карарлары белән район Советы, район Башлыгы яки башка җирле үзидарә органнары компетенциясенә кертелгән вәкаләтләрдән тыш, башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

2. Район Башкарма комитеты районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә кертелмәгән мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

- район музейларын булдыра;

- опека һәм попечительлек эшчәнлеген тормышка ашыруда катнаша;

- район территориясендә җирле милли-мәдәни автномияләрнең хокукларын гамәлгә ашыру белән бәйле эшчәнлекне тормышка ашыру өчен шартлар тудыра;

- район территориясендә Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешенә һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтә;

- 2008 елның 31 декабренә торышы буенча алар карамагында булган югары белем бирү муниципаль мәгариф оешмаларын гамәлгә куючы функцияләрен гамәлгә ашыра;

- туризмны үстерү өчен шартлар тудыра;

- кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать контролен гамәлгә ашыручы иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренә ярдәм күрсәтә һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларга ярдәм күрсәтә;

- «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә инвалидларның иҗтимагый берләшмәләренә, шулай ук гомумроссия инвалидлар иҗтимагый берләшмәләре оештырган оешмаларга ярдәм күрсәтә;

- «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» 2012 елның 20 июлендәге 1251-ФЗ номерлы Федераль законда каралган чараларны гамәлгә ашыра;

- авылара территориядә урнашкан торак пунктта нотариус булмаганда, законнарда каралган нотариаль гамәлләр кыла;

- федераль законнар белән билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру, шулай ук ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләгәндә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен куллану өчен шартлар тудыра һәм оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрүне контрольдә тота;

12) «Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы Федераль законда каралган хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыра;

- инвалидларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның физик культурасы һәм спорты, адаптив физик культура һәм адаптив спорт үсешенә ярдәм күрсәтә;

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе законында каралган кулланучылар хокукларын яклау чараларын тормышка ашыра;

- полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләүче хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфа буенча бурычларны үтәү чорына торак урын бирә;

- алкогольдән, наркотиктан яки башка агулы матдәләрдән исерек хәлдә булган затларга ярдәм күрсәтү буенча чараларны гамәлгә ашыра:

- «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законда каралган стратегик планлаштыру өлкәсендә.

3. Район Башкарма комитеты районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләре буенча, законнар, әлеге Устав, район Советы карарлары белән район Советы, район Башлыгы яки башка җирле үзидарә органнары компетенциясенә кертелгән вәкаләтләрдән тыш, башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

4. Район Башкарма комитеты муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган булып тора.

Муниципаль контроль өлкәсендә район Башкарма комитеты вәкаләтләренә керә:

1) тиешле территориядә муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру. Муниципаль контроль төрләре һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органнары исемлеге район Советы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә алып барыла;

2) җирле үзидарә органнарына гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелгән региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру;

3) эшчәнлекнең тиешле өлкәләрендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыруның административ регламентларын эшләү, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары тарафыннан раслана торган типлаштырылган административ регламентлар нигезендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) (аны гамәлгә ашыру вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына бирелгән) гамәлгә ашыруның административ регламентларын эшләү. Күрсәтелгән административ регламентларны эшләү һәм кабул итү Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла;

4) тиешле эшчәнлек өлкәләрендә муниципаль контрольнең нәтиҗәлелегенә мониторинг оештыру һәм үткәрү, аны үткәрү күрсәткечләре һәм методикасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана;

5) федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында һәм башка норматив актларында каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.

Муниципаль контрольне турыдан-туры гамәлгә ашыру функцияләре район Башкарма комитеты органнарына мондый органнарның статусын билгеләүче хокукый актлар нигезендә йөкләнергә мөмкин.

Муниципаль контроль төрләрен оештыру һәм гамәлгә ашыру «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына.

5. Район Башкарма комитеты террорчылыкны профилактикалауда, шулай ук аның күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) ликвидацияләүдә катнашу буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

1) террорчылыкны профилактикалау, шулай ук аның күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) ликвидацияләү өлкәсендә муниципаль программалар эшли һәм тормышка ашыра;

2) муниципаль берәмлекләрдә террорчылыкның асылын һәм аның иҗтимагый куркынычын аңлату буенча, шулай ук гражданнарда террорчылык идеологиясенә тискәре караш формалаштыру, шул исәптән мәгълүмати материаллар, басма продукция тарату, аңлату эшләре алып бару һәм башка чаралар үткәрү юлы белән мәгълүмати-пропаганда чараларын оештыра;

3) террорчылыкны профилактикалау, шулай ук аның күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) ликвидацияләү буенча федераль башкарма хакимият органнары һәм (яки) Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан оештырыла торган  чараларда катнаша;

4) муниципаль милектәге яки җирле үзидарә органнары карамагында булган объектларның террорчылыкка каршы якланышына карата таләпләрне үтәүне тәэмин итә;

5) террорчылыкны профилактикалауда, шулай ук аның күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерүдә һәм (яки) ликвидацияләүдә катнашу мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына җибәрә;

6) террорчылыкны профилактикалауда, шулай ук аның күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерүдә һәм (яки) ликвидацияләүдәт катнашу буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

 

45 статья. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе

 

1. Район Башкарма комитетына район Башкарма комитеты Җитәкчесе җитәкчелек итә.

2. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе әлеге вазыйфага контракт буенча билгеләнүче җирле үзидарә вазыйфаи заты булып тора.

3. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе үз вәкаләтләрен даими нигездә башкара.

4. Аерым оештыру-боеру функцияләрен гамәлгә ашыру өчен, район Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасарлары бар.

Район Башлыгы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган яки суд карары буенча аны сак астына алу яки вазыйфасыннан вакытлыча азат итү рәвешендә процессуаль мәҗбүри итү чаралары кулланылган очракта, вакытлыча булмаганда (авыруга яки отпускка бәйле рәвештә) яки үз вазыйфаларын башкару мөмкин булмаган очракта, аның вәкаләтләрен район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасарларының берсе вакытлыча билгеләнгән бурычлар нигезендә башкара.

5. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе эшмәкәрлек, шулай ук башка түләүле эшчәнлек белән, укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлекләрдән тыш, шөгыльләнә алмый. Шуның белән бергә, укытучылык, фәнни һәм башка төрле иҗади эшчәнлек чит ил дәүләтләре, халыкара һәм чит ил оешмалары, чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар средстволары хисабына финанслана алмый, әгәр дә Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса; район Башкарма комитеты Җитәкчесе идарә органнары, попечительлек һәм күзәтчелек советлары, чит ил коммерциясез, хөкүмәткә карамаган башка органнар һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә эшләүче структура подразделениеләре составларына керергә хокуклы түгел, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсе яки Россия Федерациясе законнары белән башкасы каралмаган булса.

6. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, вазыйфаларны башкарырга тиеш.

 

46 статья. Район Башкарма комитеты Җитәкчесен билгеләү тәртибе

 

1. Район Башкарма комитеты Җитәкчесен билгеләү конкурс нигезендә башкарыла.

Конкурс шартлары, аны үткәрү датасы, вакыты һәм урыны турында белешмәләр, контракт проекты массакүләм мәгълүмат чараларында конкурс уздырылганчы 20 көн алдан басылып чыгарга тиеш.

2. Конкурсны үткәрү өчен конкурс комиссиясе төзелә. Конкурс комиссиясе әгъзаларының гомуми саны район Советы тарафыннан билгеләнә.

Конкурс комиссиясе әгъзаларының яртысы район Советы, ә икенче яртысы Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тарафыннан билгеләнә.

3. Зат район Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасына конкурс нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан район Советы тарафыннан билгеләнә.

4. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе өчен контракт шартлары район Советы тарафыннан раслана. Федераль закон яисә Татарстан Республикасы законы белән районның җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләре тапшырылганда, контрактка мәҗбүри тәртиптә Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән шартлар кертелә.

5. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе белән контрактны район Башлыгы төзи.

 

47 статья. Район Башкарма комитеты Җитәкчесенең вәкаләтләр срогы

 

1. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе әлеге вазыйфага затны билгеләү турында карар кабул иткән район Советы вәкаләтләре срогына билгеләнә һәм 5 ел тәшкил итә. 

2. Район Советы вәкаләтләре срогы узгач, район Башкарма комитеты Җитәкчесе үз вәкаләтләрен билгеләнгән тәртиптә район Башкарма комитетының яңа Җитәкчесе билгеләнгәнче дәвам итә.

 

48 статья. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе вәкаләтләре

 

Башкарма комитет Җитәкчесе:

1) район Башкарма комитеты эшчәнлегенә җитәкчелек итә һәм район Башкарма комитеты вәкаләтләренә кергән вәкаләтләрне башкарган өчен шәхси җаваплылыкка ия;

2) район Советы, район Башлыгы, районның башка җирле үзидарә органнары һәм башка муниципаль берәмлекләр, дәүләт хакимияте органнары, гражданнар һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә район Башкарма комитеты исеменнән эш йөртә;

3) район Советы каравына район бюджеты проектларын һәм аның үтәлеше турында хисапларны тәкъдим итә;

4) район Советы каравына районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясе проектларын һәм аларның үтәлеше турында хисапларны тәкъдим итә;

5) район Советы раславына Башкарма комитет структурасы проектын кертә, расланган структура нигезендә хезмәткәрләрнең билгеләнгән чик саны һәм хезмәткә түләү фонды белән район Башкарма комитетының штат расписаниесен раслый;

6) район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасарларын билгели һәм вазыйфадан азат итә, алар арасында вазыйфаларны бүлә, муниципаль хезмәткәрләрне һәм район Башкарма комитетының башка хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, аларның эшчәнлеген контрольдә тота, аларга карата кызыксындыру һәм дисциплинар җаваплылык чараларын куллана;

7) расланган бюджет нигезендә үз вәкаләтләре чикләрендә район средстволары белән эш итә;

8) район Советы карарлары нигезендә муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне чыгару юлы белән муниципаль бурыч алуларны, кредитлар алуны, муниципаль милекне залогка тапшыруны һәм муниципаль гарантияләр бирүне гамәлгә ашыра;

9) федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен район Башкарма комитеты тарафыннан башкаруны гамәлгә ашыра һәм (яисә) гамәлгә ашыруны тәэмин итә, аларның үтәлеше өчен шәхси җаваплылыкка ия; тиешле законнар нигезендә һәм аларны үтәү йөзеннән тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча хокукый актлар чыгара;

10) район Башкарма комитеты компетенциясенә кертелгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча хокукый актлар, шулай ук Башкарма комитет эшен оештыру мәсьәләләре буенча хокукый актлар чыгара;

11) елына кимендә бер тапкыр яки район Башлыгы, район Советы таләбе буенча район Советына үз эшчәнлеге һәм Башкарма комитет эшчәнлеге турында хисап бирә;

12) район Башкарма комитеты эшчәнлеге турында даими рәвештә халыкка хәбәр итә, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны кабул итүне оештыра, айга кимендә бер тапкыр гражданнарны шәхси кабул итә, гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карый, алар буенча карарлар кабул итә;

13) дәүләт һәм башка органнарда район мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау буенча чаралар күрә, район Башкарма комитеты исеменнән судка гариза бирә, ышанычнамәләр бирә;

14) район Башкарма комитеты органнары турында нигезләмәләрнең проектларын район Советына раслауга тәкъдим итә;

15) район Советы билгеләгән тәртиптә район Башкарма комитеты органнары җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә;

16) район Башлыгы тәкъдиме белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисен, районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгели һәм аларның отставкасын кабул итә;

17) район Советы контролендә һәм алар алдында хисап тота;

18) җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә;

19) Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылу, чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге бирә торган Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы туктатылу, Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил гражданлыгын яисә яшәүгә рөхсәт алу, яисә Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил территориясендә даими яшәү хокукын бирүче башка документ алу турында бу хакта аңа билгеле булган көндә, әмма Россия Федерациясе гражданлыгы яки чит ил гражданлыгы туктатылган яисә чит ил гражданлыгы (гражданлыгы) алу яисә әлеге пунктта каралган яшәүгә рөхсәт яисә башка документ алу көненнән биш эш көненнән дә соңга калмыйча, язма формада муниципаль берәмлек башлыгына хәбәр итәргә бурычлы;

20) законнар, әлеге Устав, район Советы карарлары һәм төзелгән контракт нигезендә башка вәкаләтләр башкара.

 

49 статья. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

 

1. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе вәкаләтләре түбәндәге очракта вакытыннан алда туктатыла:

1) үлгәндә;

2) үз теләге белән отставкага киткәндә;

3) әлеге статьяның 2 яки 3 өлеше нигезендә контрактны өзгәндә;

4) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 74 статьясы нигезендә вазыйфадан баш тартканда;

5) суд тарафыннан эшкә сәләтсез яки эшкә сәләте чикле дип танылганда;

6) суд тарафыннан хәбәрсез югалган һәм вафат булган дип танылганда; 

7) аңа карата судның гаепләү карары законлы көченә кергәндә;

8) Россия Федерациясеннән читкә даими яшәү өчен күчкәндә;

9) Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылганда, чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге бирә торган Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы туктатылганда, Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил гражданлыгын яисә яшәүгә рөхсәт алганда, яисә Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил территориясендә даими яшәү хокукын бирүче башка документ алганда, әгәр башкасы Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә каралмаса; 

10) хәрби хезмәткә яки аны алмаштыручы альтернатив гражданлык хезмәтенә чакырылганда; 

11) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясы нигезендә гамәлгә ашырыла торган районны үзгәртү;

12) район чикләре үзгәрүгә бәйле рәвештә, район сайлаучылары санының 25 проценттан да артуы;

13) район Башкарма комитеты Җитәкчесе вәкаләтләрен башкаручының район Башлыгы вазыйфасына күчүе;

14) гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру өчен таләп ителгән муниципаль норматив хокукый актны бастырып чыгару срогын бозу;

15) «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау.

2. Башкарма комитет Җитәкчесе белән контракт яклар килешүе буенча яки суд тәртибендә түбәндәгеләрнең гаризасы нигезендә өзелергә мөмкин:

1) җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы өлешендә контракт шартларын бозуга бәйле рәвештә, шулай ук әлеге Уставның 45 статьясы 5 өлешендә билгеләнгән чикләүләрне үтәмәүгә бәйле рәвештә, район Советының яисә район Башлыгы;

2) Татарстан Республикасы Президентының (Татарстан Республикасы Премьер-министрының) – федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә контракт шартларын бозуга бәйле рәвештә, шулай ук әлеге Уставның 45 статьясы 5 өлешендә билгеләнгән чикләүләрне үтәмәүгә бәйле рәвештә;

3) район Башкарма комитет Җитәкчесе – районның җирле үзидарә органнары һәм (яки) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан контракт шартларын бозуга бәйле рәвештә.

3. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе белән контракт суд тәртибендә Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) гаризасы нигезендә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәүгә, вазыйфаларны башкармауга бәйле рәвештә өзелергә мөмкин.

 

VI бүлек. РАЙОН СОВЕТЫ, РАЙОН БАШЛЫГЫ ҺӘМ РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ ҮЗАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

 

50 статья. Район Советы, район Башлыгы һәм район Башкарма комитетының үзара хезмәттәшлеге нигезләре

 

1. Әлеге Устав белән билгеләнгән вәкаләтләрне бүлү нигезендә район Советы, район Башлыгы һәм район Башкарма комитеты үз вәкаләтләрен мөстәкыйль гамәлгә ашыралар.

2. Район Советы һәм район Башкарма комитеты районның икътисадый һәм социаль үсеш процесслары белән нәтиҗәле идарә итү максатында һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә законнарда, әлеге Уставта билгеләнгән формаларда хезмәттәшлек итәргә тиеш.

3. Район Советы һәм район Башкарма комитеты кабул ителгән хокукый актларны кул куйган көннән җиде көн эчендә бер-берсенә җибәрәләр.

4. Район Советы, район Башлыгы район Башкарма комитеты Җитәкчесенә район Башкарма комитеты Җитәкчесенең, район Башкарма комитетының башка вазыйфаи затларының хокукый актларын кабул итү, гамәлдән чыгару, үзгәртү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, шулай ук аларга суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы.

5. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе район Советына, район Башлыгына район Советының, район Башлыгының хокукый актларын кабул итү, гамәлдән чыгару, үзгәртү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, шулай ук аларга суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы.

6. Район Башлыгы район Башкарма комитеты Җитәкчесенә район Советының эш планнарын һәм район Советы карарлары проектларын район Советы регламентында билгеләнгән тәртиптә җибәрә.

7. Район Советы утырышларында, аның органнары утырышларында, район Башлыгы үткәрә торган утырышларда киңәш бирү тавышы хокукы белән район Башкарма комитеты Җитәкчесе, аның урынбасарлары яки алар вәкаләт биргән затлар катнаша ала. Район Башкарма комитетының вазыйфаи затлары, язма чакыру булганда, Район Советы утырышларында катнашырга тиеш.

8. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе үткәргән утырышларда район Башлыгы, район Советы депутатлары катнашырга хокуклы.

 

51 статья. Районның җирле үзидарә органнары арасында бәхәсләрне хәл итү

 

Районның җирле үзидарә органнары арасында аларның вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бәхәсләр килештерү процедураларын үткәрү юлы белән яисә суд тәртибендә хәл ителә.

 

VII бүлек. РАЙОННЫҢ БАШКА ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ

 

52 статья. Районның Контроль-хисап палатасы

 

1. Район Контроль-хисап палатасы даими эшләүче тышкы муниципаль финанс контроле органы булып тора һәм район Советы тарафыннан төзелә.

2. Район Контроль-хисап палатасы рәистән, рәис урынбасарыннан һәм аудиторлардан тора.

Контроль-хисап палатасы рәисе муниципаль вазыйфаны били, контроль-хисап палатасы инспекторы муниципаль хезмәткәр булып тора.

3. Район Контроль-хисап палатасын оештыру һәм аның эшчәнлек тәртибе, вәкаләтләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 2011 елның 7 февралендәге 6-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законнар, башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, муниципаль норматив хокукый актлар белән билгеләнә.

Федераль законнарда билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә районның Контроль-хисап палатасын оештыру һәм эшчәнлеген хокукый җайга салу шулай ук Татарстан Республикасы законнары белән гамәлгә ашырыла.

 

53 статья. Районның Финанс-бюджет палатасы

 

1. Район Финанс-бюджет палатасы җирле үзидарәнең түбәндәгеләрне гамәлгә ашыручы даими эшләүче финанс органы булып тора:

- район бюджеты проектын (бюджет проектын һәм уртача сроклы финанс планын) төзү;

- район бюджеты проектын (бюджет проектын һәм уртача сроклы финанс планын) кирәкле документлар һәм материаллар белән раслауга район Советына кертү өчен  район Башкарма комитетына тәкъдим итү;

- район бюджеты үтәлешен оештыру;

- бюджет хисабын төзү тәртибен билгеләү;

- җирле үзидарә финанс органының Россия Федерациясе Бюджет кодексында һәм (яисә) аның нигезендә кабул ителә торган районның бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган муниципаль норматив хокукый актларында билгеләнгән бюджет вәкаләтләре.

2. Район Финанс-бюджет палатасы җирле үзидарә финанс органы вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда район Башкарма комитетына хисап тота.

3. Район Финанс-бюджет палатасы үз эшчәнлеген законнар, әлеге Устав һәм муниципаль норматив хокукый актлар нигезендә башкара.

Район Финанс-бюджет палатасы рәисе район Башлыгы тәкъдиме белән Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Район Финанс-бюджет палатасы рәисе вазыйфага Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән квалификация таләпләренә җавап бирүче затлардан билгеләнә.

4. Район Финанс-бюджет палатасы рәисе район җирле үзидарәсенең вазыйфаи заты булып тора, район финанс органы эшчәнлегенә җитәкчелек итә һәм аның эшен оештыра.

5. Район финанс-бюджет палатасының район гербы төшерелгән һәм үз исеме язылган мөһере, бланклары бар.

6. Районның финанс-бюджет палатасы эшчәнлеген тәэмин итү чыгымнары район бюджетында Россия Федерациясе бюджетлары чыгымнары классификациясе нигезендә аерым юл белән карала.

 

54 статья. Районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы

 

1. Район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы үз вәкаләтләре чикләрендә муниципаль милек белән, шул исәптән район милкендә булган җир кишәрлекләре, акцияләр, хуҗалык җәмгыятьләренең устав капиталларында өлешләр (кертемнәр) белән идарә итүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органы булып тора.

Район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә муниципаль милек реестрын алып бара.

Район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы үз вәкаләтләрен тормышка ашырганда район Башкарма комитетына хисап тота.

2. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы үз эшчәнлеген законнар, әлеге Устав һәм муниципаль норматив хокукый актлар нигезендә башкара.

3. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе район Башлыгы тәкъдиме белән район Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан билгеләнә.

4. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе район җирле үзидарәсенең вазыйфаи заты булып тора, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлегенә җитәкчелек итә һәм аның эшен оештыра.

5. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының район гербы төшерелгән һәм үз исеме язылган мөһере, бланклары бар.

6. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлеген тәэмин итү чыгымнары район бюджетында Россия Федерациясе бюджетларының чыгымнар классификациясе нигезендә аерым юл белән карала.

 

VIII бүлек. САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ

 

55 статья. Район сайлау комиссиясе

 

1. Район сайлау комиссиясе муниципаль сайлауларны, җирле референдумны, район Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, район Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирүне, район чикләрен үзгәртү, районны үзгәртү мәсьәләләре буенча тавыш бирүне оештыра.

2. Район сайлау комиссиясе җирле үзидарә органнары структурасына керми торган муниципаль орган булып тора.

3. Район сайлау комиссиясе «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы белән билгеләнгән тәртиптә район Советы тарафыннан төзелә.

4. Район сайлау комиссиясенең вәкаләтләр срогы биш ел тәшкил итә.

5. Район сайлау комиссиясе хәлиткеч тавыш хокукына ия 8 әгъза составында төзелә.

6. Район сайлау комиссиясе эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү район бюджетында Россия Федерациясе бюджетларының чыгымнар классификациясе нигезендә аерым юл белән карала.

7. Район сайлау комиссиясенең вәкаләтләре, аның эшчәнлеге тәртибе һәм гарантияләре федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге устав белән җайга салына. Район сайлау комиссиясенең вәкаләтләре район Советы мөрәҗәгате нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча территориаль сайлау комиссиясенә йөкләнергә мөмкин.

 

IX бүлек. МУНИЦИПАЛЬ ХЕЗМӘТ УЗУ ҺӘМ МУНИЦИПАЛЬ ВАЗЫЙФАЛАРНЫ БИЛӘҮ

 

56 статья. Гомуми нигезләмәләр

 

1. Муниципаль хезмәт – хезмәт шартнамәсен (контрактын) төзү юлы белән биләнә торган муниципаль хезмәт вазыйфаларында даими нигездә гамәлгә ашырыла торган гражданнарның һөнәри эшчәнлеге.

2. Муниципаль хезмәт вазыйфалары Татарстан Республикасы законы белән расланган Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры нигезендә муниципаль хокукый актлар белән билгеләнә.

3. Муниципаль хезмәтне финанслау район бюджеты хисабына башкарыла.

4. Россия Федерациясе дәүләт телен белгән гражданнар муниципаль хезмәткә тигез хокуклы һәм җенесенә, расасына, милләтенә, чыгышына, мөлкәтенә һәм вазыйфаи хәленә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, җәмәгать берләшмәләрендә торуларына, шулай ук муниципаль хезмәткәрнең һөнәри һәм эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйсез рәвештә, аны узуның тигез шартларына ия.

Муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кирәкле һөнәри белем дәрәҗәсенә, муниципаль хезмәт стажына яки белгечлек буенча эш стажына, әзерлек юнәлешенә квалификация таләпләре муниципаль хезмәт вазыйфалары классификациясе нигезендә Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә торган муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен типлаштырылган квалификация таләпләре нигезендә муниципаль хокукый актлар белән билгеләнә.

Вазыйфаи бурычларны үтәү өчен кирәк булган белемнәргә һәм күнекмәләргә квалификация таләпләре муниципаль хезмәткәрнең һөнәри хезмәт эшчәнлеге өлкәсенә һәм төренә бәйле рәвештә аның вазыйфаи инструкциясе белән билгеләнә. Муниципаль хезмәткәрнең вазыйфаи инструкциясе белән шулай ук белгечлеккә, әзерлек юнәлешенә квалификация таләпләре каралырга мөмкин.

 

57 статья. Муниципаль хезмәт вазыйфасы

 

1. Муниципаль хезмәт вазыйфасы – әлеге Устав нигезендә төзелә торган җирле үзидарә органының, район сайлау комиссиясенең яки муниципаль вазыйфаны биләүче затның вәкаләтләрен үтәүне тәэмин итү буенча бурычларның билгеләнгән даирәсе белән җирле үзидарә органындагы, район сайлау комиссиясе аппаратындагы вазыйфа.

 

58 статья. Муниципаль вазыйфаны биләүче зат, муниципаль хезмәткәр

 

1. Муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар булып район Башлыгы, район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, даими нигездә эшләүче һәм юридик зат булып торучы, хәлиткеч тавыш хокукына ия, комиссиядә даими (штат) нигездә эшләүче район сайлау комиссиясе әгъзасы, район контроль-хисап органы рәисе, район контроль-хисап органы урынбасары, район контроль-хисап органы аудиторы вазыйфалары тора.

2. Муниципаль хезмәткәр булып федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә муниципаль хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә муниципаль хезмәт вазыйфасы буенча бурычларны район бюджеты средсволары хисабына түләнә торган акчага башкаручы граждан тора.

3. Районның җирле үзидарә органнары, сайлау комиссиясе эшчәнлеген техник тәэмин итү буенча бурычларны башкаручы затлар муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләми һәм муниципаль хезмәткәрләр булып тормый.

 

59 статья. Муниципаль хезмәткәрнең хокуклары һәм бурычлары

 

1. Муниципаль хезмәткәр хокуклы:

1) муниципаль хезмәтнең биләгән вазыйфасы буенча аның хокукларын һәм бурычларын билгели торган документлар, вазыйфаи бурычларны үтәү сыйфатын бәяләү критерийлары һәм хезмәт буенча күтәрелү шартлары белән танышу;

2) вазыйфаи бурычларны үтәү өчен кирәкле оештыру-техник шартлар белән тәэмин ителү;

3) хезмәткә түләү һәм хезмәт законнары, муниципаль хезмәт турында законнар һәм хезмәт шартнамәсе (контракт) нигезендә башка түләүләр;

4) эш (хезмәт) вакытының нормаль дәвамлылыгын билгеләү, ял көннәрен һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен бирү, шулай ук еллык түләүле отпускны тәэмин итә торган ял;

5) вазыйфаи бурычларны үтәү өчен, шулай ук җирле үзидарә органы, сайлау комиссиясе эшчәнлеген камилләштерү турында тәкъдимнәр кертүгә билгеләнгән тәртиптә кирәкле мәгълүмат һәм материаллар алу;

6) үз инициативасы белән муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста катнашу;

7) муниципаль хокукый акт нигезендә җирлек бюджеты средстволары хисабына өстәмә һөнәри белем алу;

8) үзенең шәхси мәгълүматларын яклау;

9) үз шәхси эшенең барлык материаллары, һөнәри эшчәнлеге турында бәяләмәләр һәм башка документлар белән аларны шәхси эшенә керткәнче танышу, шулай ук аның язма аңлатмаларын шәхси эшенә теркәп кую;

10) үз хокукларын, социаль-икътисадый һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклау өчен Һөнәр берлекләре төзү хокукын да кертеп, берләшмәгә керү;

11) хезмәт законнары нигезендә шәхси хезмәт бәхәсләрен карау, муниципаль хезмәттә үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, аларның бозуларына карата судка шикаять белдерүне дә кертеп;

12) Россия Федерациясе законнары нигезендә пенсия белән тәэмин ителү.

2. Муниципаль хезмәткәр, контракт буенча район Башкарма комитеты Җиткәчесе вазыйфасын биләүче муниципаль хезмәткәрдән тыш, эшкә алучы вәкиленә (эш бирүчегә)  алдан язмача хәбәр итеп, әгәр дә бу мәнфәгатьләр каршылыгына китермәсә һәм «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда башкача каралмаган булса, башка түләүле эш башкарырга хокуклы.

3. Муниципаль хезмәткәр бурычлы:

1) Россия Федерациясе Конституциясен, федераль конституция законнарын, федераль законнарны, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларын, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын, әлеге Уставны һәм башка муниципаль хокукый актларны үтәргә һәм аларның үтәлешен тәэмин итәргә;

2) вазыйфаи инструкция нигезендә вазыйфаи бурычларны үтәргә;

3) вазыйфаи бурычларын башкарганда, расасына, милләтенә, теленә, дингә мөнәсәбәтенә һәм башка шартларга бәйсез рәвештә, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәргә;

4) җирле үзидарә органында, район сайлау комиссиясе аппаратында билгеләнгән эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен, вазыйфаи инструкцияне, хезмәт мәгълүматы белән эшләү тәртибен үтәргә;

5) вазыйфаи бурычларны тиешенчә үтәү өчен кирәкле квалификация дәрәҗәсен тотарга;

6) дәүләт һәм федераль законнар белән сакланыла торган башка серне тәшкил итүче мәгълүматларны, шулай ук вазыйфаи бурычларны үтәү белән бәйле рәвештә аңа билгеле булган мәгълүматларны, шул исәптән гражданнарның шәхси тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы яисә аларның намусына һәм абруена кагылучы мәгълүматларны таратмаска;

7) дәүләт һәм муниципаль милекне, шул исәптән аңа вазыйфаи бурычларны үтәү өчен бирелгән мөлкәтне сакларга;

8) Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә үзе һәм гаилә әгъзалары турында мәгълүматлар тапшырырга;

9) Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылу, чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге бирә торган Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы туктатылу турында бу хакта аңа билгеле булган көндә, әмма Россия Федерациясе гражданлыгы яки чит ил гражданлыгы туктатылган яисә чит ил гражданлыгы (гражданлыгы) алу көненнән биш эш көненнән дә соңга калмыйча, язма формада эшкә алучыга (эш бирүчегә)  хәбәр итәргә бурычлы;

10) Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил гражданлыгын яисә яшәүгә рөхсәт алу, яисә Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара шартнамәдә тормаган чит ил территориясендә даими яшәү хокукын бирүче башка документ алу турында бу хакта аңа билгеле булган көндә, әмма яшәүгә рөхсәт яисә башка документ алу көненнән биш эш көненнән дә соңга калмыйча, язма формада эшкә алучыга (эш бирүчегә)  хәбәр итәргә бурычлы;

11) федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне үтәргә, йөкләмәләрне башкарырга, тыюларны бозмаска;

12) вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлык турында эшкә алучы вәкиленә (эш бирүчегә) язмача хәбәр итәргә һәм мондый конфликтны булдырмау буенча чаралар күрергә.

4. Муниципаль хезмәткәр аңа кушылган законсыз йөкләмәне үтәргә хокуклы түгел. Тиешле җитәкчедән, муниципаль хезмәткәр фикеренчә, хокуксыз булган йөкләмә алган очракта, муниципаль хезмәткәр йөкләмә биргән җитәкчегә әлеге йөкләмәне үтәгәндә бозылырга мөмкин булган федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар нигезләмәләрен күрсәтеп, әлеге йөкләмәнең хокуксыз булуына язма формада дәлил тапшырырга тиеш. Әлеге йөкләмә җитәкче тарафыннан язма формада расланган очракта, муниципаль хезмәткәр аны үтәүдән баш тартырга тиеш. Законсыз йөкләмәне үтәгән очракта, муниципаль хезмәткәр һәм бу йөкләмәне биргән җитәкче Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка ия.

 

60 статья. Муниципаль хезмәткәргә бирелә торган гарантияләр

 

1. Муниципаль хезмәткәргә гарантияләнә:

1) вазыйфаи бурычларын вазыйфаи инструкция нигезендә үтәүне тәэмин итә торган эш шартлары;

2) акчалата түләүне үз вакытында һәм тулы күләмдә алу хокукы;

3) эш (хезмәт) вакытының нормаль дәвамлылыгын билгеләү, ял көннәрен һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен бирү, шулай ук еллык түләүле отпускны тәэмин итә торган ял;

4) муниципаль хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына, шул исәптән муниципаль хезмәткәр пенсиягә чыккач та, медицина хезмәте күрсәтү;

5) тиешле еллар эшләгән өчен һәм инвалидлык белән бәйле рәвештә пенсия белән тәэмин итү, шулай ук муниципаль хезмәткәр гаиләсе әгъзаларын, ул вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә вафат булган очракта, пенсия белән тәэмин итү;

6) вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә муниципаль хезмәткәрнең сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян килү очрагына мәҗбүри дәүләт иминияте;

7) муниципаль хезмәткәр муниципаль хезмәт узган вакытта яисә аны туктатканнан соң, әмма аның вазыйфаи бурычларны башкаруына бәйле рәвештә барлыкка килгән авыру яисә хезмәткә сәләт югалу очрагында мәҗбүри дәүләт сциаль иминияте;

8) вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә, муниципаль хезмәткәрне һәм аның гаилә әгъзаларын федераль законнарда билгеләнгән очракларда, тәртиптә һәм шартларда көч кулланудан, янаулардан һәм башка хокуксыз гамәлләрдән яклау.

2. Җирле үзидарә органы, район сайлау комиссиясе ликвидацияләнү яисә җирле үзидарә органы, район сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләренең штаты кыскару сәбәпле, муниципаль хезмәткәр белән хезмәт шартнамәсе өзелгәндә, муниципаль хезмәткәргә оешманы ликвидацияләүгә яисә оешма хезмәткәрләренең штаты кыскаруга бәйле рәвештә эштән азат ителгән очракта, хезмәт законнары белән билгеләнгән гарантияләр бирелә.

3. Татарстан Республикасы законнары белән муниципаль хезмәткәрләргә өстәмә гарантияләр бирелергә мөмкин.

 

61 статья. Муниципаль хезмәткәрнең дисциплинар җаваплылыгы

 

1. Дисциплинар хата кылган өчен – муниципаль хезмәткәрнең аның гаебе белән үзенә йөкләнгән хезмәт бурычларын үтәмәве яки тиешенчә үтәмәве – эшкә алучы вәкиле (эш бирүче) түбәндәге дисциплинар җәзалар кулланырга хокуклы:

1) кисәтү;

2) шелтә;

3) тиешле нигезләр буенча муниципаль хезмәттән азат итү.

2. Дисциплинар хата эшләгән муниципаль хезмәткәр вакытлыча (ләкин бер айдан да артык түгел), аның дисциплинар җаваплылыгы турында мәсьәләне хәл итүгә кадәр, хезмәт бурычларын үтәүдән, акчалата түләүне саклап калу белән, читләштерелергә мөмкин. Бу очракта муниципаль хезмәткәрне вазыйфаи бурычларны үтәүдән читләштерү муниципаль хокукый акт белән башкарыла.

3. Дисциплинар җәзаларны куллану һәм алу тәртибе хезмәт законнары белән билгеләнә.

 

XI бүлек. РАЙОН ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ГРАЖДАНЛЫК-ХОКУКЫЙ ҺӘМ ФИНАНС НИГЕЗЛӘРЕ

 

62 статья. Районның юридик зат хокукларына ия җирле үзидарә органнары

 

1. Федераль закон һәм әлеге Устав нигезендә район Советына һәм район Башкарма комитетына, районның Финанс-бюджет палатасына, район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына юридик зат хокуклары бирелә.

2. Район Советы карары белән юридик зат хокуклары район Контроль-хисап палатасына, башка муниципаль органнарга, шулай ук район Башкарма комитеты структурасы нигезендә аның аерым органнарына бирелергә мөмкин.

 

63 статья. Юридик затлар буларак районның җирле үзидарә органнары

 

1. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе район исеменнән мөлкәти һәм башка хокукларны һәм бурычларны алырга һәм гамәлгә ашырырга, судта ышаныч кәгазеннән башка чыгыш ясарга мөмкин.

2. Район Башлыгы мөлкәти һәм башка хокукларны һәм бурычларны ала һәм гамәлгә ашыра, район Советы, район Башлыгы, депутатлар эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән район бюджеты средстволары белән идарә итүгә, шулай ук район Советына беркетелгән муниципаль милек белән эш итүгә бәйле рәвештә, судта ышаныч кәгазеннән башка чыгыш ясый.

3. Районның юридик зат хокукларына ия җирле үзидарә органнары идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыру өчен төзелә торган муниципаль казна учреждениеләре булып торалар һәм федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә юридик затлар сыйфатында дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

 

64 статья. Районның җирле үзидарә органнарын финанслау

 

1. Районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген финанслар белән тәэмин итү район бюджетының үз керемнәре хисабына башкарыла.

2. Законда, әлеге Уставта, район Советы карарлары белән каралган очракларда, районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тәэмин итү чыгымнары Россия Федерациясе бюджетларының чыгымнар классификациясе нигезендә район бюджетында аерым юл белән карала.

 

XII бүлек. РАЙОН БАШЛЫГЫНЫҢ ҺӘМ МУНИЦИПАЛЬ ВАЗЫЙФАЛАРНЫ БИЛӘҮЧЕ БАШКА ЗАТЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ҺӘМ БАШКА ГАРАНТИЯЛӘРЕ

 

65 статья. Район Башлыгы һәм аның урынбасарлары, даими нигездә эшләүче район Советы депутатлары, башка вазыйфаи затлар эшчәнлегенең социаль һәм башка гарантияләре

 

Район Башлыгына һәм аның урынбасарларына, даими нигездә эшләүче район Советы депутатларына, башка вазыйфаи затларга бирелә торган социаль һәм башка гарантияләр «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм район Советы карарлары белән билгеләнә.

 

66 статья. Район Башлыгы, район Советы депутатлары кагылгысызлыгына гарантияләр

 

1. Район Советы депутатларының, шул исәптән район Башлыгының, аларны җинаять яки административ җаваплылыкка тартканда, тоткарлаганда, кулга алганда, тентегәндә, сорау алганда, аларга карата башка җинаять-процессуаль һәм административ-процессуаль гамәлләр кылганда, шулай ук депутатларга, алар биләгән торак һәм (яки) хезмәт урынына, аларның багажына, шәхси һәм хезмәт транспорт чараларына, язылышларына, алар файдаланган элемтә чараларына, аларныкы булган документларга карата оператив-эзләү чаралары үткәргәндә, хокук гарантияләре федераль законнар белән билгеләнә. 

2. Федераль закон нигезендә район Советы депутаты тавыш биргәндә әйтелгән фикере, позициясе һәм аның район Башлыгы статусына туры килә торган башка гамәлләре өчен җинаять яки административ җаваплылыкка тартыла алмый, шул исәптән аның вәкаләтләре срогы тәмамланганнан соң да. Әлеге нигезләмә район Советы депутаты тарафыннан ачыктан-ачык кимсетүләр, яла ягу яки федераль закон белән җаваплылык каралган башка хокук бозулар җибәрелгән очракларга кагылмый.

 

XIII бүлек. РАЙОН ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫНЫҢ ҺӘМ ВАЗЫЙФАИ ЗАТЛАРЫНЫҢ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ

 

67 статья. Район җирле үзидарә органнарының һәм вазыйфаи затларының җаваплылыгы

 

Районның җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары федераль законнар нигезендә район халкы, дәүләт, физик һәм юридик затлар алдында җаваплылыкка ия.

 

68 статья. Җирле үзидарә органнарының, район Советы депутатларының район халкы алдында җаваплылыгы

 

1. Җирле үзидарә органнарының район халкы алдында җаваплылыгы федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә башлана.

2. Район Советы депутатларының, шул исәптән район Башлыгының район халкы алдында җаваплылыгы тиешле депутатның аны сайлаган район халкының ышанычын югалту нәтиҗәсендә барлыкка килә.

3. Ышанычны югалткан район Советы депутаты, шул исәптән район Башлыгы, җирлекнең вәкиллекле органы депутаты буларак, федераль законнарда билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә чакыртып алынырга мөмкин.

 

69 статья. Район җирле үзидарә органнарының һәм вазыйфаи затларының дәүләт алдында җаваплылыгы

 

Федераль закон нигезендә район Советының, район Башлыгының, район Башкарма комитеты Җитәкчесенең дәүләт алдында җаваплылыгы алар тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясен, федераль конституция законнарын, федераль законнарны, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын һәм әлеге Уставны бозган очракта, шулай ук район җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен тиешенчә башкармаган очракта, тиешле суд карары нигезендә барлыкка килә.

 

70 статья. Район җирле үзидарә органнарының һәм вазыйфаи затларының физик һәм юридик затлар алдында җаваплылыгы

 

Район җирле үзидарә органнарының һәм вазыйфаи затларының физик һәм юридик затлар алдында җаваплылыгы федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә барлыкка килә.

 

71 статья. Гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарларына, җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарә вазыйфаи затларының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка шикаять бирү

 

Гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарларына, җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарә вазыйфаи затларының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) законда билгеләнгән тәртиптә судка яки арбитраж судына шикаять бирелергә мөмкин.

 

72 статья. Ышаныч югалуга бәйле рәвештә муниципаль вазыйфаларны биләүче затларны эштән чыгару (вазыйфадан азат итү)

 

1. Федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында, муниципаль норматив хокукый актларда каралган тәртиптә муниципаль вазыйфа биләүче зат, ышаныч югалуга бәйле рәвештә, түбәндәге очракта эштән чыгарылырга (вазыйфадан азат ителергә) тиеш:

1) затның үзе бер ягы булган мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәве;

2) зат тарафыннан үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирмәве яисә белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирүе;

3) затның коммерция оешмасының идарә органы эшчәнлегендә түләүле нигездә катнашуы, федераль законда билгеләнгән очраклардан тыш;

4) зат тарафыннан эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру;

5) затның идарә органнары, попечительлек һәм күзәтчелек советлары, чит ил коммерциясез, хөкүмәткә карамаган башка органнар һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә эшләүче структура подразделениеләре составларына керүе, әгәр дә Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса. 

2. Муниципаль вазыйфаны биләүче зат үзенә буйсынган затның мәнфәгатьләр конфликтына китерә яки китерегә мөмкин булган шәхси кызыксынуы турында белгәндә, ышаныч югалтуга бәйле рәвештә, шулай ук мунципаль вазыйфаны биләүче зат үзенә буйсынган зат бер ягы булган мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәгәндә, эштән чыгарылырга (вазыйфадан азат ителергә) тиеш.

3. Муниципаль вазыйфаны биләүче затка карата коррупцион хокук бозу кылган өчен ышаныч югалу сәбәпле эштән чыгару (вазыйфадан азат итү) рәвешендә җәза куллану турында мәгълүматлар зат тиешле вазыйфа биләгән җирле үзидарә органы тарафыннан «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган ышаныч югалтуга бәйле рәвештә эштән чыгарылган затлар реестрына кертелә.

 

XIV бүлек. РАЙОННЫҢ МУНИЦИПАЛЬ ХОКУКЫЙ АКТЛАРЫ

 

73 статья. Районның муниципаль хокукый актлары системасы

 

1. Районның муниципаль хокукый актлары системасына керә:

1) район Уставы;

2) җирле референдумда (гражданнар җыенында) кабул ителгән хокукый актлар;

3) район Советының норматив һәм башка хокукый актлары;

4) район Башлыгының, район Башкарма комитетының, әлеге Уставта каралган  башка җирле үзидарә органнарның һәм вазыйфаи затларының хокукый актлары.

2. Район Уставы һәм җирле референдумда кабул ителгән, хокукый актлар рәвешендә рәсмиләштерелгән карарлар муниципаль хокукый актлар системасында югары юридик көч актлары булып тора, турыдан-туры гамәлдә була һәм районның бөтен территориясендә кулланыла.

Башка муниципаль хокукый актлар әлеге Уставка һәм җирле референдумда кабул ителгән хокукый актларга каршы килмәскә тиеш.

3. Җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан кабул ителгән муниципаль хокукый актлар районның бөтен территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш.

Муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен, гражданнар, оешма җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затлары һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җаваплылыкка ия.

4. Муниципаль хокукый актлар гамәлдән чыгарылырга яисә аларның гамәле тиешле муниципаль хокукый актны кабул иткән (чыгарган) җирле үзидарә органнары яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары тарафыннан, мондый органнар яисә тиешле вазыйфалар юкка чыгарылган яисә күрсәтелгән органнарның яки вазыйфаи затларның вәкаләтләр исемлеге үзгәргән очракта, муниципаль хокукый актның гамәлен юкка чыгару яисә туктатып тору мизгеленә тиешле муниципаль хокукый актны кабул итү (бастырып чыгару) вәкаләтләренә кертелгән җирле үзидарә органнары яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары, шулай ук суд тарафыннан туктатылып торырга мөмкин; җирле үзидарә органнары тарафыннан федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны җайга салу өлешендә – Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы (Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы) тарафыннан.

5. Норматив характерга ия булмаган муниципаль хокукый актның гамәлдә булуы Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе законнары нигезендә бирелгән тиешле күрсәтмәсен алган очракта, аны кабул иткән (бастырып чыгарган) җирле үзидарә органы яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи заты тарафыннан кичекмәстән туктатыла. Бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше турында җирле үзидарәнең башкарма-боеру органнары яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә – өч көнлек срокта, ә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына алар карар кабул иткән көннән өч көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.

 

74 статья. Гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү юлы белән кабул ителгән карарлар

 

1. Район халкының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне турыдан-туры хәл итүе җирле референдумда гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү юлы белән хәл итә.

2. Әгәр район халкының турыдан-туры ихтыярын белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру өчен, өстәмә рәвештә муниципаль норматив хокукый акт кабул итү таләп ителсә, вәкаләтләренә күрсәтелгән актны кабул итү кергән район җирле үзидарә органы яки җирле үзидарә органы вазыйфаи заты референдумда кабул ителгән карар үз көченә кергән көннән 15 көн эчендә тиешле муниципаль норматив хокукый актны әзерләү һәм кабул итү вакытын билгеләргә тиеш. Күрсәтелгән срок өч айдан да артмаска тиеш.

3. Гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру өчен кирәкле муниципаль норматив хокукый актны бастырып чыгару вакытын бозу район Башлыгын чакыртып алу, район Башкарма комитеты Җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату яки район Советы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез булып тора.

 

75 статья. Район җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан кабул ителә торган муниципаль хокукый актлар төрләре

 

1. Районның җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары үзләренә йөкләнгән вәкаләтләрне үтәү йөзеннән түбәндәге муниципаль хокукый актлар чыгара:

1) район Советы – район Советы карарлары;

2) район Башлыгы – район Башлыгы карарлары һәм күрсәтмәләре;

3) район Башкарма комитеты Җитәкчесе – район Башкарма комитеты карарлары һәм күрсәтмәләре.

2. Район җирле үзидарәсенең башка вазыйфаи затлары үз вәкаләтләре чикләрендә әлеге Уставта, аларның статусын билгели торган башка муниципаль хокукый актларда билгеләнгән күрсәтмәләр һәм боерыклар чыгаралар.

 

76 статья. Муниципаль хокукый актларны әзерләү

 

1. Муниципаль хокукый актлар проектлары район Башлыгы, район Советы депутатлары, район Башкарма комитеты Җитәкчесе, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук район Контроль-хисап палатасы, район Финанс-бюджет палатасы, район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан алар карамагындагы мәсьәләләр буенча кертелә ала.

2. Тукай районы прокуроры һәм югары дәрәҗәдәге прокурорлар үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында Тукай муниципаль районының гамәлдәге муниципаль норматив хокукый актларны камилләштерү кирәклеген билгеләгәндә, Тукай муниципаль районының муниципаль норматив хокукый актларын үзгәртү, өстәмә кертү, гамәлдән чыгару яки кабул итү турында тәкъдимнәр кертергә хокуклы.

3. Муниципаль хокукый актлар проектларын кертү тәртибе, аларга теркәлә торган документлар исемлеге һәм формасы район Советы регламенты, район Башлыгы, район Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан билгеләнә.

 

77 статья. Район Советының хокукый актлары

 

1. Район Советы федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге Устав белән үз компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча район территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләрне билгели торган карарлар, район Башлыгын отставкага җибәрү турында карар, район Советы регламентын, район Советы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча башка карарлар, шулай ук федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге Устав белән үз компетенциясенә кертелгән башка мәсьәләләр буенча карарлар кабул итә.

2. Район Советы карарлары район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә, законнар, әлеге Устав белән билгеләнгән очраклардан тыш. 

3. Җирле салымнар һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгаруны, район бюджеты средстволарыннан чыгымнарны гамәлгә ашыруны күздә тоткан Совет карарлары  бары тик район Башкарма комитеты Җитәкчесе инициативасы белән яки аның бәяләмәсе булганда гына, район Советы каравына кертелергә мөмкин. Күрсәтелгән бәяләмә район Советына район Башкарма комитетына карар проектын тәкъдим иткән көннән утыз көнлек срок эчендә тапшырыла.

4. Район Советы карарлары аларны кабул иткән көннән өч көнлек срок эчендә район Башлыгы тарафыннан имзалана һәм әлеге Уставта билгеләнгән тәртиптә халыкка җиткерелә.

 

78 статья. Район Башлыгының хокукый актлары

 

Район Башлыгы законнарда, әлеге Уставта, район Советы карарларында билгеләнгән үз вәкаләтләре чикләрендә район Советы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, башка федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге Устав белән аның компетенциясенә кертелгән башка мәсьәләләр буенча карарлар һәм күрсәтмәләр чыгара.

 

79 статья. Район Башкарма комитеты Җитәкчесенең хокукый актлары

 

Район Башкарма комитеты Җитәкчесе федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге Устав, район Советының норматив хокукый актлары белән билгеләнгән үз вәкаләтләре чикләрендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча район Башкарма комитеты карарларын, шулай ук район Башкарма комитеты эшен оештыру мәсьәләләре буенча район Башкама комитеты күрсәтмәләрен чыгара.

 

80 статья. Муниципаль хокукый актларны бастырып чыгару (халыкка җиткерү) һәм аларның үз көченә керүе тәртибе

 

1. Район Советы карарлары район Башлыгы кул куйган көннән үз көченә керә, әгәр дә карарның үзе белән башкасы билгеләнмәсә.

Район Советының салымнар һәм җыемнар турында норматив-хокукый актлары Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә үз көченә керә.

Район Советының район Уставын кабул итү яки әлеге Уставка үзгәрешләр кертү турында карарлары федераль законда, әлеге Уставта билгеләнгән тәртиптә үз көченә керә.

2. Район Башлыгының, район Башкарма комитеты Җитәкчесенең, җирле үзидарәнең башка вазыйфаи затларының хокукый актлары аларга кул куелган көннән үз көченә керә, әгәр актларда башкасы билгеләнмәгән булса.

3. Кеше һәм граждан хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы, гамәлгә куючысы муниципаль берәмлек булган оешмаларның хокукый статусын билгели торган, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган килешүләр рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткерелгәннән) соң үз көченә керә.

Муниципаль хокукый актны рәсми бастырып чыгару дип аның тулы текстын районда таратыла торган вакытлы матбугатта «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгару яки «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштыру һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыру санала.

Җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүне рәсми бастырып чыгару дип аны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталына районның рәсми сайтында tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштыру санала.

4. Һәр муниципаль хокукый актта аның реквизитлары: исеме, аңа кул кую датасы (район Советы кабул иткән хокукый актлар өчен – шулай ук аны район Советы кабул иткән дата), теркәү номеры, хокукый актка кул куйган вазыйфаи зат исеме булырга тиеш.

5. Район Советы, район Башлыгы, район Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан кабул ителгән район Советының район бюджеты турында, аның үтәлеше турында, җирле салымнар һәм җыемнар билгеләү турында карарлары, башка норматив хокукый актлар, җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган килешүләр аларга кул куелган көннән җиде көн эчендә рәсми бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш, аларны тарату федераль закон белән чикләнгән белешмәләрне үз эченә алган муниципаль хокукый актлардан яисә аларның аерым нигезләмәләреннән тыш.

6. Җирле референдумны билгеләү турында, чикләрне үзгәртү, районны үзгәртеп кору, район Башлыгын һәм аның урынбасарларын сайлау, район Башкарма комитеты Җитәкчесен һәм аның урынбасарларын билгеләү мәсьәләләре буенча норматив хокукый актлар һәм законнар нигезендә башка актлар шулай ук мәҗбүри рәвештә бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

7. Законнар яки әлеге Устав нигезендә мәҗбүри бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш булмаган норматив булмаган муниципаль хокукый актлар аларны чыгарган район җирле үзидарә органнары яки вазыйфаи затлары карары буенча бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) мөмкин.

8. Бастырып чыгарганда (халыкка җиткергәндә) муниципаль хокукый актның реквизитлары күрсәтелә.

9. Муниципаль хокукый актларны рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) түбәндәге юл белән гамәлгә ашырыла:

- хокукый акт текстын җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә куелган басма массакүләм мәгълүмат чарасы – «Якты юл» газетасында яисә район территориясендә таратыла торган башка басма массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару. Хокукый акт текстын башка басма массакүләм мәгълүмат чараларында бастырганда, әлеге басылуның рәсми булуы турында билге булырга тиеш;

- хокукый акт текстын яки хокукый акт проектын «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталында районның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштыру: tukay.tatarstan.ru;

- хокукый акт текстын Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыру;

- хокукый акт текстын «Россия Федерациясендә норматив хокукый актлар» Россия Юстиция министрлыгы порталында (http://pravo-minjust.ru, http://право-минюст.рф, челтәр басма сыйфатында теркәлү: Эл № ФС77-72471, 05.03.2018) урнаштыру (халыкка җиткерү). 

10. Муниципаль хокукый актны бастырганда (халыкка җиткергәндә) басма массакүләм мәгълүмат чарасының чыгу датасы күрсәтелергә тиеш.

11. Муниципаль норматив хокукый актлар, шул исәптән җирле референдумда (гражданнар җыенында) кабул ителгән хокукый актлар рәвешендә рәсмиләштерелгән карарлар Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертелергә тиеш, аны оештыру һәм алып бару Татарстан Республикасы законында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

XV бүлек. РАЙОННЫҢ ИКЪТИСАДЫЙ НИГЕЗЕ

 

81 статья. Районның икътисадый нигезе

 

Районның икътисадый нигезен районның муниципаль милегендә булган мөлкәт, район бюджеты средстволары, шулай ук районның милек хокуклары тәшкил итә.

 

82 статья. Районның муниципаль милеге

 

1. Муниципаль берәмлекләр милегендә булырга мөмкин:

1) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеләнгән мөлкәт;

2) федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән очракларда җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән мөлкәт, шулай ук җирле үзидарә органнарының аларга «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 4 өлешендә каралган тәртиптә билгеләнгән аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен бирелгән мөлкәт;

3) район Советының норматив хокукый актлары нигезендә җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре эшчәнлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән мөлкәт;

4) федераль законнар белән җирле үзидарә органнарына хәл итү хокукы бирелгән һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертелмәгән мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле мөлкәт;

5) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясы 1 һәм 1.1 өлешләре нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеләнгән мөлкәт.

2. Районның әлеге статьяның 1 өлеше таләпләренә туры килми торган мөлкәткә милек хокукы барлыкка килгән очракта, күрсәтелгән мөлкәтнең профиле (милекнең максатчан билгеләнеше) үзгәртелергә яисә читләштерелергә тиеш. Мондый мөлкәтне читләштерү тәртибе һәм сроклары федераль закон белән билгеләнә.

 

83 статья. Районның муниципаль милегенә ия булу, файдалану һәм эш итү

 

1. Районның җирле үзидарә органнары, әлеге Уставта билгеләнгән вәкаләтләрне чикләүне исәпкә алып, Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән район җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары нигезендә район исеменнән муниципаль милеккә мөстәкыйль хуҗа булалар, аннан файдаланалар һәм эш итәләр.

2. Районның җирле үзидарә органнары муниципаль милекне физик һәм юридик затларга, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына һәм башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына вакытлыча яки даими файдалануга тапшырырга, читләштерергә, федераль законнар нигезендә башка гамәлләр кылырга хокуклы.

3. Җирле үзидарә органнары Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләт биргән федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә муниципаль милек реестрларын алып баралар.

 

84 статья. Муниципаль предприятиеләр, учреждениеләр һәм хуҗалык җәмгыятьләре

 

1. Район әлеге Уставта билгеләнгән үз вәкаләтләре чикләрендә муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрне төзергә, үзгәртеп корырга һәмликвидацияләргә, хуҗалык җәмгыятьләрен, шул исәптән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле муниципальара җәмгыятьләрне булдыруда катнашырга хокуклы. Муниципаль предприятиеләргә һәм учреждениеләргә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен вәкаләтле җирле үзидарә органнары гамәлгә ашыра.

2. Гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчәнлегенең максатларын, шартларын һәм тәртибен билгели, аларның уставларын раслый, әлеге предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә,  әлеге Уставта һәм муниципаль хокукый актларда каралган тәртиптә аларның эшчәнлеге турында хисапларны тыңлый.

3. Районның җирле үзидарә органнары район исеменнән муниципаль казна учреждениеләре йөкләмәләре буенча субсидиар җаваплылы һәм аларның үтәлешен Россия Федерациясе Граждан кодексы белән билгеләнгән тәртиптә тәэмин итәләр.

 

85 статья. Район җирле үзидарә органнарының муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләре

 

Район җирле үзидарә органнарының муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар, шулай ук физик затлар белән мөнәсәбәтләре килешү нигезендә төзелә, әгәр законнарда башкача билгеләнмәгән булса.

 

XVI бүлек. РАЙОННЫҢ ФИНАНС НИГЕЗЕ

 

86 статья. Район бюджеты

 

1. Районның үз бюджеты бар.

2. Район бюджеты район Советының норматив хокукый акты формасында эшләнә һәм раслана.

3. Район бюджетында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелә торган керемнәр һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен бирелгән субвенцияләр, шулай ук күрсәтелгән керемнәр һәм субвенцияләр хисабына район бюджетының тиешле чыгымнары аерым карала.

4. Районның җирле үзидарә органнары федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителә торган Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә федераль дәүләт хакимияте органнарына һәм (яки) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына район бюджеты үтәлеше турында хисап тапшыра.

 

87 статья. Районда бюджет процессы

 

1. Район бюджеты проектын төзү һәм карау, район бюджетын раслау һәм үтәү, аның үтәлешенә контрольне гамәлгә ашыру, район бюджеты үтәлеше турында хисап төзү һәм раслау, Россия Федерациясе Бюджет кодексы белән билгеләнгән таләпләрне үтәп, район җирле үзидарә органнары тарафыннан мөстәкыйль гамәлгә ашырыла.

2. Район бюджеты проекты, район бюджетын раслау турында район Советы карары, аның үтәлеше турында еллык хисап, район бюджеты үтәлешенең барышы һәм җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре саны турында кварталлык мәгълүматлар, аларның хезмәте өчен түләүгә факттагы чыгымнарны күрсәтеп, рәсми бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

3. Район бюджеты проекты өч елга (чираттагы финанс елына һәм план чорына) төзелә һәм раслана.

4. Чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты проекты, районның чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итү максатында, районның социаль-икътисадый үсеш фаразы нигезендә төзелә.

5. Чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты проекты район Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда, Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм аның таләпләрен үтәп кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм әлеге Устав нигезендә төзелә.

6. Чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты проектын төзү түбәндәгеләргә нигезләнә:

- Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасының Россия Федерациясендә бюджет сәясәтен (бюджет сәясәтенә таләпләрне) билгели торган нигезләмәләре;

- Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы;

- бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләре;

- районның социаль-икътисадый үсеше фаразы;

- озак сроклы чорга бюджет фаразы (бюджет фаразы проекты, бюджет фаразына үзгәрешләр кертү проекты);

- муниципаль программалар (муниципаль программалар проектларына, муниципаль программаларга үзгәрешләр кертү проектлары).

7. Чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты турында карарда бюджетның төп характеристикалары булырга тиеш, аларга бюджет керемнәренең гомуми күләме, чыгымнарның гомуми күләме, бюджет дефициты, шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексын, аның таләпләрен үтәп кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы законнары, район Советы карарлары (район бюджеты турындагы карардан тыш) белән билгеләнгән башка күрсәткечләр керә.

8. Район Советының район бюджеты турында карары җирлек бюджетлары арасында керемнәрне бүлү нормативларын үз эченә ала, әгәр алар Россия Федерациясе Бюджет кодексында һәм аның нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексында, Татарстан Республикасы законнарында һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнмәгән булса.

9. Район бюджеты турында карар белән раслана:

- Россия Федерациясе Бюджет кодексының 160.1 статьясында каралган очракларда район бюджеты керемнәренең баш администраторлары исемлеге;

- Россия Федерациясе Бюджет кодексының 160.2 статьясында каралган очракларда бюджет кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеге;

- чыгымнар төрләре бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, төркемнәре (төркемнәре һәм төркемчәләре) буенча яисә чыгымнар төрләре бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре буенча һәм (яки) максатчан статьялар, муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре, чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре төркемнәре (төркемнәре һәм төркемчәләре) буенча, шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы законы, район Советының муниципаль хокукый актында билгеләнгән очракларда бюджет чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча;

- чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет чыгымнарының ведомство структурасы;

- гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелә торган бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме;

- чираттагы финанс елында һәм план чорында Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан алына торган һәм (яки) Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларына бирелә торган бюджетара трансфертлар;

- чираттагы финанс елына һәм план чорын бюджет раслаган очракта план чорының беренче елына шартлы рәвештә раслана торган (расланган) чыгымнарның гомуми күләме бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән кимендә 2,5 проценты күләмендә (Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан бюджетара трансфертлар хисабына каралган, максатчан билгеләнеше булган бюджет чыгымнарын исәпкә алмыйча), план чорының икенче елына бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән кимендә 5 проценты күләмендә (Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан бюджетара трансфертлар хисабына каралган, максатчан билгеләнеше булган бюджет чыгымнарын исәпкә алмыйча);

- чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары;

- чираттагы финанс елыннан һәм план чорының һәр елыннан соң килә торган елның 1 январена, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча бурычның югары чиген күрсәтеп, муниципаль бурычның югары чиге;

- район бюджетының Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, район Советының муниципаль хокукый актында билгеләнгән башка күрсәткечләре.

11. Чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты турында карар проекты расланган бюджетның план чоры параметрларын үзгәртү һәм аларга бюджет проекты план чорының икенче елы параметрларын өстәү юлы белән раслана.

Чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты турында карар проекты план чорының расланган бюджеты күрсәткечләрен төгәлләштерә һәм төзелә торган бюджет план чорының икенче елы күрсәткечләрен раслый.

12. Район Советына бюджет турында карар проекты белән бер үк вакытта тапшырыла:

- чираттагы финанс елына һәм план чорына районның бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләре;

- агымдагы финанс елының узган чорына районның социаль-икътисадый үсешенең башлангыч нәтиҗәләре һәм агымдагы финанс елына районның көтелгән социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре;

- чираттагы финанс елына һәм план чорына районның социаль-икътисадый үсеш фаразы;

- чираттагы финанс елына һәм план чорына районның берләштерелгән бюджетының төп характеристикалары (керемнәрнең гомуми күләме, чыгымнарның гомуми күләме, бюджет дефициты) фаразы;

- район бюджеты проектына аңлатма язуы;

- бюджетара трансфертларны бүлү методикалары (методикалар проектлары) һәм исәп-хисаплар;

- чираттагы финанс елыннан һәм план чорының һәр елыннан соң килә торган елның 1 январена муниципаль эчке бурычның югары чиге;

- агымдагы финанс елына бюджетның көтелгән үтәлешен бәяләү;

- район Советы, суд системасы органнары, Контроль-хисап палатасы тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге органнарның бюджет сметалары проектлары күрсәтелгән бюджет сметаларына карата район Финанс-бюджет палатасы белән каршылыклар килеп чыккан очракта тапшырыла;

- Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларының керемнәр чыганаклары реестрлары;

- Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм аның нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм әлеге Устав белән билгеләнгән башка документлар һәм материаллар.

13. Чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты проектын төзү район Финанс-бюджет палатасы тарафыннан Россия Федерациясе Бюджет кодексы, федераль законнар, алар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.

14. Район Башкарма комитеты чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты турында карар проектын, агымдагы елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча, район Советы каравына кертә.

15. Район Советының муниципаль норматив хокукый акты белән билгеләнгән чираттагы финанс елына һәм план чорына район бюджеты турында карар проектын карау һәм аны раслау тәртибе бюджет турында карар чираттагы финанс елының 1 январеннан бюджет турындагы карар үз көченә керүне, шулай ук күрсәтелгән карар белән Россия Федерациясе Бюджет кодексының 184.1 статьясы нигезендә күрсәткечләрне һәм характеристикаларны (кушымталарны) раслауны күздә тотарга тиеш.

16. Район бюджеты турында карар финанс елының 1 январеннан үз көченә керә һәм 31 декабренә кадәр гамәлдә була, әгәр Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм (яки) район бюджеты турында карар белән башкасы каралмаган булса.

Район бюджеты турында карар билгеләнгән тәртиптә имзаланганнан соң, ун көннән дә соңга калмыйча, рәсми рәвештә басылып чыгарга тиеш.

17. Районның җирле үзидарә органнары район бюджетының баланслылыгын һәм бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу, бюджет процессын гамәлгә ашыру, дефицит зурлыгы, муниципаль бурыч күләме һәм структурасы, районның бюджет йөкләмәләрен үтәү буенча билгеләнгән федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнары үтәлешен тәэмин итәләр.

18. Район бюджеты керемнәре Россия Федерациясенең бюджет законнары, салымнар һәм җыемнар турында законнар һәм башка мәҗбүри түләүләр турында законнар нигезендә формалаша.

19. Район бюджеты чыгымнары Россия Федерациясе Бюджет кодексында каралган формаларда гамәлгә ашырыла.

20. Район бюджеты чыгымнарын федераль дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен финанслауга гамәлгә ашыру рөхсәт ителми, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән очраклардан тыш.

21. Муниципаль милек объектларына бюджет инвестицияләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

88 статья. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар

 

1. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу район бюджеты средстволары хисабына гамәлгә ашырыла.

 

89 статья. Район гражданнарының үзара салым акчалары

 

1. Гражданнарның үзара салым акчасы дигәндә гражданнарның җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләре аңлашыла. Гражданнарның үзара салымы тәртибендә түләүләр күләме районның (торак пункт яисә аның район чикләрендә авылара территориядә урнашкан территориясенең бер өлеше) барлык халкы өчен абсолют зурлыкта билгеләнә, халык саны район (торак пункт яисә аның район чикләрендә авылара территориядә урнашкан территориясенең бер өлеше) халкының гомуми саныннан 30 проценттан артмый торган һәм түләүләр күләме киметелергә мөмкин булган аерым категория гражданнардан тыш.

2. Әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән гражданнарның бер тапкыр бирелә торган түләүләрен кертү һәм файдалану мәсьәләләре җирле референдумда, ә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1 статьясы 1 өлеше 4, 4.1 һәм 4.3 пунктларында каралган очракларда гражданнар җыенында хәл ителә.

90 статья. Районның муниципаль бурыч алулары (муниципаль бурыч)

 

1. Район бюджеты дефицитын финанслау һәм бурыч йөкләмәләрен түләү максатында район муниципаль бурыч алуларны башкарырга хокуклы.

Муниципаль бурыч алулар дигәндә район исеменнән эчке базарда Россия Федерациясе валютасында урнаштырыла торган кыйммәтле кәгазьләр чыгару юлы белән башкарыла торган муниципаль бурыч алулар һәм Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезләмәләре нигезендә Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан һәм кредит оешмаларыннан җирле бюджетка җәлеп ителә торган кредитлар аңлашыла, алар буенча муниципаль бурыч йөкләмәләре барлыкка килә.

2. Район исеменнән муниципаль бурыч алуларны гамәлгә ашыру хокукына Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм район Уставы нигезендә район Башкарма комитеты ия.

3. Агымдагы финанс елы башына район бюджеты средстволары калдыклары агымдагы финанс елында вакытлыча касса өзеклекләрен каплауга һәм район исеменнән товарлар кайтартуга, эшләр башкаруга, хезмәт күрсәтүләргә төзелгән муниципаль контрактларны (әлеге муниципаль контрактлар шартлары нигезендә хисап финанс елында түләнергә тиеш), юридик затларга субсидияләр бирүгә бюджет ассигнованиеләрен (аларны бирү хисап финанс елында субсидияләр алучыларның акчалата йөкләмәләрен түләү өчен кирәкле сумма чикләрендә, финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы булып күрсәтелгән субсидияләр булган субсидия алучыларның әлеге максатларга файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренең калган суммасыннан артмаган күләмдә, район Советы карары белән каралган очракларда гамәлгә ашырыла) түләүгә җибәрелергә мөмкин.

 

91 статья. Район бюджеты үтәлеше

 

1. Район бюджетын үтәү Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә башкарыла.

2. Район бюджеты касса бердәмлеге һәм чыгымнарның ведомство буйсынуы нигезендә башкарыла.

3. Район бюджеты үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү, район бюджеты средстволарын алучыларның шәхси счетларын ачу һәм алып бару Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

4. Район бюджетын үтәү районның җыелма бюджет язмасы һәм районның касса планы нигезендә оештырыла.

 

92 статья. Бюджет хисаплылыгы. Район бюджеты үтәлеше турында еллык хисап

 

1. Район бюджет хисаплылыгы еллык булып тора.

2. Районның бюджет хисаплылыгы район бюджет средсволарының тиешле баш администраторларының бюджет хисаплылыгы нигезендә Финанс-бюджет палатасы тарафыннан  төзелә һәм район Башкарма комитетына тапшырыла.

3. Район бюджетының үтәлеше турында еллык хисап район Советы карары белән расланырга тиеш.

4. Район бюджеты үтәлеше турында еллык хисап, аны район Советына тапшырганчы, тышкы тикшерү узарга тиеш, ул бюджет средсволарының баш администраторларының бюджет хисаплылыгын тышкы тикшерүне һәм район бюджеты үтәлеше турында еллык хисап буенча бәяләмә әзерләүне үз эченә ала.

Район бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны эчке тикшерү әлеге Устав һәм район Советының муниципаль норматив хокукый акты белән билгеләнгән тәртиптә, Россия Федерациясе Бюджет кодексы таләпләрен үтәп, федераль законнарда билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, район Контроль-хисап палатасы тарафыннан башкарыла. Район составына керүче җирлекнең вәкиллекле органы мөрәҗәгате буенча, җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны тышкы тикшерү районның Контроль-хисап палатасы тарафыннан башкарылырга мөмкин.

5. Район Башкарма комитеты район бюджеты үтәлеше турында хисапны, аның буенча бәяләмә әзерләү өчен, агымдагы финанс елының 1 апреленнән дә соңга калмыйча тапшыра. Район бюджеты үтәлеше турында еллык хисап буенча бәяләмә әзерләү 1 айдан да артмаган срокта, бюджет средстволарының баш администраторларының еллык бюджет хисаплылыгын тышкы тикшерү күрсәткечләре нигезендә башкарыла.

6. Ел саен, агымдагы финанс елының 1 маеннан да соңга калмыйча, район Башкарма комитеты район Советына хисап финанс елына район бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны, район бюджеты үтәлеше һәм бюджет хисаплылыгы анализын үз эченә алган аңлатма язуын һәм муниципаль йөкләмә үтәлеше һәм (яисә) бюджет ассигнованиеләреннән файдалануның башка нәтиҗәләре турында белешмәләрне, район Советының хисап финанс елына район бюджеты үтәлеше турында карар проектын, район бюджеты үтәлеше турында башка бюджет хисаплылыгын, районның берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында бюджет хисабын һәм Россия Федерациясе бюджет законнарында каралган башка документларны тапшыра.

7. Район Советы район бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны карау нәтиҗәләре буенча район бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны раслау яки кире кагу турында карар кабул итә.

Район Советы тарафыннан район бюджеты үтәлеше турында еллык хисап кире кагылган очракта, ул мәгълүматларны ялгыш яки тулы булмаган чагылдыру фактларын бетерү һәм 1 айдан артмаган срокта кабат тапшыру өчен кире кайтарыла.

8. Район бюджеты үтәлеше турында карар белән хисап финанс елы өчен район бюджеты керемнәренең, чыгымнарының һәм дефицитының гомуми суммасы күрсәтелән район бюджеты үтәлеше турында хисап раслана. Район Советының хисап финанс елында район бюджеты үтәлеше турында карарына аерым кушымталар белән түбәндәге күрсәткечләр раслана:

- бюджетлар керемнәре классификациясе кодлары буенча район бюджеты керемнәре;

- район бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча район бюджеты чыгымнары;

- бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча район бюджеты чыгымнары;

- бюджет дефицитын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча район бюджеты дефицитын финанслау чыганаклары.

Район бюджеты үтәлеше турында карар белән, шулай ук район бюджеты үтәлеше турында карар кабул итү өчен, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, аның нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, район Советының муниципаль хокукый акты белән билгеләнгән башка күрсәткечләр раслана. 

 

93 статья. Муниципаль финанс контроле

 

1. Муниципаль финанс контроле бюджет мөнәсәбәтләрен җайга салучы хокукый актлар, гавами норматив йөкләмәләрне һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан физик затларга башка түләүләр буенча йөкләмәләрне шарт белән чикләүче хокукый актлар үтәлешен тәэмин итү, шулай ук бюджеттан средстволар бирү турында дәүләт (муниципаль) контрактлары, шартнамәләре (килешүләре) шартларын үтәү  максатында гамәлгә ашырыла.

Тышкы һәм эчке, башлангыч һәм соӊгы муниципаль финанс контроле була.

2. Тышкы муниципаль финанс контроле Тукай муниципаль районы Контроль-хисап палатасының контроль эшчәнлеге булып тора.

3. Эчке муниципаль финанс контроле Тукай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының эшчәнлеге булып тора.

4. Башлангыч контроль район бюджетын үтәү барышында бюджет бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатында башкарыла.

5. Соңгы контроль район бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре буенча аның үтәлешенең законлылыгын, хисап һәм хисаплылыкның дөреслеген билгеләү максатыннан башкарыла.

 

XVII бүлек. РАЙОН УСТАВЫН КАБУЛ ИТҮ. ӘЛЕГЕ УСТАВКА ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ

 

94 статья. Район Уставы проектын әзерләү, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе

 

1. Район Уставы проекты, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советы карары проекты район Советына район Башлыгы, район Советы депутатлары, район Башкарма комитеты Җитәкчесе, Тукай районы прокуроры, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, гражданнарның инициатив төркемнәре тарафыннан кертелергә мөмкин.

2. Район Уставы проектын, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проектын әзерләү өчен, район Советы карары белән махсус комиссия төзелергә мөмкин. Әлеге комиссия эшендә катнашу өчен, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белгечләре, экспертлар чакырылырга мөмкин.

3. Район Уставы проекты, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советы карары проекты аларны карау көненә кадәр 30 көн алдан басма массакүләм мәгълүмат чарасында басылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш, «Светлый путь» газетасында яки «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштыру юлы белән, шул ук вакытта район Советы тарафыннан күрсәтелгән Устав проекты,  күрсәтелгән район Советы карары проекты буенча тәкъдимнәрне исәпкә алу тәртибе, шулай ук гражданнарның аның буенча фикер алышуда катнашу тәртибе бастырылып чыгарга (халыкка җиткерелергә) тиеш. Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе яки Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләрен төгәл кабатлау формасында әлеге норматив хокукый актларга туры китерү максатында район Уставына үзгәрешләр кертелгәндә, район Уставына үзгәрешләр кертү турында муниципаль хокукый акт проекты буенча тәкъдимнәрне исәпкә алу тәртибен, шулай ук гражданнарның аның буенча фикер алышуда катнашу тәртибен рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) таләп ителми.

4. Район Советы утырышында карау алдыннан район Уставы проекты, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советы карары проекты буенча әлеге Устав нигезендә халык тыңлаулары үткәрелә, район Уставына Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе яки Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләрен төгәл кабатлау формасында әлеге норматив хокукый актларга туры китерү максатында  үзгәрешләр кертелгән очраклардан тыш.

 

95 статья. Район Уставы проектын әзерләү, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе

 

1. Район Уставы проектын, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советы карары проектын карау район Советы тарафыннан кимендә ике укылышта район Советы регламенты нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Район Уставы проектын, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң, әлеге проект район Башлыгы тарафыннан хокукый инициатива хокукына ия субъектларга төзәтмәләр кертү өчен җибәрелә. 

3. Район Уставы, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар район Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек өчтән ике өлеше тавышы белән кабул ителә.

4. Район Уставын федераль законга, Татарстан Республикасы законына туры китерү әлеге закон актларында билгеләнгән срокта гамәлгә ашырыла.  Федераль закон, Татарстан Республикасы законы белән күрсәтелгән срок билгеләнмәгән булса, район Уставын федераль законга, Татарстан Республикасы законына туры китерү срогы тиешле федераль закон, Татарстан Республикасы законы үз көченә керү датасын исәпкә алып билгеләнә, Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый акт проектын рәсми бастырып чыгару (халыкка игълан итү) һәм халык тыңлауларында фикер алышу, аның буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу, район Советы утырышларын үткәрү зарурлыгы, мондый муниципаль хокукый актны дәүләт теркәвенә алу һәм рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) сроклары, кагыйдә буларак, алты айдан да артмаска тиеш. 

 

96 статья. Район Уставының, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарның үз көченә керү тәртибе

 

1. Район Уставы, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советы карары, кабул ителгәннән соӊ, район Башлыгы тарафыннан федераль законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве өчен муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү өлкәсендә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының территориаль органына җибәрелә.

2. Район Уставы проекты, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советы карары проекты аларны карау көненә кадәр 30 көн алдан басма массакүләм мәгълүмат чарасында басылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш, «Светлый путь» газетасында яки «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча, шулай ук дәүләт теркәвенә алынганнан соң «Россия Федерациясендә норматив хокукый актлар» Россия Юстиция министрлыгы порталында (http://pravo-minjust.ru, http://право-минюст.рф, челтәр басма сыйфатында теркәлү: Эл № ФС77-72471, 05.03.2018) урнаштыру юлы белән.

Район Башлыгы теркәлгән район Уставын, район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый актны муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү өлкәсендә федераль башкарма хакимият органының территориаль органыннан район Уставы, район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый акт хакында белешмәләрне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре уставларының дәүләт реестрына кертү турында «Муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәве турында» 2005 елның 21 июлендәге 97-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы 6 өлешендә каралган хәбәрнамә кергән көннән җиде көн эчендә бастырып чыгарырга (халыкка җиткерегә) тиеш.

Муниципаль хокукый актны яки җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүне рәсми бастырып чыгару дип аның тулы текстын районда таратыла торган вакытлы матбугатта бастырып чыгару санала.

Муниципаль хокукый актларны һәм килешүләрне рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) өчен җирле үзидарә органнары шулай ук челтәр басмасыннан файдаланырга хокуклы. Муниципаль хокукый актның тулы тексты рәсми челтәр басмасында басылып чыккан (урнаштырылган) очракта, күләмле графиклы һәм таблицалы кушымталарны басма матбугатта чыгармаска мөмкин.

3. Район Уставына кертелгән һәм җирле үзидарә органнары структурасын, җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләр бүлүне үзгәртә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр (район Уставын федераль законнарга туры китерү очракларыннан, шулай ук район Башлыгының һәм җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының вәкаләтләре, вәкаләтләр срогы, сайлау тәртибе үзгәрү очракларыннан тыш) район Уставына күрсәтелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый актка кул куйган район Башлыгының вәкаләтләре срогы тәмамланганнан соң үз көченә керә.

4. Район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр муниципаль хокукый акт белән кертелә, ул түбәндәгечә  рәсмиләштерелергә мөмкин:

1) район Башлыгы имзалаган район Советы карары;

2) район Советы тарафыннан кабул ителгән һәм район Башлыгы имзалаган аерым норматив хокукый акт. Бу очракта әлеге хокукый актка район Советының аны кабул итү турында карары реквизитлары куела. Район Советыныӊ мондый карарына район Уставына кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр үз көченә керү турында күчмә нигезләмәләр һәм (яки) нормалар кертү рөхсәт ителми.

5. Район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый акт белән район Уставын яңа редакциядә бәян итү рөхсәт ителми. Бу очракта районның яңа Уставы кабул ителә, ә элек гамәлдәге Устав һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы муниципаль хокукый актлар районның яңа Уставы үз көченә кергән көннән үз көчен югалткан, дип таныла.

pdf
Скачать текст
PDF, 9.00 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International