ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«27» декабрь 2023 ел № 41/3
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Тукай муниципаль районы Советы карары проекты
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, муниципаль район уставыныӊ 95, 96 статьялары нигезендә еспубликасы Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Ре муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын 1 кушымта нигезендә беренче укылышта кабул итәргә һәм аны халык тыңлауларына чыгарырга.
2. Расларга:
- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын 1 кушымта нигезендә;
- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибен 2 кушымта нигезендә.
- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибен 3 кушымта нигезендә.
3. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын 2024 елныӊ 16 январендә 18.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үткәрергә дип билгеләргә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, 2 кат (муниципаль район Советыныӊ утырышлар залы).
4. Түбәндәге составта халык тыңлауларын үткәрү буенча комиссия төзергә:
1) Закиров Рөстәм Илдус улы – муниципаль район Башлыгы урынбасары, комиссия рәисе;
2) Әбделманова Роза Николаевна – комиссия әгъзасы;
3) Бухарина Наталья Владимировна – комиссия әгъзасы.
5. Халык тыңлауларын үткәрү буенча комиссиягә халык тыӊлауларын үткәрүне, әлеге карар проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен кабул итүне һәм исәпкә алуны тәэмин итәргә.
6. Законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә халык тыңлауларында әйтелгән һәм фикер алышу барышында кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, карар проектын эшләп бетерергә һәм Совет каравына кертергә.
7. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2023 елныӊ 27 декабрендәге 41/3 номерлы карарына 1 кушымта
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ» МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ УСТАВЫНА ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА»
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ КАРАРЫ ПРОЕКТЫ
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, муниципаль район уставыныӊ 95, 96 статьялары нигезендә еспубликасы Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Ре муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1) 26 статьяныӊ 11 өлеше 2 пункты «б» пунтчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, район сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференциясендә) Татарстан Республикасы Башлыгына (Рәисенә) (Татарстан Республикасы Премьер-министрына) Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә алдан хәбәр итеп, түләүсез нигездә катнашу;
2) 26 статьяныӊ 14, 15 пунктларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
14. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) карары буенча Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.
15. Әлеге статьяның 14 өлеше нигезендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау факты ачыкланганда, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, Җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату яки күрсәтелгән затларга карата башка җаваплылык чарасын куллану турында гариза белән тиешле карар кабул итәргә вәкаләтле җирле үзидарә органына яки судка мөрәҗәгать итә.
3) 26 статьяныӊ 18 пункты үз көчен югалткан дип танырга;
4) 40 статьяныӊ 2 өлеше 4 пункты икенче абзацасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Аларга карата Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тарафыннан вазыйфадан читләштерү турында хокукый акт чыгарылган район Башлыгы яисә район Башкарма комитеты Җитәкчесе әлеге хокукый актка рәсми басылып чыккан көннән 10 көн эчендә суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы. Суд гаризаны карарга һәм гариза биргән көннән 10 көннән дә соңга калмыйча карар кабул итәргә тиеш.
5) 40 статьяныӊ 5 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Татарстан Республикасы Башлыгыныӊ (Рәисенеӊ) (Татарстан Республикасы Премьер-министрының) район Башлыгы вазыйфасыннан читләштерү турында хокукый акты яисә район Башлыгын отставкага җибәрү турында район Советы карары нигезендә вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган район Башлыгы әлеге хокукый актка яисә карарга суд тәртибендә шикаять биргән очракта, район Советы, суд карары закон көченә кергәнче, үз составыннан район Советы тарафыннан сайланучы район Башлыгын сайлау турында карар кабул итәргә хокуклы түгел.
6) 46 статьяныӊ 2 пункты икенче абзацасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Конкурс комиссиясе әгъзаларының яртысы район Советы, ә икенче яртысы Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тарафыннан билгеләнә.
7) 49 статьяныӊ 2 өлеше 2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Татарстан Республикасы Башлыгыныӊ (Рәисенеӊ) (Татарстан Республикасы Премьер-министрының) – федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә контракт шартларын бозуга бәйле рәвештә, шулай ук әлеге Уставның 45 статьясы 5 өлешендә билгеләнгән чикләүләрне үтәмәүгә бәйле рәвештә;
8) 49 статьяныӊ 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Район Башкарма комитеты Җитәкчесе белән контракт суд тәртибендә Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) гаризасы нигезендә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәүгә, вазыйфаларны башкармауга бәйле рәвештә өзелергә мөмкин..
9) 55 статьяныӊ 7 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясенеӊ (алга таба – сайлау комиссиясе) вәкаләтләре, аның эшчәнлеге тәртибе һәм гарантияләре федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге Устав белән җайга салына. Район сайлау комиссиясенең вәкаләтләре район Советы мөрәҗәгате нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча территориаль сайлау комиссиясенә йөкләнергә мөмкин.
10) 57 статьяныӊ 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Муниципаль хезмәт вазыйфасы – әлеге Устав нигезендә төзелә торган җирле үзидарә органының, сайлау комиссиясенең яки муниципаль вазыйфаны биләүче затның вәкаләтләрен үтәүне тәэмин итү буенча бурычларның билгеләнгән даирәсе белән җирле үзидарә органындагы, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе (алга таба – сайлау комиссиясе) аппаратындагы вазыйфа.
11) 59 статьяныӊ 1 өлеше 5 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
вазыйфаи бурычларны үтәү өчен, шулай ук җирле үзидарә органы, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе (алга таба – сайлау комиссиясе) эшчәнлеген камилләштерү турында тәкъдимнәр кертүгә билгеләнгән тәртиптә кирәкле мәгълүмат һәм материаллар алу;
12) 59 статьяныӊ 3 өлеше 4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
җирле үзидарә органында, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе (алга таба – сайлау комиссиясе) аппаратында билгеләнгән эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен, вазыйфаи инструкцияне, хезмәт мәгълүматы белән эшләү тәртибен үтәргә;
13) 60 статьяныӊ 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Җирле үзидарә органы, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе (алга таба – сайлау комиссиясе) ликвидацияләнү яисә җирле үзидарә органы, сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләренең штаты кыскару сәбәпле, муниципаль хезмәткәр белән хезмәт шартнамәсе өзелгәндә, муниципаль хезмәткәргә оешманы ликвидацияләүгә яисә оешма хезмәткәрләренең штаты кыскаруга бәйле рәвештә эштән азат ителгән очракта, хезмәт законнары белән билгеләнгән гарантияләр бирелә
14) 72 статьяныӊ 1 өлеше 1, 2 пунктларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
1) затның үзе бер ягы булган мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәве, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш;
2) зат тарафыннан үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирмәве, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш, яисә белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирүе;
15) 72 статьяныӊ 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Муниципаль вазыйфаны биләүче зат үзенә буйсынган затның мәнфәгатьләр конфликтына китерә яки китерегә мөмкин булган шәхси кызыксынуы турында белгәндә, ышаныч югалтуга бәйле рәвештә, шулай ук мунципаль вазыйфаны биләүче зат үзенә буйсынган зат бер ягы булган мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәгәндә, эштән чыгарылырга (вазыйфадан азат ителергә) тиеш, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2023 елныӊ 27 декабрендәге 41/3номерлы карарына 2 кушымта
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча тәкъдимнәр Тукай муниципаль районы Советына язма рәвештә төзәтмәләр таблицасы формасында түбәндәге үрнәк нигезендә кертелә:
№ |
Пункт, пунктча |
Карар проектыныӊ тексты |
Төзәтелгән текст |
Төзәтүне исәпкә алып, карар проекты тексты |
Төзәтмәләр авторы (фамилиясе,исеме, атасыныӊ исеме, адресы, телефоны, эш (уку) урыны) |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт;
почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт
яисә факс буенча 8(8552)70-37-82.
Тәкъдимнәр карар проекты «Якты юл» («Светлый путь») газетасында басылып чыккан көннән 2024 елныӊ 15 январенә кадәр эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
2. Халык тыӊлауларында чыгыш ясау хокукы белән катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт;
почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт
яисә факс буенча 8(8552)37-85-02.
Гаризалар, халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2023 елныӊ 27 декабрендәге 41/3 номерлы карарына 3 кушымта
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Тукай муниципаль районы Советы карары проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибе
2. Халык тыңлауларында үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чыгыш ясау хокукы белән катнашучылар булып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советына халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр җиде көннән дә соңга калмыйча язма гаризалар тапшырган район халкы тора.
3. Халык тыңлауларында чыгыш ясау хокукыннан башка барлык кызыксынган район халкы катнаша ала.
4. Катнашучылар халык тыңлаулары башланырга 30 минут кала теркәлә башлый.
5. Халык тыӊлауларында район башлыгы яки район башлыгы урынбасары рәислек итә.
6. Халык тыӊлаулары рәислек итүченең катнашучыларга фикер алышына торган мәсьәләнең асылы, тыңлаулар үткәрү тәртибе турында хәбәр итүче кереш сүзе белән ачыла.
7. Беркетмәне рәсмиләштерү, кергән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне исәпкә алу өчен, рәислек итүче тәкъдиме буенча секретариат җитәкчесе һәм ике әгъзасы составында халык тыңлаулары секретариаты сайлана.
8. Төп доклад белән эшче төркем әгъзасы чыгыш ясый.
9. Чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашучылар, гариза бирү вакытына карап, чират тәртибендә үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чакырыла.
10. Халык тыңлауларында катнашучыларның чыгышлары 5 минуттан артмаска тиеш.
11. Халык тыңлауларында катнашучылар, чыгыш тәмамланганнан соӊ, рәислек итүче рөхсәте белән чыгыш ясаучыларга сораулар бирергә хокуклы.
12. Халык тыңлауларында катнашучылар халык тыңлаулары барышына кысылырга, аны өзәргә һәм үткәрүгә комачауларга хокуклы түгел.
13. Халык тыңлауларын үткәргәндә тәртип саклау халык тыңлауларында катнашу өчен мәҗбүри шарт булып тора.
14. Катнашучылар тарафыннан халык тыңлауларын үткәрү тәртибе бозылган очракта, рәислек итүче аларны утырыш залыннан чыгаруны таләп итәргә хокуклы.
15. Чыгышлар тәмамланганнан соң, рәислек итүче халык тыңлаулары барышында әйтелгән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне ачыклау өчен, халык тыңлаулары секретариаты җитәкчесенә сүз бирергә мөмкин.
16. Тыңлауларда катнашучыларның барлык искәрмәләре һәм тәкъдимнәре халык тыңлаулары беркетмәсенә кертелә. Беркетмә билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы Советы материалларында саклана.
17. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә эшче төркем тарафыннан әзерләнә.
18. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә халыкка игълан ителергә тиеш.
19. Халык тыңлауларын үткәрүне оештыру һәм матди-техник тәэмин итүне район Советы аппаратыныӊ оештыру бүлегенә йөкләргә.