Боерган авылында гомер итүче Шөймәрданова Рәйсә Шәйхаттар кызын 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Аны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ,оерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов ,район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимтан Зарипов килде.Алар юбилярга изге теләкләрен юлладылар, исән-имин булып яшәвен теләделәр