«Авыл яшьләре» Спартакиадасында уңыш яуладылар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Тукай районы җыелма командасы Зәй шәһәрендә узган «Авыл яшьләре» Х Җәйге авыл спорт уеннарында катнашты. Республиканың барлыгы 2000нән артык спортчысы биредә 14 спорт төре буенча көч сынашты – мас-рестлинг, көрәш, гер күтәрү, аркан тарту, җиңел атлетика, волейбол (ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында), туристлыкта күп төрле ярышлар, билбау көрәше, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон, сыер савучылар һәм механизаторлар арасында ярышлар.

Тукайлылар Камилла Елисеева белән Эмиль Җиһаншин билбау көрәшендә 1нче урын яулады. Мас-рестлингта Алия Сираева – 2нче, Ленара Газизҗанова – 3нче урында, ә Тукай районы командасы 43 район арасында 4нче урынга лаек булды. Гер спортында Марат Шәйхетдинов, шашка ярышларында Илдар Исламов 4нче урыннарны алдылар, дип хәбәр итә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International