«Иң яхшы ишегалды» конкурсында иң уңганнар җиңде

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында, авыл җирлекләрендә яшәүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында, «Иң яхшы ишегалды» конкурсы уздырыла. Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә барлыгы өч гаиләдән портфолио кабул ителде. Ул гаиләләр белән без газета укучыларыбызны таныштырып бардык.

Конкурсның жюри әгъзалары, портфолиолар белән танышканнан соң, һәр ихатаны үзләре дә карап чыкты. Һәм җиңүче дип, Иске Җирекле авылыннан Илдар белән Лилия Кадыйровлар гаиләсе танылды. Борды авылыннан Эльмира белән Александр Клементьевлар, шулай ук Юлия белән Георгий Утяшовлар гаиләләренең ихаталарын да яхшы яктан бәяләделәр. Конкурста катнашкан өч гаилә дә спорт кибетенә акча сертификаты, Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International