Булачак солдатлар «Татарстан» совхозы поселогына җыелды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Районда һәр ел саен зурлап «Армиягә чакырылучы көне» уздыру традициягә керде. 2017 елның көзге чакырылыш кампаниясе алдыннан шундый чара Кнәз мәдәният йортында үткәрелде.

Хәрби комиссар Дамир Вәлиев район егетләренең сәламәтлекләре буенча да, хәрби әзерлекләре буенча да республикада иң яхшылар рәтендә булуларын билгеләп үтте. Якташлар хезмәт иткән хәрби частьлардан бары тик рәхмәт хатлары гына килүен әйтте. Булачак солдатларга да ул үзләреннән өлкәннәрдән калышмауларын, сынатмауларын теләде. Армия ул дисциплинага, авыр хәлләрдән чыгу юлларына өйрәтә торган тормыш мәктәбе, дип билгеләп үтте хәрби комиссар. Армиягә чакырылучыларга изге сәфәрләр, имин көннәр теләде.

Егетләргә үз киңәшләрен җиткерергә район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм башка кунаклар килгәннәр иде. Аларның котлавына армиядә хезмәт итеп кайткан өч егетнең әнисе дә кушылды. Үгет-нәсихәтләрен шулай ук район имам-хатыйбының ярдәмчесе Рамил хәзрәт тә җиткерде. 

Күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан Илназ Хәммәтовның һәм Стас Беловның чыгышы егетләрдә аеруча кызыксыну уятты. Алар армия хезмәтен ничек бар, шулай итеп тасвирлап бирделәр. Намус белән, гадел хезмәт итегез, авырлыклардан курыкмагыз, диделәр. 

Кичәнең иң дулкынландыргыч өлеше, мөгаен, армиягә китәсе егетләргә туган җирнең бер уч туфрагын тапшыру булгандыр. «Туфракны югалтмагыз, ул һәрвакыт сезнең күңелегезне җылытып торсын, начарлыклардан сакласын, нигезегез, сезне яратучы, зарыгып көтеп торучы туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында искәртеп торсын», – диделәр туфракны егетләрнең кулларына тоттырган кызлар. Бу мизгелләрдә күпләрнең күзләре яшьләнде.

Армиягә китәсе егетләрне котларга Кнәз мәктәбе укучылары, бакча балалары да килгән иде. Әлбәттә инде, озату кичәсе кызлар катнашыннан башка да узмады. Алар егетләргә хәерле юллар теләде, чәчәкләр һәм парлы вальс бүләк итте. Чара поселок үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды, дип яза даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International