Тукайлылар контакт-үзәккә мөрәҗәгать итеп бирә алалар.

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Районда бүгенге көндә федераль ташламаларга ия булган 3339 тукайлы яши. Алар социаль хезмәтләр тупланмасына, ягъни дәүләт тарафыннан бирелә торган социаль ярдәм алуга хокуклы. Ләкин әлеге тупланмадан баш тартучылар да бар, дип белдерде Раил Расыйхович.

Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләренә әлеге социаль ярдәм турында сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә шәхси аңлату эше уздырылган. Узган ел белән чагыштырганда социаль тупланмадан баш тартучылар саны районда кимегән. Агымдагы елның 1 сентябренә федераль ташламаларга ия тукайлыларның 2037се социаль хезмәтләр тупланмасын кирәк түгел дип белдергән. Бу барлык күрсәткечнең 61 проценты. Узган 2016 елда исә баш тартучылар 61,7 процентны тәшкил иткән. Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев әйткәнчә, Тукай районы әлеге өлкәдә республиканың 5 иң яхшы районы исемлегенә керә.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр тупланмасы 1 февральдән 5,4 процентка артты һәм бүгенге көндә ул 1048 сум тәшкил итә.

Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеге, пенсия, ана капиталы, төрле льготалар алу өчен кирәкле документлар турында сорауларны тукайлылар контакт-үзәккә мөрәҗәгать итеп бирә алалар. Телефон номерлары: 074, 30-42-42.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International