Күзкәй авылының «Хатирә» клубы кышкы сезонны ачып җибәрде

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

2000 елдан бирле Күзкәй китапханәсендә «Хатирә» өлкәннәр клубы эшли. Нинди генә чара узса да шушы клубка йөрүчеләр минем төп таянычым булып торалар. Җәйге эшләр тәмамланып килә, хәзер инде үзеңнең сәламәтлегең турында да кайгыртырга, дусларың белән аралашырга да, китап-журнал укырга вакыт табарга була. Шул уңайдан «Хатирә» клубында да кышкы сезонны башлап җибәрдек, өлкәннәр көненә багышлап «Яшик әле көзләрне дә яз итеп...» дигән очрашуга җыелдык. Сагынышканбыз, сөйләшеп сүзләр бетми, һәркемнең дә уртаклашырдай сөенече бар. «Әллүки» фольклор коллективын һәм «Хатирә»не оештыруда катнашкан Флүрә апа Нуриеваны 75 еллык юбилее белән котладык, аңа багышлап Хәмдия Акмалова шигырь язган һәм ул аны күзләрдән яшь китерерлек итеп укыды. Шулай ук «Хатирә»нең активистлары Тәгъзимә, Марсельләрнең туган көннәре, аларга багышланган котлаулар да, укытучы-ветераннарыбызны да һөнәри бәйрәмнәре белән котлаулар да шигырь-җырлар белән үрелеп барды. Суфия апа Шәмсетдинованың сәнгатьле итеп шигырь сөйләве дә очрашуда матур бизәк булды. Ә кичә соңыннан ветераннарыбызның ду китереп биюләрен күргәч, «Көзләрдә дә язлар кабатлана...» дигән гыйбарәнең дөреслегенә тагын бер кат ышанасың, дип яза Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International