Эчке эшләр министрлыгы тукайлыларның фикере белән кызыксына

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә эчке эшләр органнары эшчәнлеге барышының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын ачыклау өчен иҗтимагый фикерне сораштыру төп күрсәткеч булып тора.  Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы халык арасында сораштыру үткәрә. Аның төп максаты – аерым кешеләрнең куркынычсызлыгы дәрәҗәсен һәм республика полиция хезмәтеннән халыкның ни дәрәҗәдә канәгать булуын ачыклау.

Сораштыру нәтиҗәләре министрлык җитәкчелеге тарафыннан алдагы эшчәнлеккә төзәтмәләр кертүдә файдаланылачак, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Сораштыруда барлыгы 12 сорау, җавап бирү берничә минут вакытны ала. Махсус теркәлү узарга кирәк түгел. Анонимлык та саклана. Сораштыруда катнашу өчен тукаевский.16.мвд.рф сылтамасы аша министрлык сайтына керергә кирәк. Тавыш бирүдә катнашканда башка респондентларның да җаваплары күренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International