Хезмәт министрлыгының канун проекты 2018 елның 1 гыйнварына хезмәт хакының минималь күләмен 9,485 мең сумга (2017 елның II кварталы өчен яшәү минимумының 85 проценты) җиткерергә уйлый. Ә 2019 елның гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерү ниятләнә.