Идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шалтыратулар 22 гыйнвардан 5 февральгә кадәр 9.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Кайнар линия телефоннары – 238-52-11 һәм 238-96-84.
Белгечләр кызыксынучыларга саклану битлекләрен киеп йөрү, балаларны эпидемия көчле булган урыннарда авыру йоктырудан саклау ысуллары турында сөйләячәк, температура режимы турында киңәшләрен бирәчәк һәм башка шуның ише сорауларга җавап табарга булышачак.
Сүз уңаеннан, хәзергә Татарстанда авыру дәрәҗәсе эпидемия чиген узмаган, республикада грипп очрагы теркәлмәгән.
Чыганак:Татар-информ