Ленинград блокадасы өзелгән көнгә багышлап Батырлык дәресе узды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели.

Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.
Шул уңайдан Кенәз мәдәният йорты каршында эшләп килүче"Патриок" музеенда Батырлык дәресе узды ,анда «Лебёдушка»  балалар бакчасының өлкән төркеменнән нәниләр катнашты    Чараның  максаты - 871 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International