02 февраль көнне Новотроицкое мәктәбендә республикакуләм “Иң шәп вожатый-2018“ бәйгесенең район туры узды.Ул иң яхшы отряд вожатыен ачыклады. Бәйге Татарстан Варислар Союзының иң уңышлы проектларының берсе. Укучылар төрле номинацияләрдә сыналдылар. Конкурсның финалында түбәндәге бәйгеләр оештырылды: яшьләр үзләре һәм башкарган эшләре белән таныштыру, (самопрезентация);медицина һәм хокук темалары буенча cорауларга җавап биру; Балалар белән ничек эшли белүләрен ачыклау өчен, педагогик шартлар дигән бирем тәкъдим иту; тормыш шартларыннан чыгу юлларын сөйләп биру;класстан тыш чара үткәрү. Нәтиҗәдә, “Иң яхшы вожатый-2018“ исеменә Круглое Поле мәктәбенең 8 класс укучысы Пугач Аня лаек булды . Ул конкурсның зона этабында районыбыз данын яклаячак.