Ак калфаклар .Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

 

Ил күгендә кояш балкый, йолдыз яна,

Табыналар мөселманнар ярым айга.

Нурын чәчә тулган айдай асыл затлар –

Каш өстендә сәйлән чиккән ак калфаклар.

 

Диңгезләр киң, диңгез ярсу, диңгез тирән,

Кичү белгән батырларга диңгез тездән.

Аларга көч биреп тора изге җаннар –

Саф бәгырьле, пакъ күңелле ак калфаклар.

 

Сабыр канатлары ныклы, хыял зурдан.

Атлый алар, туры юлдан, изге юлдан.

Маяк булып юл күрсәтә киләчәккә

Төсен җуймас ак калфаклар, ак калфаклар!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International