31 март көнне,Арча шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасының чемпионаты узды. Әлеге ярышлар «Сәламәтлек» дип исемләнгән XV авыл спартакиадасы кысаларында үтте. Чемпионатта безнең район егетләре :Югары Байлар авылыннан ,спорт мастерлыгына кандидат Хаҗмиев Нәфис (65 кг),Калмаштан-спорт мастерлыгына кандидат Жеребенков Александр(80 кг), Югары Байлар авылы егете ,спорт мастеры кандиданты Алмаз Харисов ( 85 кг.) ,Сәмәкәй егете,спорт мастеры кандидаты Сагитов Марат (90 кг), Түбән Суыксудан,РФ спорт мастеры Алия Сираева(80 кг.) үлчәү категориясендә- 1 нче урыннарга лаек булдылар
Тубән Суыксудан 100 кг үлчәү категориясендә,спорт мастерлыгына кандидат Шәмсиев Айзат - 2 нче урын,65 кг. улчәү категориясендә , спорт мастерына кандидат Зәйнәшева Альфина ( Бай Буляк авылы ) -3 нче яулады
Гомуми нәтиҗәләр буенча Тукай районы командасы -2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!