2017 елда «Татагролизинг» 1,11 млрд. сумлык техника һәм җайланмалар саткан

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2017 ел йомгаклары буенча, «Татагролизинг» АҖ 1,11 млрд. сумлык 624 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары саткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган киңәшмәдә «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин үткәрде.

«Техника сату-алу шартнамәләре буенча да, шулай ук лизингка да сатыла. Бүгенгә компаниянең гамәлдәге шартнамәләр портфеле 2,6 млрд. сум тәшкил итә, бу - 1000нән артык шартнамә», - диде Азат Зиһаншин.

2017 елда «Татагролизинг» АҖ 1,11 млрд. сумлык 624 бер. авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары саткан. Иң күп сатыла торган техника азык җыю һәм ашлык җыю комбайннары, чәчкечләр һәм туфрак эшкәртү техникасы. 2018 елда сату күләмнәрен 1,3 млрд. сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International