Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узачак

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Казанда 25-27 апрельдә Спортның су төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Анда бөтен илдән иң яхшы синхрончылар катнашачак. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларның беренче көнендә спортчылар турнирны катнаш программада ачачак, аннары “соло” категориясе техник программасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук 25 апрельдә турнирның ачылыш тантанасы узачак, бу көнне турнир төркемнәрнең ирекле программада чыгышы белән тәмамланачак.

26 апрельдә спортчылар “соло” ирекле программасында, шулай ук төркемнәр һәм дуэтлар чыгыш ясаячак. Россия чемпионаты 27 апрельдә дуэтларның ирекле программасы белән тәмамланачак.

Дирекция сайтында Россия чемпионатына билетлар сатыла башлады. Иртәнге сессияләрне карау өчен билетлар 100-150 сум торса, кичке сессиягә – 200-250 сум. Ярышлар көннәренә билетларны Спортның су төрләре сарае сайтыннан сатып алырга мөмкин.

Подробная информация о мероприятиях размещена на сайте АНО «Дирекция спортивных и социальных проектов» www.dspkazan.com

Татар -информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International