Тулаем республика буенча 22 майга язгы чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган, бу барлык мәйданның 87%ын тәшкил итә. Бөртекле культуралар 951,1 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни планга карата 93%. Шул исәптән бодай – 356,7 мең га (99%), орлык кукурузы – 50,7 мең га (85%).
Көнбагыш 109,9 мең га (85%) чәчелгән, рапс – 93,2 мең га (86%). Бәрәңге 2,2 мең га (38%) утыртылган, яшелчәләр – 1,3 мең га (57%).
Язгы чәчүне Зәй районы (48,7 мең га), Сарман районы (52 мең га) һәм Әтнә муниципаль районы игенчеләре (26,4 мең га) төгәлләде. Азнакай муниципаль районында 55 мең га (90%) чәчелгән, Чистай районында – 53,6 мең га (84%), Арча – 53,6 мең га (83%), Буа – 52,8 мең га (83%), Актаныш – 52,5 мең га (93%), Мөслим районында – 52 мең га (89%).
Чыганак http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1205438.htm