16 июнь көнне ,Тукай районының барлык авыл җирлекләрендә,21400 кешене берләштергән, халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуй төрле бүләкләүләр,уеннар,ярышлар белән гөрләп узды.