«Шигырьләр түшәлгән сукмакта” дип аталган искә алу кичәсе узды.

2018 елның 26 июне, сишәмбе

21 июнь  көнне, Күзкәй авыл китапханәсендә шагыйрь Фәннур Сафинга багышланган   «Шигырьләр түшәлгән сукмакта” дип аталган искә алу кичәсе узды.  "Һәр авылның үз шагыйре, үз Тукае бар бит ул.."дип аталган китап кургәзмәсе бик матур  урнаштырылган иде . Аның кичәсе  "Хушлашырга ашыкма"дигән җыр белән башланып китте . Ф.Сафинның лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан күп кенә җыр­лар иҗат ителә һәм зур популярлык казана,шул җырларны кичәдә катнашучылар башкарды,аның шигырьләре укылды.Фәннурнең классташлары  Хәсәнов Рәфис, Хафизова Кәусария, Зиятдинов Ринат аның турындагы  хәтирәләрне яңарттылар,аның мәктәп чорындагы,яшьлек елларын искә алдылар.Аның партадаш дусты  Шәфыйков  Фәйсуннең  фото альбомыннан  ,кичәдә катнашучылар яңадан-яна  фотолар курделәр ,беренче шигырьләре белән таныштылар,Фәйсун аның җырларын курайда уйнап башкарды. 

Нәбиуллина Заһидә апа   Фәннур  Сафинның Яр Чаллы шәһәрендә «Ләйсән” әдәби  берләшмәсендә очрашуларын  искә алды,аның шигырен  сәнгатьле итеп укыды . Түбән Кама шәһәренән  килгән  Абдуллина Фәрида язучының анда эшләгән чоры белән уртаклашты,аның иҗат юлы белән таныштырды.Чарада  Калмаш ,Калмия, Югары Байлар авылыннан килгән китапханәчеләр дә бик актив катнаштылар

 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International