Абрамова Антонида Николаевнага 95 яшь

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

 Бәтке авылында яшәүче тыл ветераны Абрамова Антонида  Николаевнаны 95   яше белән котладылар.

 Бу истәлекле көндә Антонида  Николаевнаны   Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ганиева, район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов   котлады.Аңа  РФ Президенты Владимир Путинның   котлау открыткасы һәм район  башлыгы исеменнән  бүләкне   тапшырдылар. Юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тынычлык теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International