Тукайлыларны юлларны төзекләндерү, чүплекләрне юкка чыгару, урамнарны яктырту проблемалары борчый

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

«Халык контроле»ндә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләрен Сәрия Сабурская ачыклады Шушы көннәрдә хакимиятнең үтырышлар залында Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашу узды. Биредә «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча сөйләшү үтте. Чарада Башкарма комитет житәкчесе Фаил Камаев, бүлек житәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

Быел порталга тукайлылардан 122 мөрәҗәгать кергән. Дәгъва хатларының 62се хәл ителгән, 40ы буенча эш планлаштырылган, 5есе буенча эш бара, 15е кире кагылган. Алты ел дәвамында, портал эшли башлаганнан бирле, Тукай районыннан барлыгы 562 мөрәҗәгать кергән. 
– Мөрәҗәгатьләрнең үтәлеш күрсәткече буенча алга китеш бар. Узган ел әлеге күрсәткеч 31 процент булса, бүгенгә 51 процентны тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләр арасында шактый тиз арада чишелеш табарлык заявкалар бар. Шулай да, нигәдер алар хәл ителми. Тагын бер нәрсә бар, кире кагылган мөрәҗәгатьләрнең саны күп, – дип сүзен башлады Сәрия Сабурская.
Аннары вәкаләтле вәкил хәл ителмәгән һәр сорауны тикшереп чыгарга һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан, башка җаваплы затлардан аларның үтәлмәү сәбәпләрен ачыкларга кереште.

Чүплекләрне бетерергә вәгъдә бирделәр

Беренче итеп Олы Шилнә, Ильбухтино, Әҗмәкәй авылларындагы санкцияләнмәгән чүплекләргә тукталдылар. Мөрәҗәгатьләр 2016 елда ук кабул ителгән. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, беренче ике чүплек буенча суд тикшерүе бара. Олы Шилнәдәге чүплек мәсьәләсенә ачыклыкны Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев үзе кертте. Аның сүзләренчә, быел бүленгән 5 миллион сум акча чүплекне рекультивацияләү өчен җитмәгән. Икенче елга ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белән сөйләшү буенча, федераль программа аша әлеге чүплек юк ителәчәк. Ильбухтино авылындагы чүплекләргә килгәндә, беренче чүплек быел юкка чыгарылган, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Адель Даутовның сүзләренчә, икенчесенә керү юлы шушы көннәрдә ябылачак һәм заявкада куелган срокка – 31 октябрьгә бетереләчәк. Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов срок буенча бүген – 3 августта чүплекне юк итәргә вәгъдә бирде.

Иске Җирекледә һәрдаим урамнарны яктырту проблемасы күтәрелә

Иске Җирекледә Кольцевая урамының караңгы булуы турындагы хәбәр интернет-порталга 2013 елда кергән булган. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев урамның үзара салым акчасына 1 октябрьгә кадәр яктыртылачагын әйтте. Вәкаләтле вәкил эшләнү срогы нигә 1 октябрь булуын сорагач, үзара салым акчасы җыелган, республикадан гына әлеге акчаның тапкырланып кайтуын көтәбез, дип белдерде Валентин Артемьев. Үзара салым буенча республикадан беркайчан да тоткарлау юклыгын әйтте Фаил Камаев. Шунда ук авыл җирлеге тарафыннан документлар әзер түгеллеге ачыкланды. Әлеге мәсьәләне хәл итүне октябрьгә кадәр сузмау бурычы куелды. 
Шулай ук авылның Төзелеш урамы буенча да шушы темага сораулар кергән. Биредә ике фонарь куелган булган инде, әмма порталга бу турыда язмаганнар. «Эшләнгән икән – күрсәтегез, җавап языгыз, фотосурәт белән бирегез. Ике ел буе заявка ачык килеш тора бит», – диде Сабурская. 
Әҗмәкәй авылында Тынычлык урамында шулай ук урамга ут урнаштыруны сораганнар. Марат Фазылҗанов сүзләренчә, әлеге урамда яңа йортлар төзелгән, пропискада торучылар саны аз, алардан үзара салым да җыеп булмый. Яктырткычлар территория үзләштерелгәч куелачак дип белдерде ул. «Төзелешкә карап эшләнәсе эш булгач, нигә 2019 ел дип куясыз соң? Үтәлешен 2021 ел дисәгез, сезгә бер кеше дә бәйләнмәс иде, анда төзелеш баруын һәр кеше аңлый. Бөтен нечкәлекләрен күздә тотып кына куегыз срокларын, карар нигезендә срокны бер тапкыр гына күчереп була», – диде вәкаләтле вәкил.

Су, газ, юллар...

Алга таба Суровка авылында яңа төзелүче урамда су һәм газ юклыгы турында мөрәҗәгать укылды. Проблеманы хәл итү срогы 2018 ел дип билгеләнгән. Авыл жирлеге башлыгы Рима Волкова аңлатканча, авылның инициатив төркеме булышлыгы белән газ мәсьәләсе буенча проект булдырыла. Ә су быел грант хисабына кертеләчәк, диде ул.
Юлларның начарлыгына дәгъва белдергән хәбәрләр «Искра» бакчачылык җәмгыяте, Новотроицкое, Комсомолец, Бакчасарай, Казаклар, Олы Шилнә һәм Кече Шилнә, Әҗмәкәй, Биклән, Иске Җирекле һәм Яңа Җирекле, Суровка, Түбән Суыксу, Останково, Торнаташ, Яңа Байлар, Күзкәй, Мусабай Завод авылларында яшәүчеләрдән җибәрелгән. Бу юнәлештә федераль һәм республика программалары эшли, «Халык контроле»ндә күрсәтелгән участоклар программага кертелгән яки кертергә планлаштырыла, дип җавап бирделәр авыл җирлекләре башлыклары. Чыршылы авылына килгәндә, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова сүзләренчә, биредә юл ясау өчен 4 миллион сум акча кирәк, шуңа күрә үзара салым акчасына чокырларны ямау гына узачак.
Бәтке авылының Үзәк урамындагы юлны төзекләндерүне сорап 2013 елда ук мөрәҗәгать кабул ителгән. Авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев аңлатканча, узган ел сөйләшү узганнан соң, яз көне юлның чокырларын күмгәннәр һәм грейдер белән тигезләгәннәр. Аның сүзләренчә, юл яхшы хәлдә һәм ул нигә әлеге юл өлешенә авыл халкының заявка язганын аңламый.
Мәләкәс авылында балалар мәйданчыгын төзекләндерү (атынгыч кую), Круглое Поле поселогында агачларны кисү-кисмәү, Новотроицкое авылында паркка баручы тыкрыкны төзекләндерү – Сәрия Сабурская бу һәм башка күп сорауларга тукталды. Сөйләшү ике сәгатькә якын дәвам итте. Аннары, «Халык контроле»ндә билгеләнгән кайбер җитешсезлекләрне үз күзләре белән күрү һәм эшләнелгән эшләрне тикшерү максатыннан, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынга да чыкты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International