2018 елның 23 ноябрендә Тукай районында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачина Татарстан Республикасы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина белән берлектә эш визиты белән булачак.
Эш визиты барышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тукай муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышырга әзер. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачина кабул итүгә 71-42-75 телефоны буенча язылырга мөмкин