2018 елның 27 нче ноябреннән башлап Россиядә "Юмарт сишәмбе" хәйриячелекне үстерү буенча Иҗтимагый инициатива уза.

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

 

        2018 елның 27 нче ноябреннән башлап Россиядә "Юмарт сишәмбе" хәйриячелекне үстерү буенча Иҗтимагый инициатива уза.  Әлеге инициатива кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагоглары Айгөл Салимова Һәм Шакирова Римма тарафыннан оригиналь кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде.  Мастер-класска инвалид бала  Шамилова Ләйсән чакырылган иде.

       Чара хәйрия культурасы үсешенә яңа этәргеч бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене игелекле эшләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

       Чараның төп бурычы булып хәйрия темасын популярлаштыру тора.

       Чара вакытында кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде, вак моториканы үстерү өчен ак кәгазь битенә куллар белән рәсем ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International