2018 елның 21 декабрендә Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагогы Фәрхетдинова Алия Зөфәр кызы һәм Шакирова Римма Фианит кызы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Тукай муниципаль районының күп балалы гаиләләренә куелган автомат янгын сигнализациясенең батарейкаларын алыштырдылар.
Батарейкаларны алыштыру күп балалы 19 гаиләгә үткәрелде.