«Яшь гражданнар форумы»узды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 11 ноябрендә Новотроицк мәдәният йортында чираттагы «Яшь гражданнар форумы»узды! Форумны үткәрү өчен «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»җаваплы иде. Форум һәр 2 ел саен үткәрелә. 2017 елда форум беренче тапкыр үткәрелде.  Яшь гражданнар форумы иң яхшы социаль проектларны һәм идеяләрне ачыклау һәм алга этәрү мәйданчыгы.

Балалар төркем буенча эш кысаларында үз районын үстерүгә юнәлдерелгән уникаль һәм кызыклы идеяләр һәм проектлар тәкъдим иттеләр. Иң актив балалар дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук балалар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.  Алар арасында «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» директоры Шакурова Ильмира Илдус кызы һәм   бүлеге мөдире Гыйльметдинова Гөлнара Рәсим кызы бар иде.

Пленар утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев район,мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Хәбибҗан кызы Мөхәммәтҗанова  катнашты.  Алар активистларның барлык башлангычларын хупладылар,балалар хәрәкәте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен билгеләп үтте һәм барлык башлангычларында да уңышлар теләде һәм бурычларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International