"Ленинградның Бөек Батырлыгы " дигән батырлык һәм патриотизм дәресе узды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

 

1944 елның 27 гыйнвары-илебез тарихында үзенчәлекле дата. Бу көнне 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелде. Тарихи дата уңаеннан «Патриот» хәрби дан музеенда «Ленинградның бөек батырлыгы»дигән батырлык һәм патриотизм дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар  шәһәр тормышы, бомбага, салкынга, ачлыкка каршы көрәштә ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы турында белделәр;

Блокадада балалар...

Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик  кадерлиләр икән...

Ләкин ленинградлылар арасында гаиләләре белән үлүчеләр күп булган.Хәзерге вакытта Санкт-Петербургтагы  тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваныңкөндәлеген тетрәнмичә укып булмый.. Ул анда гаилә әгъзаларының үлгән көннәрен язып барган:

 Әйдәгез көндәлектән өзек укып китик:

 “Женя  1941 елның 28 декбрендә көндезге сәгать 12 дә үлде. Әбием 1942 нче елның 25 гыйнварында  көндезге сәгать 3 тә үлде. Лека 1942 елның17 мартында иртәнге сәгать 5 тә үлде. Вася абый  1942 елның 13 апрелендә  төнге сәгать 2 дә. Лёша абый 1942 елның 10 маенда көндезге сәгать 4 тә. Әни 1942 елның 13 маенда иртәнге 7.30да. Савичевлар үлделәр. Барысы да үлде. Таня үзе генә калды.

 “Тормыш юлы”1941 елның ноябре ахырында Ладога күле өстеннән автомобиль юлы салынган. Халык аны “Тормыш юлы” дип атый. Боз өсте буйлап самолёт һәм артиллерия утлары астында шәһәргә азык-төлек, медикаментлар, ягулык кертелә. Ләкин аларның күпмесе генә кереп җитә алгандыр. “Тормыш юлы” буйлап картлар, балалар –илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән Татарстанга да озатыла.

  Батырлык дәресеннән соң,  поселок һәйкәленәкилделәр, барларны бер минут тынлык белән искә алдылар, веноклар, тере чәчәкләр һәм үз куллары белән ясалган чәчәкләр куйдылар.


                  Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International