Районыбызның авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары арасында ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлан IIнче спартакиада узды. Анда катнашучылар спортның 9 төрендә көч сынашты: чаңгыда узышу, бадминтон, суда йөзү, армрестлинг, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, дартс, бау тартышу.
Спартакиада йомгаклары буенча авыл җирлекләре арасында Мәләкәс командасы беренчелекне яулады, бикләнлеләр – икенче, иштирәклеләр өченче урынга чыкты. Дүртенче урында – Круглое Поле, бишенчедә – Теләнче Тамак командасы. Предприятие һәм оешмалар арасында «Челны-Бройлер» командасына тиңнәр табылмады. Икенче урынга мәгариф идарәсе, өченчегә «Кама» агрофирмасы вәкилләре чыкты. «Коммунальные сети-Татарстан» ҖЧҖ – дүртенче, Тукай район үзәк дәваханәсе бишенче урында. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – төрле спорт тренажерлары тапшырылды.
Тулы язма: "Якты юл" газетасы битләрендә