11 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының егерменче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, район башкарма комитеты, палата рәисләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 41е килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.
12 декабрь көнне Түбән Суык-су авылында яшәүче хезмәт ветераны Сираҗиева Маһия Гиляҗетдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы ярдәмчесе Наврозова Ә.З, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Ихсанов Ф.Г. килделәр. Маһия әбине котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Мәләкәс укучысыс Солдатова Вера(җитәкчесе Оленёва Оксана Геннадьевна) үзенең иҗади эшен республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы конкурста күрсәтә ады һәм ул Казан шәһәре Кремлендә хөрмәтләде
14 декабрь көнне ә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков Кече Шилнә авыл җирлегенең администрация бинасында халыкны кабул итә
22-23 декабрьдә Мәскәүдә "Бердәм Россия"нең XVII съезды уза. Анда Татарстаннын "Бердәм Россия" төбәк бүлеген XXVII конференция җыены делегат итеп Тукай районыннан Сафина Резиданы тәгдим итте