Күңелләрдә калган җылы очрашу

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Якташыбыз язучы-шагыйрь, бик күп җырлар авторы, тележурналист, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов Сәмәкәй авыл китапханәсенә китап сөючеләр, мәктәп укучылары белән очрашуга килде.

Мирһади Разовның иҗат иткән 500дән артык җыр бар, аларның күбесе танылган җырчыларның репертуарына кергән. Алар Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләрендә, телевидениеләрендә яңгырый. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Динарт Закиров, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка бик күпләр яратып җырлый.

Балалар да, өлкәннәр дә кунакны кызыксынып тыңладылар һәм очрашу ахырында аңа алкышлар белән рәхмәт белдерделәр. Бу кичә җылы хисләр, якты тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International