2024 елның 14 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшкуарлар өчен «Бердәм Ачык ишекләр көне» оештыра.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14нче йорт, 3нче кат Идарә компетенциясе чикләрендә эшкуарларга консультацияләр бирәчәкләр. Кабул итү (8552) 32-06-07 телефоннары буенча алдан язылу буенча башкарылачак.