Новотроицк бистәсенең "Ромашка" балалар бакчасында "Кышны озату" чарасы узды
2024 елның 18 марты, дүшәмбе
Атна буе балалар бу вакыйгага әзерләнеп, аны түземсезләнеп көттеләр. Күңелле такмаклар, әйлән-бәйлән һәм рус халык җырлары белән безнең тәрбияләнүчеләр Май чабу бәйрәмен каршы алды. Бәйрәм азагында балалар тәмле коймактан авыз иттеләр.