Әҗмәкәй авылының "Миләшкәй" балалар бакчасында район педагоглары өчен "Милли мәдәнияткә җәлеп итү аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү" дигән семинар узды. Тәрбияче Анастасия Назарова өлкән төркеме балалары белән дәрес күрсәтте, балалар май чабу атнасы турында таныштылар, курчак әзерләделәр. «Татарстанда тату яшибез» дигән музыкаль чарада Идел буе халыклары: татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар катнашты. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады һәм үз халкының ризыкларын тәкъдим итте.