Иң яхшы сыйныф җитәкчесе

2024 елның 26 апреле, җомга

Казан шәһәрендә сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталыгы буенча «Кеше тәрбияләү» республика конкурсының финалы узды. Районыбыздан анда «Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 10 нчы сыйныф җитәкчесе Регина Васильева чыгыш ясады. Конкурста Регина Ивановна педагогик практика буенча мастер-класс сынауы узды. Ул проектларны яклау буенча импровизацияләнгән конкурста да уңышлы чыгыш ясады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган түгәрәк өстәлдә катнашты. Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча Регина Васильева Татарстан Республикасының иң яхшы өч сыйныф җитәкчесе исемлегенә керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International