“Гиндукуш" музее дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Алар ерак Вьетнам җиреннән, Яр Чаллы каласының КамАЗ заводына эшлекле визит белән килгән делегация вәкилләре иде.Аларны Айбулат Якупов һәм ветераны-афганчылар Габдрахманов Абузар , Насыров Ильдус кабул итте. Иске Абдул авылы клубында оешкан «Асылъяр» ансамбленең җырларын тыңлап, татарча биеп күңел ачып алганнан соң мүзейдагы экспонотлар белән таныштылар. Бик зур дулкынлану хисләре алып китте кунаклар, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.