Иске Дөреш авылында авыл җирлеге башлыгы Кыш бабай

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Иске Дөреш авылында Яна елга багышланган «Яңа яуган кар өстенә – ак бәхетләр алып кил» дип исемләнгән  кичә булып узды. Кичәне Иске Дореш авыл жирлеге башлыгы Илнар Бакиров жыелган авылдашларны, килгэн кунакларны, узенең яңа ел котлавы белән башлап жибэрде. Халык аны кул чабып каршы алды. Кичә барышында авыл узешчәннәре тарафыннан театральләштерелгән миниатюра куелды,  жыр, бию, кызыклы уеннар уздырылды. Шушы яна ел бәйрәмендә Илнар Бакиров Кыш бабай булып киенеп, Жикэнле Кул авылында тормыш итуче, 90 яшен тутырган, бердәнбер  сугыш ветераны – Зөфәр абыйны шушы күркәм юбилее белән тәбрикләде, – дип хәбәр итәләр Иске Дөреш авылыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International