Биологик калдыкларны җыю һәм утильләштерү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада биологик калдыкларны җыю һәм утильләштерү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

2014 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм аларны «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводында утильләштерү өчен чыгару буенча пилот проекты эшли башлады. Суыткыч җайланма белән ике контейнер эшләнгән һәм районның торак пунктлары буенча биологик калдыкларны җыю өчен махсус автотранспорт сатып алынган.

Проектны ике ел гамәлгә ашыру барышында 1420 мәртәбә урыннарга чыгалар, 347 тонна биологик калдыклар җыелып, контейнерларга тутырыла.

Бу проектны гамәлгә ашыру Саба районында эпизоотик һәм һәм экологик вәзгыятьне яхшыртырга, булган биотермик чокырларны этаплап консервацияләргә ярдәм итте.

Киңәшмә барышында республиканың башка районнарында да мондый проектны гамәлгә ашыру, биологик калдыкларны җыю өчен транспорт сатып алу, транспорт чыгымнарын түләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов, киңәшмәгә йомгак ясап: «Биологик калдыкларны утильләштерү буенча барысын да канәгатьләндерә торган юлларны табарга кирәк», – диде.


 
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International