2017 елның 1 февраленнән 95мең чаллылыларның пенсиясе 2016елда куллану бәяләренең артуы күләменә, ягъни 5,4% ка индексацияләнә. Иминият пенсияләре белән бер үк вакытта пенсиянең элекке база өлеше күчермәсе, ягъни аерым бер түләүләр дә арта.
Алдан хисаплаулар буенча индексация нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында картлык буенча иминият пенсиясе уртача 12500 сумга җитәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда иминият пенсияләрен индексацияләү пенсия баллының бәясен индексацияләү нигезендә башкарыла. 2017елның 1 февраленнән аның бәясе74 сум 27 тиеннән 78 сум28 тиенгә әйләнә.