“Җир сәгате-2017” халыкара акциясе узачак

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте “Җир сәгате-2017” халыкара акциясенә кушылачак. Әлеге акция кысаларында Җир йөзендәге йөз меңләп кеше, планетаның киләчәге өчен борчылуын күрсәтер өчен, утны бер сәгатькә сүндереп торачак.
Акция бүген, 25нче мартта, җирле вакыт белән 20.30 -21.30 да узачак,яктырта торган утлар бер сәгатькә сүндереләчәк.
“Җир сәгате” – Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) глобаль акциясе. Аның максаты – кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит пычрану проблемасына җәлеп итү.
Символик хәрәкәт – утны сүндерү ярдәмендә дөньяның теләсә кайсы ягындагы һәр кеше климатның хәвефле якка үзгәрүенә борчылуын күрсәтә һәм сәламәт планета өчен “тавыш бирә” ала.

Белешмә өчен:

“Җир сәгате” – ул сәламәт климатны саклап калу һәм парник газлары чыгуны киметү буенча иҗтимагый рәвештә кискен чаралар күрергә чакыруның мәгънәле символы. Акцияне үткәрү идеясен Австралиядәге Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тәкъдим итә. “Җир сәгате” акциясе беренче тапкыр 2007 елның мартында Сиднейда (Австралия) үткәрелә. Бер елдан соң – 2008 елның мартында – акция планетар масштаб ала. Дөньяның 35 илендәге 270 тән артык шәһәрдә яшәүче 50 миллионнан артык кеше утны бер сәгатькә сүндереп тора.
“Җир сәгате” акциясен үткәргәндә, нәрсәләрне сүндерергә мөмкин?
Мондый карарны һәркем үзе кабул итә, ләкин, гадәттә, түбәндә саналган нәрсәләр сүндерелә:
• бүлмәләрдәге (йорт яки офистагы) өске яктылык;
• биналарны яктырта торган утлар;
• компьютерлар;
• бәйрәм иллюминациясе;
• неон реклама тактасы;
• телевизорлар;
• өстәл лампалары.
Шулай ук кирәкмәгән электр приборларын да сүндерергә була.
Оештыручылар сүндерергә кушмый торган нәрсәләр дә бар:
• урам фонарьлары;
• җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк булган яктылык;
• аэронавигация утлары;
• светофорлар;
• саклану өчен кирәкле яктылык һәм сигнализация.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International