2017 елның 25 мартында 10.00 сәгатьтә “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ Ачык ишекләр көне үткәрә.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчеләре белән очраша, уку йортының юнәлешләре белән таныша һәм 2017 елда укырга кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алалар.
Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 65 йорт, Казан дәүләт аграр университетының төп бинасы (актлар залы).