Тукай муниципаль район Советының унөченче утырышы үтте

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

27 мартта Тукай муниципаль район Советының унөченче утырышы үтте. Анда «Татагрохимсервис» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин, «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы вәкиле Расим Садыйков, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, бала хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, Тукай районы якташлык җитәкчесе бар иде. Утырышка 46 депутатның 40ы килде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

Сессия башында Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат Ольга Гончарова утырышның сәркатибе итеп сайланды. Редакцион комиссия составына Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат Венера Сафина, Биклән авыл җирлегеннән депутат Айрат Ибраһимов, Борды авыл җирлегеннән депутат Анатолий Касакин керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең 2016 ел эшчәнлеге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Азат Шәйдуллин чыгыш ясады. Соңыннан сүз Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Резидә Сафинага бирелде.

«Тукай муниципаль районының контроль-хисап палатасы» муниципаль дәүләт учреждениесенең 2016 ел эшчәнлеге турында районның контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Парамонычева сөйләде. Аннары сүзне Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эльмира Низамиева алды. 

Өченче көн тәртибе – Тукай муниципаль районында демографик хәлне яхшырту чаралары турында район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина сүз алып барды. Өстәмә доклад белән Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТХК буенча даими комиссия рәисе Ольга Сурова чыгыш ясады. 

Тукай муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалыкның кече формаларын үстерү чаралары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина сүз алды. Өстәмә доклад белән Борды авыл җирлегеннән депутат, авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча даими комиссия әгъзасы Анатолий Касакин чыгыш ясады.

Бишенче көн тәртибе – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (муниципаль Совет карары белән кабул ителгән, №13/1, 20.06.12 ел (беренче укылыш)) турында Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәнова чыгыш ясады.

Алтынчы көн тәртибе буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милеген алу турында иде. Аның буенча сүз Күзкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эдуард Гәрәевка бирелде.

Муниципаль милекне Татарстан Республикасына милек итеп бирү турында Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Рима Волкова сөйләде.

Сигезенче көн тәртибе – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәте турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында Сәмәкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Зиннур Сәгыйтов сүз алып барды.

Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы турындагы Положениесе»н раслау турында»гы карарына (№36/4, 06.04.2015 ел) үзгәрешләр кертү турында сүз Кнәз авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Тамара Беловага бирелде. 

Көн тәртибенә куелган унынчы мәсьәлә – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затларның милек хокукы булмаган (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының милек хокукларын исәпкә алмыйча), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын хасил иткән оешмаларга бирү өчен билгеләнгән милек исемлеген халыкка чыгару, алып бару һәм формалаштыру Тәртибен раслау турында Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Ирина Кузнецова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затларның милек хокукы булмаган (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының милек хокукларын исәпкә алмыйча), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын хасил иткән оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль милекне (җир участокларын исәпкә кертмичә) арендага бирү Тәртибен раслау турында шулай ук Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Ирина Кузнецова сөйләде.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының унөченче утырышы үз эшен төгәлләде.

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International