Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеге буенча сораштыруда катнашырга чакыра

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

2017 елның 27 мартында “Яңа гасыр” каналында “Татарстан коррупциясез” тапшыруының чираттагы чыгарылышы узды. «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидияләр алу мөмкинлеге»нә багышланган интерактив сораштыру вакытында телевизор караучыларга җавапларның түбәндәге вариантлары тәкъдим ителгән иде:

а) мөрәҗәгать итүченең хокукый белеме булса, ала;

б) мөмкинлекләре булучыларга караганда, алырга теләүчеләр һәрвакыт күбрәк;

в) административ киртәләр комачаулый.

Тавыш бирүдә катнашучыларның күпчелеге җавапларның 3 нче вариантын сайлады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеге буенча сораштыруда катнашырга чакыра. Субсидияләр алуга нинди административ киртәләр комачаулый? Бу мәсьәлә буенча фикерләрегезне +79297230138 номерына СМС җибәреп белдерә аласыз. Фамилиягез, исемегез, атагызның исеме һәм кайсы районнан икәнегезне күрсәтү шарт. Мөрәҗәгатьләр 2017 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International