“Ач, шигърият, серләреңне...“ дип аталган әдәби кичә узды,

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай районы Түбән Суыксу авыл китапханәсендә шигърият көненә багышланган “Ач, шигърият, серләреңне...“ дип аталган әдәби кичә узды, 

Бәйрәмгә авыл җирлеге шагыйрьләре, һәм шигърият сөюче китап укучылар чакырылды. Күңел түреннән чыккан шигъри юлларын Рафис Мингалиев бүләк итте. Аның шигырьләре әле яңа гына “Сөембикә“ журналында басылып чыкты. Әдәби кичәдә Хәббә Имамованың әни турында, Әкълимә Саттарованың гаилә турында язылган шигырьләре яңгырады. Ольга Маслованың тормыш турында иҗат ителгән әсәрләрен тыңлагач, авыл халкының, ирексездән, күзләренә яшьләр килде. Районда инде 20 ел рәттән уздырылып килүче “Балкыш“ яшь талантлар фестиваленең быелгы тур җиңүчесе Рузиля Низамова исә искиткеч сәнгатьле итеп шигырь сөйләде.

Шигърият бәйрәме авыл баянчысы Рәшит Мәүләвиев башкарган татар моңнары белән үрелеп барды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International