2017 елның дүрт аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 141 һәлакәт теркәлгән, аларда 2 бала үлгән, 146 бала тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аварияләрнең дә, үлүчеләрнең һәм сәламәтлегенә зыян алучыларның да бераз кимүе күзәтелә. Район территориясендә исә быел балалар катнашында 2 һәлакәт булган, аларда 2 бала зыян күргән. Соңгы вакытта җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең дә кимүе күренә, ләкин моңа карап һич тә тынычланырга ярамый, диләр юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары. Статистикадан күренгәнчә, барлык һәлакәтләрнең өчтән бере җәйге каникуллар чорында килеп чыга. Мәсәлән, узган җәй Татарстан юлларында 7 баланың гомере өзелгән, 181 бала сәламәтлегенә зыян алган.