Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү постында «Ачык ишекләр көне» үтте

2017 елның 24 мае, чәршәмбе
Әлеге чарада Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе укучылары, шулай ук аларның сыйныф җитәкчеләре катнашты. «Ачык ишекләр көне» уңаеннан, мәктәп укучылары янгын сүндерү хезмәтенең күпьеллык тарихы, аның принциплары, эшләү тәртибе белән таныштылар. Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү постында торган машиналар, коткару техникасын күрделәр. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Экскурсия алар өчен бик файдалы булды, дип хәбәр итә безгә Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү посты җитәкчесе Гөлүс Әгълиуллин.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International