30 июньдә «Бердәм Россия» партиясе, Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Сораулар белән Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1 йортка (8/3 йорты, социаль яклау идарәсе) килергә кирәк. Нотариуслар, адвокатлар һәм юристлар иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр эшли. Телефоннар: 71-39-75, 70-16-35.