КАРАР "18» декабрь 2018 Яр Чаллы шәһәре, № 117 Муниципаль район Башлыгының «Халыкара инвалидлар көненә» багышланган чаралар үткәрү турындагы2018 елның 21 ноябрендәге 93 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

"18» декабрь 2018 Яр Чаллы шәһәре, № 117

 

 

Муниципаль район Башлыгының «Халыкара инвалидлар көненә»

 багышланган чаралар үткәрү турындагы2018 елның 21 ноябрендәге 93 номерлы карарына

үзгәрешләр кертү турында

 

 Карар бирәм:

 

1. Муниципаль район Башлыгының «Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү турында " 2018 елның 21 ноябрендәге 93 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә::

1.1. Тукай муниципаль районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составына кертергә :

- «Якты юл» газетасының баш мөхәррире Йосыпова Резидә Мәхмүт кызын  

1.2. Тукай район инвалидлар иҗтимагый оешмасының хисап счетына кергән акчаларны бүлү комиссиясе составына кертергә:

- Сабирҗанов Галимә Габбас улы – Тукай район шифаханэсенен  баш табибы ;

- Нәҗмиев Фәрит Фәнтимер улы-Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 15 нче филиалы идарәчесе.

2.   " Матди ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьне карау өчен гариза бирүче тарафыннан акча бүлү комиссиясенә бирелә торган документлар исемлеген (1 нче кушымта) расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Шакировка Г. Ю. йөкләргә.

 

 Район башлыгы                                 Камаев Ф. М

 

 

Тукай Муниципаль Районы Башлыгы

муниципаль районы карарына

1 нче кушымта  № 117 ,2018ел 18 декабрь   

 

Матди ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьне карау өчен гариза

бирүче тарафыннан акча бүлү комиссиясенә бирелә торган

документлар исемлеген

 

1. Паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ;

2. Туу турында таныклык (14 яше тулмаган);

3. Инвалидлык турында медик-социаль экспертиза бюросы белешмәсе;

4. Гаилә составы турында белешмә;

5. Гариза бирүченең яшәү шартларын тикшерү акты;

6. Гариза бирү аена өч ай эчендә гаиләнең эшкә яраклы барлык әгъзаларының керемнәре турында мәгълүмат;

7. Хезмәт кенәгәсе эшсез калган очракта;

8. Гаилә яки ялгыз яшәүче инвалидның тормыш-көнкүрешен бозуга объектив китергән шартлар тууны раслаучы документлар:

- дәвалау өчен түләү, операция, реабилитацияләүнең техник чарасы бәясе һәм аны түләүсез алу мөмкинлеге булмау турында тиешле медицина учреждениесе белешмәләре,

- гражданинның яшәешен объектив боза торган башка хәлләрне раслаучы башка документлар.

 

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International